ПЕСНӘКЛӘРНЕ АТА БАШЛАМАГАЙЛАРЫ...

ПЕСНӘКЛӘРНЕ АТА БАШЛАМАГАЙЛАРЫ...

«Коммерсантъ»: Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясе) сары һәм зәңгәр төс кушылмасы өчен кешеләрне тоткарлауларны туктатырга кирәк дип белдерде. Депутат сүзләренчә, сары һәм зәңгәр төсне Украина әләменә сылтама дип уйлаучыларның «патриотик уяулыгы» бөтенләй абсурд хәлләргә китерә. Күптән түгел Мәскәүдә сары һәм зәңгәр төсләрдән киенгән берничә кешене тоткарлаганнар иде. Ханты-Мансы автономияле округында мәктәп директоры сары һәм зәңгәр толымнар белән килгән кызның әнисен полициягә шикаять итте. Алып баручы Ольга Скабеева социаль челтәргә зәңгәрсу һәм сары чәчәкләрдән торган бәйләм фотосын керткән иде, соңрак аны бетереп атты. «Кешеләрне билгесезлек белән нервыландырудан туктарга кирәк. Эчке эшләр министрлыгы «сары һәм зәңгәр төс кушылмасы тоткарлау һәм «эш» ачу өчен нигез була алмый» дигән аңлатма чыгарсын. Югыйсә хәзер бездә песнәкләрне ата башлаячаклар, ЛДПР партиясен дә тыярга туры киләчәк», – дип язган депутат үзенең телеграм-каналында.

Песнәкләр ничектер, ә менә ЛДПР партиясе төсләрен үзгәртергә җыенмый. «Алтын һәм куе зәңгәр төсләр ЛДПР уставында язылган, партия төсе бәйсез Украина барлыкка килгәнче үк уйлап табылган», – дигән ЛДПР җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов.

Сүз уңаеннан, «Лента» кибетеннән дә зарлана башлаганнар. Санкт-Петербургта бер төркем уяу патриот, кибет сары һәм зәңгәр фасадын башка төсләргә буясын, дип, тиешле органнарга мөрәҗәгатьләр җибәргән. Гипермаркет вәкиле: «Безнең кибетләр барлыкка килгәннән бирле сары-зәңгәр төстә», – дигән.

ЧИТ ИЛНЕКЕННӘН ЯРАМЫЙ

«Российская газета»: Юридик көчкә ия мәгълүматны чит ил мессенджерлары аша юллаган өчен 700 мең сумга кадәр штраф сала башларга телиләр. ДәүДума закон проектын беренче укылышта кабул итте. Штрафлар гади гражданнарга түгел, финанс оешмалары һәм дәүләт структураларына гына кагылачак, дип аңлата депутатлар. Бу русиялеләрнең шәхси мәгълүматын саклау өчен эшләнелә, ди. Банкларга һәм дәүләт органнарына юридик көчкә ия мәгълүматны бу юл белән җибәрү элегрәк тыелган иде инде, әмма штрафлар булмаган. Депутатлар менә шул хатаны төзәтмәкче. Вазифаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, оешмаларга 100 меңнән 700 мең сумга кадәр штраф каралган. Закон проектының авторы, Думаның мәгълүмати сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Антон Горелкин аңлатуынча, дәүләт хезмәткәрләренә шәхси аралашу чарасы буларак чит ил мессенджерларын куллану тыелмый.

ҮЗЕ ШТРАФ ЯЗГАН, ҮЗЕ ТҮЛӘГӘН

«Baza» телеграм-каналы: Амур өлкәсенең Белогорск шәһәрендә ЮХИДИ инспекторы булып эшләүче Оксана юл йөрү кагыйдәсен бозучыларны туктатып, штрафлар салган һәм... үзе барып түләгән. Барысы да – планны үтәп, үзенең күрсәткечләрен яхшырту өчен. Өлкән лейтенантка никтер һәр көнне алтышар кагыйдә бозучы эләгүенә аптырап, коллегалары тикшерә башлаган. Бер үк кешеләргә көн саен штраф салынуын ачыклаганнар, ә бер «кагыйдә бозучы», гомумән, юлда йөрми, тикшерү изоляторында утыра булып чыккан. Әлбәттә инде, машина йөртүчеләр үзләренә төзелгән беркетмәне имзалаган – моны алар өчен кемдер эшләгән. Инспектор хатын үзе язган штрафларны шәхси банк картасы белән түләп барган, җәмгысы 15 500 сум акчасын тоткан. Хәйләсе ачылгач, аны эшеннән алганнар, хәзер вәкаләтләрен арттырып куллану маддәсе буенча җинаять эше яный.

«ЯТ АГЕНТЛАР» АРТА

«Ведомости»: 2022нче елда Русия судлары «ят агентлар»га 228,6 млн сум штраф салган. 2021нче елда штраф күләме 3,8 млн сум булган, димәк, узган ел 60 тапкырга арткан дигән сүз. Русия Юстиция министрлыгы Дәүләт Думасына шулай дип хисап биргән. 2021нче елда министрлык 108 кешене «ят агент» дип таныган булган, узган ел бу сан да арткан – 188 кеше.

ЭТЛӘРНЕ ҮЗЕГЕЗ КАРАГЫЗ

РБК: ДәүДума депутатлары төбәк җитәкчеләренә сукбай этләрнең язмышын хәл итүдә өстәмә хокуклар бирү турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Өстәмә хокуклар дигәндә, хуҗасыз хайваннарны йоклату да күздә тотыла. Әлеге проект хәзер гамәлдә булган системаны, приютларны юкка чыгармый, диелә аңлатма язуында. «Мәсәлән, Әстерхан өлкәсе мисалын алыйк. Анда хуҗасыз этләрнең кешеләргә ташлану, аларны тешләү очраклары арта. Бу хәзер гамәлдә булган система кешеләрне тулы көченә яклый алмый дигән сүз. Шуңа да өстәмә чаралар кирәк», – дигән проект авторларының берсе – Думаның экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Дмитрий Кобылкин.

АЛТЫ КӨНЛЕК ЭШ АТНАСЫ КИРӘКМЕ?

«Лента.ру»: Русиядә алты көнлек эш атнасы кертергә тәкъдим иттеләр. Эшмәкәрләрнең «Аванти» берләшмәсе Русия хезмәт министры Антон Котяковка шундый тәкъдим юллаган. Авторлар фикеренчә, эш көнен арттыру санкцияләр шартларында Русия икътисадын үстерүгә ярдәм итәчәк. Бөек Ватан сугышы елларында атнасына җидешәр көн дә эшләгәннәр әле, дип искә төшергәннәр. ДәүДуманың хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессараб бүген алты көнлек эш атнасына күчү мөмкин түгел дип саный. «Бөек Ватан сугышы еллары белән чагыштырганда, илдә күп нәрсә үзгәрде. Ул вакытта бердәнбер эш бирүче совет хөкүмәте булган. Аннан соң сугыш барган, ә бездә хәзер – махсус хәрби операция, хәтта хәрби хәл дә кертелмәгән. Бөек Ватан сугышы елларында көн саен эшләү актуаль булган, бөтен ил станоклар артында хезмәт куйган, снарядлар, корал җитештергән», – дигән депутат.

Комментарии