5 меңлек бирсәң, фотога төшерәләр

5 меңлек бирсәң, фотога төшерәләр

«Шәһри Казан»: «Билет алганда 5 мең сумлык акча белән түлисез икән, сезне фотога төшерәчәкбез». Пермь автобусларында әнә шундый игъланнар пәйда булган. «Ялган 5 меңлекләр күбәеп китте, шуннан сакланабыз, зыянны үз кесәбездән түлисе килми. Шуңа күрә җитәкчелек 5 меңлек сузучыларны фотога төшереп барырга тәкъдим итте», – дип аклана кондукторлар.

Машинагызны юыгыз!

«Бизнес Онлайн»: «Әйдәгез Казаныбызны чистартыйк, май бәйрәмнәренә шәһәрне дә, үзебезне дә «ялап» куйыйк. Яңа юллар салу, булганнарын төзекләндерү, ишегалларын һәм җәяүле кичүләрен тәртипкә китерү өчен бик зур акчалар кирәк, без ул акчаларны эзлибез, ләкин кыштан соң машиналарны юуу өчен әллә ни күп кирәкми бит. Рәхмәт җәмәгать транспортына, бөтен автобуслар, троллейбуслар чиста. Дөрес, әле безгә юлларны юып бетерергә кирәк, ләкин машиналарны чистарту турында онытмагыз» (Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе»дә халыкка шулай дип мөрәҗәгать итте. Күптән түгел Казанга Кытайдан кунаклар килеп киткән иде, алар «сездә буш җир күп, халык аз, машиналар пычрак» дигән булган).

Комментарии