ЙӨРИ АЛМАСАҢ ДА, ҮЗЕҢ КИЛ

ЙӨРИ АЛМАСАҢ ДА, ҮЗЕҢ КИЛ

«Baza»: Саратов өлкәсендә ятып кына торучы 74 яшьлек әбине, шәхесен раслау өчен, носилкага салып банкка алып килергә туры килгән. Бу хәл Энгельс шәһәрендә булган. Туганнары сөйләвенчә, улы бурычка кергәч, пенсионерның банк картасына блок куйганнар. Чикләүләрне бетерүне сорагач, «Почта Банк»та өйгә хезмәткәр җибәрүдән баш тартканнар, әби үзе безгә килсен, дигәннәр. Туганнар ятып кына торучы пенсионерны киендереп, носилкага салып, банкка алып килгән. Соңыннан банкның матбугат үзәге: «Әгәр клиент сәламәтлеге белән бәйле сәбәпләр аркасында шәхесен раслау өчен банкка үзе килә алмый икән, берәр туганына ышанычнамә кәгазе әзерләргә, аны нотариуста раслатырга һәм шуның белән килергә тиеш яисә пенсионерның смартфонына мобиль кушымта кертеп, счет турында мәгълүматны шуннан карап белеп була иде. Тәкъдим ителгән ике вариантның берсен кулланасы урында, авыру кешенең тормышын куркыныч астына куя торган юлны сайлаганнар», – дип аңлатма биргән.

МОШЕННИКЛАРГА ЭЛӘКМИМ ДИСӘҢ…

«РИА Новости»: Банк картасына таныш булмаган кешедән «ялгыш кына» акча күчсә, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Үзәк банк белгечләре белдергәнчә, бу юлны еш кына мошенниклар куллана: әз генә сумма күчереп торып, аннары корбаннан бермә-бер зуррак сумма урлыйлар. Әйтик, «ялгыш» күчерелгән акчаны башка адресатка караган реквизитлар буенча җибәрүне сорыйлар. Ышандырыр өчен, суд һәм җинаять эзәрлекләве белән яныйлар. Моңа юл куймас өчен, мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә тырышырга түгел, куркынычсыз алымны кулланырга кирәк. «Әгәр сезнең картага таныш түгел кеше акча күчергән, аннары аны кире кайтаруны сораган икән, каршы булмавыгызны әйтегез. Тик акча җибәрүче үзе банкка ялгышлык китүе турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. «Ялгыш» акча алган кешегә дә үз банкына шалтыратып, билгесез күчерү булды дип хәбәр итәргә, акчаны җибәрүчегә кире кайтару турында гариза язарга кирәк. Таныш түгел кешедән килгән акчаны тотмый торуыгыз хәерле», – дип аңлатканнар белгечләр.

СТАЖГА КЕРТЕЛДЕ

РФ Пенсия фондының Казан шәһәре, Яңа Савин районы буенча идарәсе: Кайбер һөнәр ияләренә пенсиягә вакытыннан алда чыгу гадиләштерелде. Бу беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә кагыла. Моңа кадәр аларның эш стажларына эштә булган, вакытлыча эшкә яраксыз көннәр, ел саен бирелә торган һәм өстәмә түләүле ял, йөкле хатыннарны зарарлы факторлар куркынычы янамый торган эшкә күчерү вакытлары гына кертелә иде. «Укытучылар һәм табиблар даими рәвештә квалификацияләрен күтәреп торырга тиеш. Ә бу берничә атна яисә ай хезмәт стажы дигән сүз. Әлеге чорны махсус стажга суд карары буенча гына кертеп була иде. Хәзер законга үзгәреш кертелде, 2021нче елның 18нче мартыннан башлап, белем күтәрү курсларында булган вакыт махсус стажга кертелә. Әлеге чорда хезмәткәрнең эш урыны һәм хезмәт хакы саклану, эш бирүченең хезмәткәр өчен мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар күчерүе төп шарт булып тора», – дип аңлатты Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

ЯХИНАНЫҢ ЯҢА КИТАБЫННАН НӘРСӘ КӨТӘРГӘ?

«Медуза»: Язучы Гүзәл Яхинаның «Сәмәркандка эшелон» дип аталган яңа китабы чыкты. Романда сүз 1920нче елларда Идел буенда булган ачлык турында бара. Казаннан 500 ач баланы Урта Азиягә җибәрәләр, эшелонны җитәкче Деев һәм комиссар Белая озата бара. Чыгып җитмәс борын, Яхинаның бу китабы да берничә низаг тудырды. Беренчедән, язучы советлар берлеге режимын каралткан, дип белдерделәр. Икенчедән, Самара тарихчысы Григорий Циденков Яхинаны плагиатта гаепләде. «Язучының интервьюсыннан аңлашылганча, бу роман – минем интернеттагы блогымның бераз гына үзгәртелгән эчтәлеге», – ди ул. Ә әдәби тәнкыйтьче Галина Юзефович боларның беренчесе – дежур гаепләү, ә икенчесе – нигезсез, ди. Чөнки Самара тарихчысы әле китапны укымаган, бәлки Гүзәл Яхина романында аның текстын түгел, ачык кулланылыштагы документларны гына китергәндер. Аның урынына Юзефовичның үз тәнкыйте бар: сюжетның нигезенә коточкыч ачлык вакыйгасы алынуга карамастан, әсәр бик гади һәм беркатлы килеп чыккан, тирән мәгънә эзләп торасы, укыганда йөрәк бозылыр, дип борчыласы юк, ди ул.

УН ТАПКЫР ЙӨРӘГЕ ТУКТАГАН

«Вести» каналы: Санкт-Петербургтагы Изге Георгий больницасының реанимация бүлегендә коронавирус белән авырып ятучы ир-атның йөрәге унике сәгать эчендә ун тапкыр туктап алган. Бәхеткә, ул исән калган. Реаниматологлар сүзләренчә, аларның күз алдында могҗиза булган. Бу очракны «ковидлы елның иң зур җиңүе» дип бәялиләр. 30 яшьлек Антонны вируслы пневмония белән китергәннәр. Аның үпкә артериясендә тромб та була. Антон аңын югалтканда ишеткән соңгы сүзләре: табибның: «Яшисең әле», – дип әйтүе. «Бераз куркыныч булды, мин фактта үлдем бит инде. Аннары тырышып-тырмашып терелдем. Табибларның бик зур тырышлыгы бу», – ди ул. Ир-ат тромбофилия дигән генетик авыру белән чирли. Аның каны куерып, тамырлары тыгыла. Табиблар унике сәгать тырышып, авыруның гомерен саклап кала. Үпкәләрен ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар, кан әйләнеше берничә тапкыр тукталып тора, аннары йөрәген кабат эшләтеп җибәрәләр. Антонның йөрәге бер тапкыр 20 минут чамасы эшләми тора.

Комментарии