«БЕЗНЕ АЕРА АЛМЫЙСЫЗ»

«БЕЗНЕ АЕРА АЛМЫЙСЫЗ»

«Бизнес-онлайн»: «Башкортстан белән Татарстан – тугандаш халыклар. Сез безне аера алмыйсыз. Әйе, кайсыдыр этапта чикне узулар булды. Безнең позиция – мөнәсәбәтләрне саклау. Безнең бүлешер әйбер юк. Әйтерсең, без башкортның нәрсәсендер яки алар татарныкын нәрсәсендер алалар. Җанисәп – кешенең шәхси эше. Башкорт булып язылырга теләсә – языла. Теләсә – үзен татар дип күрсәтә. Күңелендә кем булуы мөһим. Катнаш гаиләләр бар. Кемдер урыс булып языла. Бу – аның үз эше. Талашып йөрмәячәкбез. Башкортстан хакимияте белән мөнәсәбәтләребез бер дигән. Моңа бик сак карыйбыз» (Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә узган «Медиаклуб» утырышында сорауларга җавап биргәндә).

ГӘҮДӘ АВЫРЛЫГЫН ДА ЧИКЛӘМӘКЧЕ

«Вечерняя Казань»: ЛДПР лидеры Владимир Жириновский чиновникларның һәм гади халыкның гәүдә авырлыгы чиген закон нигезендә билгеләргә тәкъдим итте. Бу идеясе белән ул «Комсомольская правда» радиостанциясе эфирында уртаклашты. Аның сүзләренчә, дәүләт хезмәтендәгеләрнең гәүдә авырлыгы нормативы законда 100 килограмм дип куелырга тиеш. «Чиновникның авырлыгы 100 кг – шуннан артык түгел. 120, 150 кг икән – нәрсә инде бу?!» – ди ул. Ә гадәти русиялеләрнең гәүдә авырлыгы 80 кг.дан артмаска тиеш икән. Югыйсә, дәүләт артык авырлыктан интегүчеләрне дәвалауга бик күп акча тотарга мәҗбүр, ди. Ә бу вакытта «нормаль» кешеләр дәүләттән тиешлесен алып бетерә алмый, имеш.

ТӨРМӘДӘ ҖӘЗАЛЫЙЛАР

«Новая газета» Ярославльнең 1нче төзәтү колониясеннән тагын ике видео пәйдә булды. Аларда тоткыннарны ничек җәзалаулары күренә. Беренчесе 2016нчы елның 25нче августында төшерелгән. Язмада ФСИН (Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте) хезмәткәрләре колониядә 2 атна үткәрәсе калган ир-атны резин күсәк белән кыйныйлар. Тентү вакытында аның Коръәнен идәнгә атып бәргәннәр, тоткын шуңа ризасызлык белдергән булган икән – шуның өчен җәза биргәннәр. Бу кеше колониядән чыккач ике атна больницада яткан.

Икенче видео 2017нче елның 12нче апрелендә төшерелгән. Грузия гражданины Важа Бочоришвилига шәхси тентү үткәрмәкчеләр (чүгәләп утыртып, махсус җайланма ярдәмендә арт юлын каерып ачтырып карау). Җайланманы хатын-кыз табиб тотып тора. Тоткын процедурадан баш тарткач, ФСИН хезмәткәрләре аны күсәкләр белән кыйнап ташлый, ир аңын югалта. Кыйналган Бочоришвилины бер кешелек камерага ябалар, ә аннары авыр хәлдә больницага илтәләр. Табиблар бавырының бик каты зарар күрүен әйтә. 9нчы майда Бочоришвили вафат була.

«Общественный вердикт» хокук яклау фонды хезмәткәрләре тапкан, ә «Новая газета» җәмәгатьчелеккә чыгарган сигезенче һәм тугызынчы видео инде болар. Алар нигезендә 5 җинаять эше ачылган, ләкин барысы да судка барып җитмәгән.

ӨЧЕНЧЕ ВАКЦИНА

«Кызыл таң»: Русиядә COVID-19га каршы өченче вакцина теркәлде. «КовиВак» дип аталган бу препаратның беренче 120 мең дозасы март урталарында кулланылышка чыгарылачак. Бүгенгә 10 миллионнан күбрәк «Спутник V», 80 мең доза «ЭпиВакКорона» җитештерелгән инде. Әлегә бездә башлыча «Спутник V» кадыйлар, марттан башлап «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона», ә март ахырыннан «КовиВак» та ясаячаклар. Русия – ковидка каршы өч вакцинасы булган бердәнбер ил.

Комментарии