КЫЙММӘТЛЕ КИЯҮ

КЫЙММӘТЛЕ КИЯҮ

«Кызыл таң»: Күптән түгел Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз, кияүгә чыгам дип, 2,6 миллион сум акчасыннан колак каккан. Ул банкта эшләгән. Югары белемле, дөнья күргән кеше булса да, мәхәббәт аның күзләрен томалаган, булачак киявенең үзен талавын аңламаган – ике ел буена ул бер тапкыр да очрашмаган ир-егеткә акча күчергән. Кияү буласы кеше белән ул инстаграмда танышкан. Стив Брайн аңа үзенең Америка Кушма Штатлары армиясе хәрбие булуын әйткән. Тизрәк отставкага чыгасы килүе, ә моның өчен өйләнергә кирәклеге турында язган. Тик менә хезмәт урыныннан бернинди фото да салмаган, «бу – ябык объект» дип аңлаткан. Сөйгәне тизрәк янына килсен өчен, хатын аңа даими рәвештә акча күчерә башлаган. Бу акчалар төрле белешмәләр җыю, документлар алу өчен кирәк, дип аңлаткан аңа сөйгәне. Юл хакын да сораган, әлбәттә. Беркатлы «кәләш», үзенең акчасы гына җитмәгәч, банктан күпләп кредит алган. Тик менә күпме генә көтсә дә, «кияве» аның янына килмәгән, бөтенләй югалган. Полиция тикшерү барышында шуны ачыклаган: хатынга Төркиядән язганнар һәм аның акчалары шул тарафка «очкан»…

КОРОНАВИРУСНЫҢ ЯҢА ШТАММЫ ТАБЫЛГАН

«Бизнес Онлайн»: Узган атнада күпләрне коронавирусның Бөекбританиядә табылган яңа штаммы куркуга салды. Илнең сәламәтлек саклау министры Мэттью Хэнкок белдергәнчә, штамм беренче тапкыр 14нче декабрьдә ачыкланган. Аны 20A.EU1 дип атаганнар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына караганда, бу яңа төр коронавирус гадәтиеннән йогышлырак – ул 70 процентка тизрәк тарала. Куркынычлылыгы буенча гадәти коронавирус кебек үк, ди. Яңа мутант-вирус каян килеп чыккан, аны вакциналар белән дәвалап буламы – әлегә ул турыда төгәл мәгълүмат юк. Шулай да Европа илләре, паникага бирелеп, Бөекбритания белән чикләрен япты, авиаэлемтәне туктатты инде. Баштарак борчылырга урын юк дисә дә, 22нче декабрьдән Русия хакимияте дә очышларны бер атнага туктатып тора.

ЯҢА АЛДАУ ТӨРЕ

«BAZA»: Мәскәүнең Ломоносов районы полициясенә 40 яшьлек Наталья исемле хатын мөрәҗәгать иткән. Беркөнне смартфонында азык-төлекне өйгә китереп бирә торган «Сбермаркет» кушымтасына кереп караса, шаккаткан: менә инде берничә көн кемдер аның урынына азык-төлеккә заказ бирә икән. Мәскәүдә генә дә түгел, Русиянең берничә шәһәрендә. Обнинск, Воронеж, Калуга, Мәскәү, Волгоград, Дондагы Ростов, Владимир, Красногорскида рәхәтләнеп Наталья акчасына ашап ятканнар (кушымтага хатынның «Ситибанк» картасы беркетелгән булган икән). Дондагы Ростовта бигрәк байларча ашаганнар: 70 мең сумлык азык-төлеккә заказ биргәннәр. Җәмгысе 140 мең сумнан күбрәк акчасы Русия төбәкләрендәге мошенникларны ашатуга киткән. Натальяга бернинди шалтырату да, смс та килмәгән, шуңа күрә ул бернәрсә турында да белмәгән. Кушымтада азык-төлеккә заказ бирүченең төгәл адресы саклана, хәзер полиция шул адреслар буйлап киткән.

ДИННЕ ДӘ ҖӘЛЕП ИТӘЛӘР

«РБК»: Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы сирәк авырулар белән көрәшкә мөфти белән епископны да җәлеп итәргә уйлый. Сирәк авырулардан интегүче балаларга ярдәм фондының эксперт шурасы составына Русия мөселманнары дини җыены мөфтие Әлбир Кргановны һәм Урыс православ чиркәве епископы Пантелеимонны да кертергә тәкъдим иткәннәр. Элегрәк Русия Президенты Владимир Путин еллык кереме 5 млн сумнан артканнарга салым ставкасын 15 процент итеп билгеләү турында карарны имзалаган иде. Салымны арттырудан дәүләт казнасына өстәмә 60 млрд сум керергә тиеш, бу акча менә шушы фондка биреләчәк, 25 мең балага ярдәм итеп булачак, диелде.

Комментарии