АЛИМЕНТ ТҮЛӘҮ ҮЗ КӨЧЕНДӘ КАЛСЫН

АЛИМЕНТ ТҮЛӘҮ ҮЗ КӨЧЕНДӘ КАЛСЫН

«Бизнес-Онлайн»: Татарстан Дәүләт Советы мобилизацияләнгәннәрне алимент түләүдән азат итеп тору турындагы кагыйдәне гамәлдән чыгаруны сорады. ДәүДума рәисе Вячеслав Володин исеменә язылган мөрәҗәгатьне ДәүСоветның 37нче утырышында карадылар, 72 депутат – хуплап, берәү каршы тавыш бирде. Социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова: «Безгә аналар килә. Аларның балигъ булмаган балаларына аталары алимент түләп торган, ә хәзер алар өлешчә мобилизация кысаларында Русия Кораллы көчләренә чакырылган. Нәтиҗәдә, балигъ булмаган яки мөмкинлекләре чикле балалар алимент түләүләреннән мәхрүм калган. Ә аларның күпчелеге өчен алимент акчасы – төп керем чыганакларының берсе. Закон нигезендә, алимент түләүне суд приставы-башкаручы гына туктатып торырга тиеш», – дип аңлаткан.

«КУРКЫНЫЧ» КИТАПЛАР

РБК: ЛГБТ хәрәкәтен пропагандалау турындагы закон аркасында китап киштәләре яртылаш диярлек бушап калырга мөмкин, дип чаң суга нәшриятлар. Чөнки законда аныкланмаган, тәгаенләнмәгән урыннар бик күп. Нәрсәнең пропаганда дип саналачагы аңлашылып бетми. «Кагыйдә буларак, ЛГБТ темасы китапларда төп урынны алып тормый. «Җенесеңне алыштыр» дип маңгайга бәреп язылган әсәрләр юк. Әйтик, китапта уңай герой-гей бар яки хайваннар арасында гомосексуаль мөнәсәбәтләрне өйрәнү турында язылган, тик болар берничек тә хупланмый да, хөкем дә ителми икән, бу закон бозу булып саналачакмы – аңлашылмый», – дигән «Альпина» нәшриятлар төркеме генераль директоры Алексей Ильин. Инде нәшриятка язып тапшырылган кулъязмаларны яңа закон таләпләре буенча кабаттан язарга, «чистартырга» туры килерме – анысы да билгесез. Бәласеннән баш-аяк, дип, шиклерәк тоелган китапларны киштәләрдән алып куючы кибетләр бар ди инде. Нәшрият хезмәткәрләре әйтүенчә, алайга китсә, Виктор Пелевин китаплары, Федор Сологубның бер шигыре, Чайковскийның биографиясе һәм башка күп кенә китаплар алыну куркынычы астында.

ПОЛИЦИЯДӘН ЯКЛАУ СОРАГАН КЫЗ ҮТЕРЕЛГӘН

«Газета.ru»: Мәскәүдә 29 яшьлек кыз, бер ир-ат яный дип, полициягә мөрәҗәгать иткән. Полиция бу гаризага битараф калмаган, кызның эш урынына да барганнар, шикләнерлек берәүне дә күрмәдек, дип хисап биргәннәр. Ә икенче көнне кызның үле гәүдәсе табылган. Интернетта күзәтү камерасы төшереп торган видео таралды. Ике полиция хезмәткәре кыз кассир булып эшли торган кибеттән чыга, як-якка караналар, тик ишек төбендә капюшон киеп, башын аска иеп басып торган ир-ат аларда никтер сорау тудырмый, аның ягына карап та тормастан китеп баралар. Күпмедер вакыттан, эшен тәмамлап, кыз да кибеттән чыга. Һәм ишек төбендә торган ир аның артыннан китеп бара. Икенче көнне метро станциясе янында кызның үле гәүдәсен табып алалар. Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, аңа биш тапкыр пычак кадаганнар. Аны үтерүдә шикләнелгән ир тоткарланган, ул гаебен тулысынча таныган. Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк белдергәнчә, кыз полициягә үзен эзәрлекләүче кешенең исемен дә, билгеләрен дә әйтмәгән булган. Волк матбугат чараларына «интернетта таралган видеоматериалны ирекле рәвештә аңлатудан һәм тикшерелмәгән мәгълүмат белән уртаклашудан тыелып торырга» кушкан.

КИЕМЕ ОШАМАГАН

«Baza» телеграм-каналы: «Киемгә карап каршы алалар» дигән сүзләр бүген бөтенләй башка төсмер алды. Карелиянең Костомукша шәһәрендә биология укытучысына 7нче класста укучы малайның Америка әләме төшерелгән кием киеп килүе ошамаган. Һәм, күзләре «дошман символларын» күрмәсен өчен, ул баланы тактага аркасы белән борып утырткан (әләм киемнең алгы ягында булган, гомумән, ул тулы мәгънәдә әләм дә түгел – 62 саны Америка әләме төсләренә буялган). Малайның әтисе бу хәлне шикаять итәчәген белдергән. Киемне 24нче февральгә кадәр үк алган идек, дип, директорга кергән.

МИЛЛИ ШУРА КОМИТЕТ ТӨЗИ

«Татар-информ»: Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында 7 комитет төзелде. Моңарчы шурага 75 әгъза керә һәм алар бернинди комитетка да бүленми иде. Ә хәзер Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев 75 әгъзаның 7 комитетка бүленәчәген әйтте. Менә алар:

– Милли мәгариф һәм фән (җитәкчесе – Дания Заһидуллина);

– Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы (җитәкчесе – Ркаил Зәйдулла);

– Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уртак татар мәгълүмат мохите (җитәкчесе – Илшат Әминов);

– Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисади багланышларны булдыру (җитәкчесе – Ринат Насыйров);

– Татар дипломатиясе һәм халыкара элемтәләр (җитәкчесе – Данис Шакиров);

– Татар дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү төркеме (җитәкчесе – Рәфыйк Мөхәммәтшин);

– Татар тарихы һәм заман (җитәкчесе – Дамир Исхаков).

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, һәр әгъза комитетка керү теләген үзе белдерә ала, комитет җитәкчесе чакыруы белән дә килергә мөмкин.

Утырыш барышында бюро әгъзалары да тәкъдим ителде. Комитет җитәкчеләре бюрога автомат рәвештә эләгә. Милли шура елына ике тапкыр җыелса, бюро елына ким дигәндә дүрт тапкыр җыелырга тиеш була.

«БАШКАЛАРНЫ ӨЙРӘТКӘНЧЕ, ГАФУ ҮТЕНИК»

«РИА Новости»: «Европалылар күп итеп сабак бирә. Мин европалы. Минемчә, без, башкаларны әхлакка өйрәткәнче, соңгы 3 мең елда бөтен дөньяда эшләгәннәребез өчен киләсе 3 мең ел дәвамында гафу үтенергә тиеш». ФИФА президенты Джанни Инфантино Катарда футбол буенча Дөнья чемпионаты ачылышы алдыннан узган конференциядә сүзен шулай дип башлады. Бу – аның Көнбатыш матбугат чараларының Катарга юнәлдерелгән мәгълүмати һөҗүменә җавабы. Көнбатыш матбугат чаралары гарәп дәүләтен кеше хокукларын бозуда гаепләде. Мәсәлән, Катарда футбол буенча Дөнья чемпионаты барышында бик ачык киемнән йөрү, традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр, танышулар, стадионда исерткеч эчемлек кулланулар, сүгенүләр, акырып сөйләшүләр һәм музыка тыңлаулар тыела. Рәсми дине ислам булган дәүләтнең шушындый катгый кагыйдәләр кертүе сәбәбен коррупциядән эзлиләр. Күрәсең, 52 яшьлек Инфантиноның моңа түзәр чамасы калмаган, шуңа күрә ул, Көнбатыш дөньясын һәм аерым алганда матбугатны «акылга утыртырга» булган.

Комментарии