Кышка уылдык әзерләгән

REGNUM: «Бердәм Русия» фикердәшләренең Мурманск өлкәсе буенча төбәк советы башлыгы Юлия Величко инстаграмына суыткыч тулы кызыл уылдык фотосын элгән һәм «Кризис? Юу-ук, ишетмәдек! Менә әзрәк банкаларга тутырып, кышка әзерләп куйдым әле» дип язган. Социаль челтәрдә кешеләр ачуланып яза башлагач, бу хәбәрне федераль матбугат чаралары да эләктереп алгач, ханым гафу үтенергә ашыкты. «Кадерле якташлар, уылдык тулы банкалар фотосы элгәнем өчен, сездән гафу үтенәм. Урынсыз шаяру булды, кирәкмәгән ажиотаж тудырды», – дип язган шул ук инстаграм сәхифәсендә. Әле кайчан гына Ульяновскида бер чиновник ханым шоколадлы ванна керүе белән мактанган, халыкта бу гамәл ризасызлык тудырган иде.

«Татарстанны кимсетү илнең таркалуына китерәчәк»

«Эхо Москвы»: «Кремльнең бик сәер нияте булган һәм ике ел элек ул аны тормышка ашырды – Татарстанда татар телен мәҗбүри укытуны бетерде. Йомшак кына итеп әйткәндә, бу бик үк акыллы карар булмады. Чөнки Татарстанның Русия составында сакланып калуы аның этник һәм милли үзенчәлекләрен исәпкә алганда гына мөмкин. Әгәр Русия Татарстанны түбәнсетү, кимсетү илнең таркалуына китерәчәген аңламый икән, Русиянең үзенә начар гына булачак» (политтехнолог һәм публицист Станислав Белковский).

Балаларга – урысча

«Интертат»: «Балалар өчен безнең репертуарда Туфан Миңнуллинның «Акбай һәм сарык малае» әкияте, ике телдә бара торган «Шүрәле-шоу», курчак спектакле һәм ике бәби спектакле бар (бэби-спектакль). Бәби спектакльләре хәрәкәт белән бара, сүзләр аз, артистларыбызның әйткән сүзләре татарча, кайбер аңлашылмаган сүзләрнең тәрҗемәсен генә урысча әйтеп куялар. Курчак спектаклен дә татарча куйдык. Махсус заказ булганда, урысча спектакль әзерлибез. Татарча гына була, дип торсак, ул заказны башка оешма алачак – бөтен җирдә яңа ел тамашалары өчен көрәш бара. Гел татарча гына уйнар идек тә, вазгыять урысча да куярга мәҗбүр итә. Мәктәптә татар теленең кирәкмәве шушы хәлгә калдырды. Әйе, театрларны гаепләргә мөмкин. «Гаеплемен» диеп, башымны түбән иеп тора алам. Балалар өчен урысча куярга туры килә һәм киләчәк. Әмма өлкәннәр спектакльләре урыс телендә булмаячак – күңелем кушмый» (Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева).

Социаль ипотека «үлә»

«Бизнес Онлайн»: Социаль ипотека фатирларының бәясе арта. Социаль төзелеш «патшалары»ның берсе булган «Ак Таш» компаниясе җитәкчесе Газинур Әхмәтов Татарстан Дәүләт торак фондыннан төзелеш-монтаж эшләре өчен акчаны арттыруны сораган иде. Бу оешма хәзерге вакытта «Салават күпере» торак комплексында алты йорт төзи. «Хәзер безгә бер квадрат метр өчен 32,5 мең сум түләнә. Ә смета буенча бәя – 42,8 мең сум. Шул ук вакытта төзүчеләрнең хезмәт хакын арттырыйм дисәң, бер квадрат метрның бәясе 46 мең сумнан да ким булмаска тиеш», – дигән иде Газинур Әхмәтов. Дәүләт торак фонды аны ишеткән һәм өлешчә канәгатьләндергән: подрядчыга бер квадрат метр өчен 38 мең сум түләргә, дип карар чыгарды. Ә социаль ипотека буенча фатир сатып алучыга квадрат метр өчен 42,5 мең сум түләргә туры киләчәк, моңарчы 34-35 мең түлиләр иде. Бәя 21-25 процентка арта, дигән сүз. Яңа бәя ел азагында конкурска куелачак 2124 фатирга кагыла. «Бәяне арттыру «социаль ипотека» дигән төшенчәне үтерә. Мондый бәягә алгач, социаль торак булмый инде ул», – ди социаль ипотека буенча фатир алырга чиратта торучылар.

Комментарии