КОРБАН ГАЕТЕ ҖИТТЕ

КОРБАН ГАЕТЕ ҖИТТЕ

«Шәһри Казан»: 2020нче елның 31нче июлендә бөтен дөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Казан һәм Татарстан мәчетләрендә 31нче июль көнне бәйрәм намазын уку өчен мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелырга тәкъдим ителә. Бу вакытта Коръәннән аятьләр укырга керешәчәкләр. Сәгать 3.45тә Корбан гаете вәгазьләре башланачак. Ә гает намазы сәгать 4.15кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30дан корбан чала башларга мөмкин. Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 16000 сум тәшкил итә. Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карау сорала. Мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак.

11 ЯШЬЛЕК МАЛАЙ БАТЫП ҮЛГӘН

«Ватаным Татарстан»: Татарстанның Нурлат районы Егоркино авылында йорт янындагы җир кишәрлегендә ясалма сулыкта малай баткан. Ачыкланганча, йорт хуҗасы үз җир кишәрлегендә котлован казыган һәм су белән тутырган. Ясалма сулыкның тирәнлеге ике метр булган.

МИСБАХ БАБАЙ ИРЕКТӘ

«Татар-информ»: Чаллы табибы Андрей Железновны атып үтергән Мисбах Сәхәбетдинов төрмәдән чыкты.

2008нче елның 8нче июлендә Мисбах Сәхәбетдинов Чаллы шәһәренең 4нче хастаханәсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Пенсионерның кул бармагы имгәнгән булган. Аны кабул иткән табиб-травматолог ир-аттан баш киемен, түбәтәен салуын сораган. Әмма табибның үтенечен үтәмәгән гаепләнүче табиб кабинетыннан чыгарылган.

2015нче елның 11нче декабрендә 85 яшьлек пенсионер поликлиника бусагасында табибны көтеп торган һәм үзе ясаган мылтыктан аткан. 52 яшьлек Андрей Железнов урында ук үлгән.

Суд пенсионерны 6 ел 3 айга хөкем иткән иде. Гаепле бабай 300 мең сум компенсация дә түләргә тиеш булган.

Комментарии