АКЧАСЫЗ ДА, ШИКӘРСЕЗ ДӘ КАЛГАН

АКЧАСЫЗ ДА, ШИКӘРСЕЗ ДӘ КАЛГАН

«Baza» телеграм-каналы: Шикәр шул хәтле әһәмиятле товарга әйләнде ки, мошенниклар да алдауларын шуның тирәсендә кора башлады. Мәскәүдә 30 тонна шикәр комына заказ биргән бер хатын-кызны 300 мең сумга алдап качканнар әнә. Үзе өчен булса бер хәл, Олеся исемле бу хатын – «Благо мама» хәйрия фондының рәисе икән, һәм товарны фондка алып куярга теләгән. Кибетләрдә барган тарткалашулар, буш киштәләр төшерелгән видеоларны караган да, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга, үзләренең мөмкинлекләре булмаган пенсионерларга өләшербез дип, 30 тонна шикәр комы алырга уйлаган. Сатучы «сарафан» радиосы аша табылган – Владислав Комяков дигән кеше шикәрне килосын 50 сумнан сатарга ризалашкан. 300 мең сум аванс күчерегез, аннары заказны китереп бирәм, дигән (гомуми сумма 1,5 млн булган). Әмма Олеся 300 меңне күчергәч, Владислав юкка чыккан, телефоннарга җавап бирми башлаган. Билгеле инде, шикәр китерүче дә күренмәгән. Алданганын аңлаган Олеся полициягә мөрәҗәгать иткән. Газета типографиягә тапшырылганда мошенникны тапмаганнар иде әле.

ЧӘЙ СОДАСЫНА КҮЧМӘГӘЕК...

«Радио 1»: Кулланучылар хокукы илкүләм берлеге башлыгы Павел Шапкин кибетләрдә көнкүреш химиясенә бәя артуны «позитив фактор» дип атаган, ни өчен икәнен дә дәлилләгән: «Мин бөтенләй аңлый алмыйм: ничек без көнкүреш химиясеннән башка яши алмас хәлгә килдек икән? Әле 50 ел элек кенә бу сорау берәүне дә борчымый иде бит. Урыс милләте (Русия халкы дип әйтергә теләгәндер, мөгаен – ред.) меңәр еллар дәвамында көнкүреш химиясеннән башка да исән калган бит әле. Хәзер ул бик күп кулланыла дип саныйм. Ел саен 4 млн тоннадан күбрәк химияне кулларыбызга, битебезгә, тәлинкәләргә һәм башкаларга сөртәбез. Болар барысы да сәламәтлеккә, тән тиресенә, иммун системасына зыян сала, әйләнә-тирәгә дә зарар бирә. Көнкүреш химиясен бөтенләй тыярга, аның урынына халык чаралары, мәсәлән, сода куллана башларга кирәк дип уйлыйм», – дип сөйләгән ул эфирда.

200 МЕҢ КЕШЕ – ЭШСЕЗ

«Forbes»: Русиядән бөтенләй киткән яисә вакытлыча эшен туктатып торган халыкара компанияләр 200 меңнән күбрәк кешене эш белән тәэмин иткән булган. Иң эре эш бирүче – «Макдоналдс». Анда 62 мең хезмәткәр эшләгән. Икенче урында – Pepsico компаниясе. Ул эшен берничә юнәлештә алып бара иде: алкогольсез эчемлекләр, чипсы, сөт продуктлары һәм балалар ризыклары, соклар җитештерү. Әйтик, алкогольсез эчемлекләр җитештерү Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә көйләнгән булган, оешмада 8 меңнән күбрәк кеше хезмәт куйган. Сөт продуктлары һәм балалар ризыклары җитештерү белән шөгыльләнгән «Вимм-Билль-Данн»да 8600 кеше эшләгән. Pepsico компаниясе Русиядә эшчәнлеген туктатуы турында хәбәр иткәч, җәмгысы 19 мең кеше эшсез калган. «Икеа» әлегә эшчәнлеген вакытлыча туктатып торуы турында гына белдерде, 15 мең кешегә өч ай буе хезмәт хакы түләнәчәк. Аннары нәрсә буласы билгесез. Yum! Brands компаниясендә (KFC һәм Pizza Hut брендлары шуңа карый) барлыгы 14500 хезмәткәр исәпләнгән. Эшчәнлеге вакытлыча туктатылып торган кием-салым кибетләрендә бөтен ил буенча 9 мең кеше эшләгән. Автомобиль базарында иң эре эш бирүче – Volkswagen концерны, аның штатында 6 меңгә якын хезмәткәр булган. Хәзерге вакытта анда да эш тукталган хәлдә, хезмәт хаклары әлегә түләнә.

КЕМГӘ – БӘЛА, КЕМГӘ – ТАБЫШ

«Ватаным Татарстан»: Бәла-каза килгәндә, киеренкелек чорында үзенә файда-табыш алып калырга теләүче кешеләр дә баш калкыта. Хәтерләсәгез, коронавирус пандемиясе башланган чорда күпләр бу афәттән «коткару чаралары»н сатты. Хәзерге киеренке чорда да бар андыйлар. Аларны ерактан эзлисе юк. «Авито» ише бушлай игъланнар сайтын ачу да җитә. Әйтик, Тверь шәһәрендә яшәүче берәү 12 рулон бәдрәф кәгазен 10 мең сумга сатуга куйган. «Яңа, файдаланылмаган!» дип тә өстәгән. Түбән Новгородта яшәүче берәү «Макдоналдс» пакетын… 10 млн сумга сата. Изге нияттән! Аның сүзләренә караганда, табыш авыру балаларга ярдәм итү өчен хәйрия фондына күчереләчәк. «Икеа» кибете ябылганнан соң, анда сатылган Блохэй дигән акула йомшак уенчыгын якынча 7 млн сумга сатарга куючылар Татарстан тирәсендә дә табылды. Аның үз бәясе 1500 сум тирәсе иде.

ЯЗГЫ ЧАКЫРЫЛЫШ ЭЛЕККЕЧӘ БУЛА

«Новая газета»: ДәүДума армиягә барыр яше җиткәннәргә, повестка алмасалар да, мөстәкыйль рәвештә хәрби комиссариатка килергә дигән закон проектын карауны апрельгә калдырган. Димәк, бу язгы чакырылышта элеккечә була: кулына повестка алганнар гына хәрби комиссариатка килергә тиеш, дип аңлата «Агора» башлыгы Павел Чиков. Әлеге закон проектының беренче укылышы 2018нче елның апрелендә үк узган иде, икенчесе быелның 22нче февралендә булды. Ул закон буларак кабул ителә калса, гражданнарга повестканы почта аша заказлы хат итеп җибәрә башларга мөмкиннәр. Хатны алган көн повестканы алу булып саналачак.

Комментарии