АЛДАУГА КОРЫЛГАН МАРКЕТИНГ

АЛДАУГА КОРЫЛГАН МАРКЕТИНГ

«Коммерсантъ»: Азык-төлек җитештерүчеләр төргәктәге яки савыттагы товарның күләмен, авырлыгын киметә башлаганнар. Шул ук вакытта, әлеге продуктларның бәясе элеккечә кала.

«Тәм-томнар, кәһва, сөт продуктлары, макарон эшләнмәләре төргәк-савытларда уртача 5-50 граммга кимрәк, ә металл банкаларга сыра инде 0,43 литр гына салына. Җитештерүнең зур күләмдә булуын искә алганда, әлеге алым табышлылыкны саклап калу һәм хаклар арта дип сатып алучыларны да куркытмау мөмкинлеге бирә», – дип яза газета. Мәкаләдә күрсәтелгәнчә, Nestle маркасы астында җитештерүчеләр ассортиментта элеккеге 85 грамм урынына бер капның авырлыгы 82 генә граммлы «Россия» исемле шоколад булдырган. Эри торган кәһваның да бер банкасы хәзер 10 граммга җиңеләеп, 85 грамм гына тәшкил итә икән.

Danone җитештерүчеләре дә яңалыктан читтә калмаган. Алар җитештерә торган «Активиа» йогырты һәр савытта 10ар граммга кимегән. Ә «Макфа»ның бер төргәк макароны 450 граммнан 400гә генә калган. Кайбер җитештерүчеләрнең печеньелары һәр кап саен 14-15әр, сыер мае – 20шәр, каймак – 15әр граммга җиңеләйгән.

Җитештерүчеләрнең мондый адымга барып, сатып алучыларны бутаулары яңалык түгел инде. Мисал өчен, заманында бер литрлы савытта сатылган сөтнең авырлыгы инде әллә кайчаннан 70 граммга кимеде. Тик соңгы вакытларда мондый маркетинг адымнары арта башлаган.

ПСИХИК КӨЙСЕЗЛЕК КИЧЕРҮЧЕЛӘР АРТА

«Известия»: Илдә психиканың көйсезлеген дәвалау өчен кулланыла торган препаратларга сорау арта. Соңгы айда русиялеләр депрессиядән дәвалаучы даруларны 43 процентка, ә психоздан дәвалый торганнарын – 35 процентка күбрәк сатып алганнар. Нигездә пациентлар йокысызлыктан, тынычсызланудан һәм күңел төшенкелегеннән зарлана.

Психика көйсезлеген дәвалаучы даруларга сорау артуны табиблар коронавирус пандемиясе тәэсире дип саный. Әлеге чир белән авырып терелгәннән соң, русиялеләр психиатрларга, неврологларга һәм психологларга ешрак мөрәҗәгать итә башлаганнар икән. Аннан тыш, экспертлар фикеренчә, күпләр читтән торып эшләү тәртибенә күчүгә бәйле рәвештә невроз һәм депрессия кичерә. Ковид йоктыру куркынычы да нервларны шактый какшата.

ПОЛИЦИЯДӘ КАДРЛАР КЫТЛЫГЫ

«Бизнес Онлайн»: Казан шәһәре полициясенең шәхси составында кадрлар кытлыгы 10 проценттан артып киткән. «Хезмәткәрләр аз түләнү һәм билгесез эш графигы сәбәпле китәләр», – дип белдерә Казан шәһәр думасы сессиясендә Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе бүлеге җитәкчесе Александр Мищихин. Аның сүзләренчә, 2020нче елда кадрлар кытлыгы 5 процент тирәсе генә булган. Узган елда хәл кискен үзгәргән һәм бүген дә тискәре күренеш дәвам итә.

– Полициягә килергә теләүчеләр кимү бер хәл, соңгы вакытта булганнары арасында эштән китүчеләр саны арта, – дип ассызыклый ул. – Соңгы ун ел дәвамында полициядә хезмәт хаклары күтәрелмәде диярлек бит.

Казан мэры Илсур Метшин дума депутатларын әлеге проблема буенча җитдиерәк уйланырга чакыра һәм чишелеш юлларын тәкъдим итүне йөкли.

Берничә атна элегрәк Татарстан эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә министр Артем Хохорин да ведомствога 12 процент хезмәткәрләр җитешмәве турында белдергән иде.

Комментарии