Өй борынча йөриләр

Өй борынча йөриләр

«Челнинские известия»: Татарстанда салым идарәсе хезмәткәрләре үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрнең өйләренә йөри башлаганнар. Бу хакта газетага үзмәшгульләр хәбәр иткән, салым идарәсендә эшләүче хезмәткәр бу хәбәрнең дөреслеген раслаган. Салым җыючылар 1нче гыйнварда гамәлгә кергән системаның (үзмәшгульләргә салым түләтү – авт.) файдасы турында сөйли һәм үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне теркәп йөри икән.

Тотык итеп алган

«Газета.Ru»: Сургуттан Мәскәүгә очучы самолетта гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Бер пассажир, пистолет белән янап, самолетны Әфганстанга борырга боерган. Очкыч Ханты-Мансийск аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган. Кораллы пассажир тоткарланган, ул исерек булып чыккан. Бу хәлдән соң безнең ил аэропортларына тикшереп кертү кагыйдәләре тагын да катгыйланыр, мөгаен.

Метшин үкереп еларлык булсын

«ПроУфу»: «Уфа янып, балкып торырга, шәһәрдә бәйрәм рухы сизелергә тиеш. Өлфәт Мансурович (Уфа шәһәре мэры – ред.), зинһар өчен, киләсе елга безне шаккаттырыгыз. Безне шаккаттыру кыен, әлбәттә, күп йөрдек, күп күрдек. Шулай да шаккатасы килә. Казан бездән ничә километрда әле? Менә шул, киләсе елга күршедәге шул матур шәһәрнең мэры, Уфаның ничек бизәлгәнен күреп, үкереп еларлык булсын. Моңа бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәк» (Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа шәһәрен Яңа ел бәйрәменә бизәү турында).Өй борынча йөриләр, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии