ДҮРТ АЙГА – НИБАРЫ ДҮРТ ТАТАР КОНЦЕРТЫ

ДҮРТ АЙГА – НИБАРЫ ДҮРТ ТАТАР КОНЦЕРТЫ

«Бизнес Онлайн»: Татарстан Президенты каршындагы мәдәният буенча совет әгъзасы, Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең репертуар сәясәтен тәнкыйтьләп, директор Кадим Нуруллинның вазифасына туры килү-килмәү мәсьәләсен күтәреп, мәдәният министры Ирада Әюповага хат юллаган. «Минемчә, соңгы вакытта филармониядә татар концертларын оештыру буенча хәвефле вазгыять туып килә. Рәсми сайттагы мәгълүмат буенча, киләсе дүрт айда (сентябрь – декабрь) биредә 64 чара узарга тиеш. Шуның дүртесе генә – татарча: сентябрьдә – берәү, октябрьдә – икәү, ноябрьдә – берәү, ә декабрьдә бер татар концерты да юк!» – дип язган ул. Филармониядә Фәттаховның тәнкыйте белән килешмәгәннәр. «Татар концертларын кысрыклап чыгарабыз дигән сүз бөтенләй дөрес түгел. Кемнедер кертергә теләмибез дигән нәрсә юк. Без үз эшебезне эшлибез. Җитәкче буларак минем төп максатым – филармонияне күтәрү, мәйданны арендага гына биреп тору түгел», – дигән Кадим Нуруллин. Филармониянең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов та: «Татар концертларына бернинди киртә юк! Үзләре килергә теләмидер, күрәсең. Күпләр «Пирамида»га, мәдәният сарайларына китте», – дип белдергән.

«ЯТ АГЕНТЛАР» РӘТЕНДӘ ЯҢА ИСЕМ

«Газета.ru»: Русия Юстиция министрлыгы танылган юмор остасы Максим Галкинны «ят агент функцияләрен башкаручы физик затлар» исемлегенә кертте. Элегрәк Кремльдә «сәяси карашлары аркасында безгә аның белән юл уңаеннан түгел» дип белдергәннәр иде. Махсус операция башланганнан соң Максим Галкин гаиләсе белән чит илгә китте, хәзер дә шунда кала бирә, сәяси вакыйгалар турында фикерен ачык итеп әйтеп тора. Хатыны Алла Пугачева август ахырында Русиягә кайтты. Русия Президенты Дмитрий Песков: «Пугачевадан Русиягә каршы бер сүз дә ишеткәнебез юк», – дип белдергән иде. Хәзер Примадонна Юстиция министрлыгына: «Мин, ирем – намуслы, тәртипле, ихлас кеше, Русиянең чын һәм сатылмый торган патриоты, Ватанына үсеш, тыныч тормыш, сүз иреге теләүче зат белән бер фикердә, шуңа күрә мине дә яраткан илемнең «ят агентлары» рәтенә кертүегезне сорыйм», – дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Ә «ят агент» дип табылган Максим Галкин үзе бу уңайдан аңлатма биреп: «Иноагент» икән – «иноагент». Тик мин үземне «ят агент» дип санамыйм. Мин сәясәт белән дә, вөҗданымны сату белән дә шөгыльләнмим. Мин юморист. Элек сәясәтчеләрдән ничек шаярып көлгән булсам, хәзер дә шулай шаяртуымны дәвам итәчәкмен. Украинадан соңгы тапкыр ун ел тирәсе элек, анда концертлар куеп йөргәндә акча алган идем», – дип видео чыгарды.

БАЛА АЛЫП КАЙТЫРГА ТЕЛӘМӘҮДӘ ХАЙВАННАР ГАЕПЛЕ?

«Inkazan»: Татарстанның балалар мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец приюттан хуҗасыз эт һәм мәчеләрне алырга чакыру илнең демографик иминлегенә куркыныч тудыра дип саный. «Хәзер йорт хайваннарын ничек атауларына игътибар иткәнегез бармы? Күпләр аларга «улым», «кызым» дип дәшә. Ничек инде этне яки мәчене «улым» яки «кызым» дип атап булсын? Андый «бала»сы барлыкка килгән гаилә чын бала алып кайтырга теләми башлый. Хәзер урамнарда приюттан хуҗасыз хайваннарны алырга чакырган социаль реклама бик күп. Аларны «гаилә – дөньядагы иң яхшы урын» дип язылган, күп балалы гаилә сурәтләнгән баннерлар алыштырырга тиеш», – дигән язма чыгарды ул үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә һәм телеграм-каналында. Русиядә чайлдфри (бала алып кайтырга теләмәү) хәрәкәтен канун нигезендә тыю турында сөйләшү барганда, мин дә күренеп алыйм, дигәндер, күрәсең. Ләкин омбудсмен тәнкыйть утына тотылды. Аңа заманында «Империя страсти» дигән тапшыруда ярым-шәрә калганчы чишенүен дә исенә төшерделәр. Соңрак Волынец «ВКонтакте»дагы язмасын бетереп атты, телеграм-каналдагы язмага шәрехләмә калдыру мөмкинлеген чикләде.

ИЛ БӨТЕНЛЕГЕНӘ ТЕЛ-ТЕШ ТИДЕРМӘСКӘ

«РИА Новости»: Русия Дәүләт Думасына илнең бөтенлеген бозып тасвирлаган карта яки сурәтләрне тараткан өчен штраф яки 15 тәүлеккә кулга алу җәзасы бирү тәкъдиме кертелде. Ул «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында»гы Федераль законга өстәмә буларак бара. «Соңгы вакытта Кырымның, Курил утрауларының һәм башка җирләрнең Русиягә керүен бәхәсле итеп күрсәткән карта һәм сурәтләр актив таратыла. Мондый материаллар балалар аудиториясенә юнәлдерелсә, аеруча куркыныч. Бер танылган сәүдә челтәрендә Кырым Украинаның бер кисәге буларак сурәтләнгән фотообойлар сатулары ачыкланды бит. Бу Көнбатышның Русиягә карата башлаган гибрид сугышының бер өлеше икәне аңлашыла», – дип белдергән Думаның иминлек буенча комитеты башлыгы Василий Пискарев.

ЭШЛӘҮ УРЫНЫНА УТЫРУНЫ САЙЛАГАННАР

«Baza» телеграм-каналы: Алтай краенда мәҗбүри төзәтү эшенә хөкем ителгән ике ир-ат, бу җәзага риза булмыйча, үзләрен төрмәгә утыртуларын сорап мөрәҗәгать иткән. Алексей исемлесе әйбер урлаган өчен – 100 сәгать, ә Владимир 16 яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәткә кергәне өчен 200 сәгать мәҗбүри төзәтү эшенә хөкем ителгән булган. Ләкин «карьера»лары барып чыкмаган: алар эш урынына килмәгәннәр. Җинаять-төзәтү комиссиясенә барып, бирелгән җәзадан канәгать булмауларын белдергәннәр. Янәсе эш урыны да ошап бетмәгән, график та бик тыгыз, өстәвенә, салмыш килеш эшкә килергә ярамый да икән – кыскасы, бер уңай ягын да күрмәгәннәр. Комиссия аларның теләгенә колак салырга булган: мәҗбүри төзәтү эше җәзасын гамәлдән чыгарган, Алексей – 12, ә Владимир 22 көн колониядә утырып чыгарга тиеш булачак.

Комментарии