- 21.08.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №33 (21 август)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Интертат»: «Хәзер язучылар беркемгә кирәксез булып калды. Язасың икән, акчаң бар икән, түлә дә китабыңны чыгар. Бу бит язучының хезмәтен хөрмәт итмәү дигән сүз. Әйе, кемнең бераз акча табу мөмкинлеге бар, китабын чыгара. Ә чыгаргач, ул аны сатуга арзан бәягә куя алмый бит. Мәсәлән, шартлы рәвештә әйткәндә, 15 мең сумга китап чыгарды икән, ул китапны сатып, 15 меңен кире кайтарырга да тиеш. Минемчә, ир-ат язучыларны тормыш мәшәкатьләре дә басып китте һәм хөкүмәт тарафыннан аларга игътибар да бик кимеде. Шуңа күрә аларга, бәлки, илһам килми дә торгандыр» (җырчы Нурзадә).
Опера җырчысына кер юарга ярамый…
«Ватаным Татарстан»: «Савыт-сабаны кайнар су белән юсаң, тавыш утыра. Кер юсаң, порошогы тамакка утыра. Җырлар алдыннан бал, чикләвек, шоколад ашарга ярамый. Тозланган яшелчәләр ярамый. Авылча диетик ризык кына ашарга кирәк. Тавышка хәтта кояшта кызыну да тәэсир итә. Аннан, кызынган тән сәхнәдән дә матур күренми. Баш режиссер Нияз Даутов, кызынып килсәгез, театрдан куып чыгарам, дип әйтә иде. Чыннан да, кап-кара тән белән нинди «Травиата», Дездемона инде ул! Опера – бик авыр сәнгать. Тыюлар күп. Тынычлык кирәк, чөнки нерв киеренкелеге аркасында тавышны югалтырга мөмкин. Синең тавышың – бик кыйммәтле инструмент. Аны сатып алып та, зыян килсә, төзәтеп тә булмый» (Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина).
Бәйрәм – уртак, акчасы – сездән
«Бизнес Онлайн»: Казанга Русия вице-премьеры Виталий Мутко килде. ТАССРның 100 еллыгын үткәрү турында сөйләштеләр. «ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү – ул федераль масштабтагы вакыйга. Бөтен Русия һәм дөнья буенча 1,5 меңләп чара үтәчәк. Федераль казнадан субсидияләр каралмаган, Татарстанның үз мөмкинлекләре җитәрлек», – дип сөйләде Мутко. Соңыннан вице-премьер республика җитәкчелегенең юбилейга бүләккә нәрсә теләүләрен сорады. Минтимер Шәймиев республика турында фильм кирәклеген билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов Идел аша яңа күпер һәм Зур Казан боҗрасы төзүне планга кертергә сорады.

Комментарии