Яңа президент ни диде?

Яңа президент ни диде?

«Телеграм» каналлар: 20нче май көнне Украинада яңа сайланган президент Владимир Зеленскийның инаугурациясе үтте. Аның кайбер кызыклы фикерләрен барладык.

«Депутатлар, сез инаугурацияне үзегез дүшәмбе көнгә билгеләдегез. Димәк, бүген бернинди дә бәйрәм итү булмый. Эшлибез. Шуңа күрә депутат кагылгысызлыгы турындагы законны гамәлдән чыгаруыгызны, законсыз байлык туплаганга җинаять җаваплылыгы кертү турында закон кабул итүегезне сорыйм».

«Башта шәп актер, аннары Американың шәп президенты булган кешенең сүзләрен китерергә рөхсәт итегез (АКШның 40нчы Президенты Рональд Рейганны әйтүе. – ред.). Хөкүмәт безнең проблемаларны хәл итми, хөкүмәт – ул үзе проблема. Кулларын җәеп, «без бернәрсә дә эшли алмыйбыз» диюче хөкүмәтебезне аңламыйм мин. Дөрес түгел. Эшли аласыз. Кулыгызга кәгазь һәм каләм алып, урыныгызны киләчәк сайлаулар турында түгел, киләчәк буыннар турында уйлаучылар өчен бушата аласыз! Эшләгез шулай. Халык моны бәяләр дип уйлыйм».

«Президент икона да, идол да түгел. Шуңа күрә бүлмәләрегездә портретым эленеп торуын теләмим. Балаларыгызның фотосын элегез һәм һәр карарны кабул итәр алдыннан аларның күзләренә карый торган булыгыз».

«Мин моңарчы гомерем буе украиналыларны елмайту өчен тырыштым. Киләсе биш елда украиналылар еламасын өчен кулымнан килгәнне эшләячәкмен».

(Владимир Зеленский шулай ук Югары Раданы таратуы турында да белдерде).

Туфан музее

«Интертат.татар» Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның туган йорты, ниһаять, музей статусын алыр, дип көтелә. Быел Кама Тамагы районы хакимиятенә килгән яңа җитәкче Наил Вазыйхов Мәрәҗхуҗа авылындагы йортларны музей итеп рәсмиләштерергә, язучының истәлеген саклау һәм таныту өчен бөтен көчен куярга вәгъдә итте.

Дөрес түгел

Baza Telegram-канал Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтаховка наркотиклар саклау маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган, дип хәбәр иткән иде. Аспирантның адвокаты моны кире какты. Узган атнада Күзәтүчеләр иҗтимагый комиссиясе әгъзасы Евгений Еникеев изоляторда Мифтахов белән очрашканнан соң аспирантка карата яңа җинаять эше ачу белән янаулар булуын белдергән иде.

Азат Мифтахов Мәскәүдә «Бердәм Русия» офисына утлы шешә атуда гаепләнеп тикшерү изоляторында утыра. Ул кимендә 7нче июньгә кадәр сак астында булачак. Гаепләү яшерен «шаһит» сүзләренә нигезләнә.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар газаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә. «Мемориал» хокук яклау оешмасы аны сәяси тоткын дип таныды.

Комментарии