ФИКЕРЕ ҮЗГӘРГӘН

ФИКЕРЕ ҮЗГӘРГӘН

«Baza»: Русия миллиардеры Олег Дерипаска Росстатның 2020нче елда илдә фәкыйрьләр кимү турындагы мәгълүматын тәнкыйтьләп чыкты. «Безне керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган русиялеләр саны 17,8 миллион, дип ышандырырга тырышалар. Чынлыкта безнең илдә мондый аз керемле гражданнар 80 миллион. Соңгы елларда Росстат саннар белән уйнарга, статистика манипуляцияләре ясарга остарып китте. Шуңа күрә хәзер фәкыйрьлекне «җиңү» турында кыю хисаплар укыйбыз. Ул «җиңү»нең кәгазьдә генә калуы кәефне кыра», – дип язган иде ул үзенең телеграм-каналында. Берничә сәгатьтән соң бу текст болай дип үзгәртелде: «Русия президенты В.В.Путин кушуы буенча, хакимиятнең пандемия вакытында халыкка һәм кече бизнеска ярдәм итү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыруын танырга кирәк. Русия президенты һәрдаим пенсионерларга һәм аз керемле халыкка ярдәм чараларына игътибар итә. Ләкин кредит-акча сәясәтен тамырдан төзәтми һәм проектлы финанслау өчен шартлар тудырмый торып, илдә фәкыйрьлекне җиңүдә алга адым атлый алмыйбыз».

БЫЕЛ ҖИҢҮ КӨНЕ БҮЛӘГЕ КҮПМЕ?

«Ватаным Татарстан»: Русия Президенты Владимир Путин 2019нчы елда кул куйган 186нчы боерык нигезендә, сугыш ветераннарына Җиңү көне уңаеннан ел саен 10 мең сум түләү каралган. Узган ел Җиңүнең 75 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итү сәбәпле аерым боерык чыгарылган иде. Аның буенча сугыш ветераннарына – 75әр, тыл ветераннарына 50шәр мең сум бирелде. Бу юбилей уңаеннан гына иде, 2019нчы елгы боерыкка кагылмый. Дөрес, узган ел илбашы 186нчы боерык буенча түләнә торган акчаны 50 меңгә җиткерү турында уйларбыз дип тә әйткән иде. Әлегә бу хакта бернинди дә рәсми документ юк. Федераль ярдәмнән тыш, үзләренең өстәмә түләүләрен керткән төбәкләр дә бар. Мәсәлән, Мәскәүдә Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан ветераннарга 25әр мең сум акча түләнәчәк. Башкаланы саклауда катнашучылар – 15әр, сугыш чорында Мәскәүдә 6 ай эшләгән тыл хезмәткәрләре 10ар мең сум алачак. Моңа охшаш түләүләр төрле суммада Мәскәү, Иркутск, Төмән өлкәләрендә, Санкт-Петербургта, Ханты-Манси автоном округында да каралган. Татарстанда мондый түләү турында әлегә бернинди яңалык та юк.

ЗАРИПОВНЫҢ КАЗАНДА КАЛАСЫ КИЛӘ

«Спорт-Экспресс»: «Ак барс»ның 40 яшьлек капитаны Данис Зарипов карьерасын төгәлләргә җыенмый. Өч мәртәбә дөнья чемпионы булып танылган, биш тапкыр Гагарин Кубогын откан хоккейчы Казан клубыннан яңа тәкъдим көтә. Аның хәзерге килешүе 30нчы апрельдә төгәлләнергә тиеш. «Җиденче уенның овертаймында үз тамашачыбыз алдында «Авангард»ка оттыру карьерамда иң авыр җиңелүләрнең берсе булды. Әмма карьерамны туктатырга җыенмыйм. Тагын бер сезон уйнарлык дәрт тә, дәрман да җитәрлек. Гагарин Кубогын тагын бер мәртәбә отасым килә. Командага файда китерә алырмын дип уйлыйм. Чиләбедән чакыралар икән, аларның тәкъдименә дә күз салырмын. Әмма өстенлекне «Ак барс»ка бирәчәкмен», – дигән ул. Узган сезонда Данис Зарипов даими чемпионатта 35 уенда бозга чыкты. 7 алка кертте һәм 16 нәтиҗәле пас бирде. Плэй-оффта ул 5 матчта уйнады һәм бер очко да җыя алмады.

МОНДЫЙ ШЕШНЕ КҮРГӘННӘРЕ БУЛМАГАН

«Кызыл таң»: Красноярскида яшәүче 42 яшьлек ирнең эчендә 48,6 килограммлы яман шеш үскән. 130 килограмм авырлыктагы ир кинәт кенә ябыга башлаган, тик корсагы шиңмәгән. Шуннан соң анда яман шеш булуы ачыкланган. Мәскәүнең Блохин исемендәге Онкология фәнни-медицина тикшеренү үзәге табибларына нык тырышырга туры килгән. Үзәкнең директоры, медицина фәннәре докторы, профессор, Русия Фәннәр академиясе академигы Иван Стилиди сүзләренчә, бу – аның клиник тәҗрибәсендә очраган иң зур шеш. Ир-атның бөтен корсак куышлыгы, бар әгъзалары умырткалыкка кысрыкланып калган булган. 55 сантиметр зурлыктагы яман шешне алу өчен хирурглардан зур көч таләп ителгән. Яхшы физик формадагы өч табиб шешне өч сәгать дәвамында тотып торган. Шеш белән бергә ирнең артык тән тиресен дә кисеп алганнар. Хәзер авыру тернәкләндерү уза, диелә.

Комментарии