Хәстәрен күрә

Хәстәрен күрә

«Лента.ру»: Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон, коронавирус эпидемиясе булу сәбәпле, 2 елга җитәрлек азык-төлек әзерләп куярга кушкан. Хөкүмәтнең чираттан тыш оператив утырышында президент «һәр гаиләгә ике еллык азык запасы булдыруны кайгыртырга, президент җирләрендә теплицалар төзергә» дип сөйләгән. Шулай ук он, үсемлек мае һәм дөге җитештерүне арттырырга чакырган. Рәсми статистика буенча, Таҗикстанда коронавирус әлегә бер кешедә дә юк.

Бизнес – чакырылмаган кунак

«Новые известия»: Алтай крае губернаторы Виктор Томенко бизнес вәкилләренә турыдан-туры ярдәм күрсәтмәячәген әйткән. Ярдәм сораучы эшмәкәрләрне чакырылмаган кунакка тиңләгән. «Край казнасында акча болай да юк. Монда элегрәк планлаштырган эшләргә дә акча җиткереп булмый әле, ә безгә тагын ниндидер йөкләмәләр алырга кушалар», – дигән ул.

Нәрсәгә әзерләнәбез?

«Бизнес Онлайн»: «Хәзерге вакытта Русиядә кертелгән режим бик сәер. Хакимиятнең кулында билгеле бер вакытта гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен чикләп тору мөмкинлеге бирә торган рычаглар бар – әйтик, карантин, ЧП яки ЧС режимнары кертә алалар. Тик безнең ил «югары әзерлек» режимында кала бирә. Һәм бу мантыйкка сыеп бетми. Әле бернәрсә дә булмады, дип әйтергә телиләр мәллә? Эпидемия җәелә, көн саен меңнәрчә зарарлану очрагы теркәлә, ә без һаман да әле нәрсәгәдер югары әзерлек режимында. Бу бик сәер» («Агора» халыкара хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков).

Бер милли университет белән генә булмый

«Яңа Гасыр» телеканалы, «Ком сәгате» тапшыруы: «Милли университет кирәк, әлбәттә. Әмма бер милли университет кына безнең татар милләтен коткарып кала алмас. Мисал өчен, мин мәгариф министры булган чорда ел саен 30 мең бала татар мәктәбен тәмамлый иде. Без аларның күпмесен ала алабыз? Бер меңе – монда, ике меңе – тегендә. Шул 5-6 меңнән дә артык ала алмыйбыз. Димәк, безнең югары уку йортлары да татарча төркемнәрне хәзерләвен дәвам итәргә тиеш. Шулар булганда, татар мәктәпләрен тәмамлаучылар югары белемнәрен үз телендә алачак. Һәм милләтебезнең белемле квалификацияле кадрлары артачак. Менә шулай итеп, без милләтне, халкыбызның киләчәген саклый алырбыз» (Татарстанның элекке мәгариф министры, профессор Васил Гайфуллин).

Комментарии