«СЕЗ НӘРСӘ, УРЫС ТҮГЕЛ МӘЛЛӘ?»

«СЕЗ НӘРСӘ, УРЫС ТҮГЕЛ МӘЛЛӘ?»

«Интертат»: Узган атнада интернетта бер ханымның «Я ­– русский» дигән җырга мәктәп укучыларын кулларын күтәрергә мәҗбүр иткән видеосы таралды. Ханым Шаманның «Я – русский» җыры яңгыраганда, укучыларга кулларын күтәрергә һәм «Я – русский» дип кабатларга куша. Бу вакыйга «Озын тәнәфес» бәйгесенә әзерлек вакытында булган. Видеода күренгәнчә, педагогик хезмәткәр «Я – русский» сүзләрен «Сез – Русия Федерациясе гражданнары» дип аңлата. Аннары кулларын күтәрмәгән яки ханымның сүзен тыңламаганнарга: «Сез нәрсә, урыслар түгел мәллә?» – дип дәгъва белдерә. «Мин аңлыйм кемнеңдер урыс булмавын, әмма гражданнармы, юкмы? Юкмы? Алайса тиз арада эмиграциягә!» – ди. Шулай ук: «Монда патриотлар азмы әллә?» – дип тә укучыларны шелтәли. «Кулларны югары күтәрегез! Югарыга – НАТОга булырга тиеш», – дип тә өсти. Укучылар арасында хиҗаплы кыз да күренә. Әлеге видеоролик 186нчы лицейда төшерелгәне ачыкланды. Лицей директоры Азит Җамалдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә видеоның эчтәлеге дөреслеккә туры килмәвен аңлаткан. Аның фикеренчә, бу... видеомонтаж икән. «Бу – көндәшләр эше, чөнки шәһәр бәйгесендә көрәш барды. Без анда җиңдек. «Я – русский» – гомумхалык җыры. Балалар аны сайлады. Педагог безнеке түгел. Ул – өстәмә белем бирү педагогы. Без аны номер куярга чакырдык», – дигән директор. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин, тикшерүне сорап, мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллинга мөрәҗәгать иткән.

ГИМН ТЫҢЛАГАНДА БАСАРГА!

«Ведомости»: Кырым башлыгы Сергей Аксёнов, Русия гимны уйнаганда торып басмаган кешеләрне гражданлыктан мәхрүм итәргә кирәк, дип белдергән. «Әгәр син торып басмыйсың, дәүләт символларын – әләмне, гимнны хөрмәт итмисең икән, нәрсәгә сиңа гражданлык?! Әйдәгез, судта гражданлыктан мәхрүм итә торган булыйк», – дип сөйләгән ул «Крым 24» телеканалы эфирында. Мондый белдерү ясарга Калуга депутатының гамәле сәбәп биргән. Элегрәк «Калужские новости» язганча, өлкәнең Малоярославецк район җыены депутаты Александр Лепендин хакимият башлыгы җыелышы башланыр алдыннан уйнаган гимн вакытында утырган җиреннән тормаган. Соңыннан «тренировкадан соң аякларым авыртты, шуңа баса алмадым» дип аңлаткан. Ә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алганда, «бар көчен туплап» торып баскан. Лепендинны хәрби комиссариатка этика буенча комиссиягә чакыртканнар.

Соңгы вакытта гражданлыктан мәхрүм итү турындагы тәкъдимнәр еш ишетелә башлады. Күптән түгел генә гражданлык тумыштан бирелмәгән һәм Русия армиясенең абруен какшаткан кешеләрне мәхрүм итү турында тәкъдим булды. Элегрәк кайбер депутатлар чит илләргә китеп барган кешеләрнең Русия паспортын тартып алырга кирәк дип белдергән иде.

ДЕМОГРАФИЯГӘ ДЕПУТАТЛАРДАН ӨЛЕШ

Ura.ru: Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин депутатларны күбрәк бала алып кайтырга өндәгән. Ул урынбасары Анна Кузнецовага күпбалалы гаиләләр турында закон проектын әзерләү буенча эшне оештырырга кушканда: «Үзегездән башлагыз, коллегалар!» – дигән. Дөрес, Володинның сүзләре тиешле нәтиҗәне бирмәс, ахрысы. Ник дигәндә, депутатларның күпчелеге бала табу яшеннән узган. 2021нче елның октябренә Дәүләт Думасы депутатларының уртача яше 53 булган (бу статистиканы ел ярым элек Володин үзе үк әйткән иде). Ир-ат депутатларның уртача яше – 53,4, хатын-кызларныкы – 51,8. Хәзерге чакырылыш Думада 450 депутатның 7се генә 30 яшьтән яшьрәк, 30-39 яшьлекләр – 53, 40-49 яшьлекләр – 115.

«АЙФОН» ЯРАМЫЙ

«Коммерсантъ»: 1нче апрельгә Русия президенты хакимиятенең эчке сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәткәрләре «Айфон»нарын башка смартфоннарга алыштырып бетерергә тиеш. Президент хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко шуның хәтле вакыт биргән. «Айфон»нарны чит ил белгечләре ватып керергә һәм шпионаж максатларында кулланырга мөмкин, дип шикләнәләр. Аның урынына «Android» операцион системалы, Кытайда җитештерелгән яки Русиянең «Аврора» телефоннарын куллану киңәш ителгән. Кремльгә якын чыганак белдергәнчә, шушындый ук чикләү төбәк хакимиятләрендә эчке сәясәт белән шөгыльләнүче чиновникларга да кагылырга мөмкин.

«РӨХСӘТ» ДИГӘН ЗАКОНЫ КИРӘК

«Москва 24»: Ингушетия депутатлары мөслимәләргә белем бирү йортларында хиҗаптан йөрергә рөхсәт бирә торган закон проекты әзерләгән, аны Дәүләт Думасына кертергә җыеналар. «Безнең республикада, әлбәттә, мондый проблема юк һәм була да алмый, ләкин Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче мөслимәләр теге яки бу уку йортында хиҗаптан йөрергә рөхсәт итмәүләреннән зарлана. Русия уку йортларында яулыктан йөрергә ярамый дигән закон юк. Ләкин хәзерге федераль канун буенча, уку йорты җитәкчеләре ничек киенеп йөрисен үзләре билгели ала. Кайбер төбәкләрдә бу хокуктан явызларча файдаланалар, хиҗап киеп йөрүне тыялар», – дип аңлаткан законның кирәклеген Ингушетия парламенты рәисе урынбасары Аза Хашиева.

ДРКБ – РЕКОРДЛАР КИТАБЫНДА!

«Татар-информ»: Татарстанның Балалар республика клиник больницасы (ДРКБ) 2018нче елда уздырган операция белән Русия рекордлар китабына кертелгән. Бу хакта больницаның матбугат хезмәте белдерде. Республика медицинасы тарихында беренче шундый очрак! Ул вакытта клиникада авырлыгы 5 килограммнан аз гына зуррак ике айлык сабыйның кулбашы артериясенә уникаль операция ясаганнар: анда тумыштан килгән аневризм булган, беләге һәм кул чугына хәрәкәтсез калу куркынычы янаган. Хәзер бала үзен яхшы хис итә. Дөньяда мондый операцияләрнең 14 очрагы гына билгеле, анда да иң кечкенә авыруга 6 ай булган, ди.

Комментарии