КАНИКУЛНЫ КЫСКАРТЫРГА

КАНИКУЛНЫ КЫСКАРТЫРГА

«Независимая газета»: Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) белгечләре мәктәп укучыларының җәйге каникулын кыскартырга тәкъдим иткән. Бездә җәйге каникул башка илләрдәгедән озынрак – 14 атна. Бу вакытта һәм мәктәп, һәм гаилә контроле йомшара, шул сәбәпле балаларның гомеренә куркыныч тудыра торган җәрәхәт алу очраклары да арта. Белгечләр ачыклаганча, Русиядә 5-9 яшьлек балаларның ел буена туры килә торган уртача үлем күрсәткече җәен 21 процентка, 10-14 яшьлекләрнеке – 32 процентка, 15-19 яшьлекләрнеке 19 процентка артып китә. Тикшерелгән илләрнең күпчелегендә бу сезонда балаларның үлем күрсәткече түбәнрәк булып чыккан. Чагыштыру өчен, Италиядә җәйге каникул – бездәге кебек 14, Болгариядә – 13,5, Испания һәм Польшада – 13, АКШ һәм Финляндиядә – 10,5, Норвегия һәм Франциядә – 8, Германия, Дания, Нидерландта – 6, Австралиядә 5 атна дәвам итә.

ИСЕМ АЛЫШТЫРМАКЧЫЛАР

«РИА Новости»: Узган елның ноябрь ахырында Украина Президенты Владимир Зеленский сайтында Русияне – Московия, Русия Федерациясен Мәскәү Федерациясе дип үзгәртү турында петиция барлыкка килгән иде. Ул рәсми рәвештә карау өчен кирәкле тавышны (25 мең) җыйган. Кагыйдә буенча, хәзер җәмәгатьчелек тәкъдименә ил башлыгы рәсми җавабын бирергә тиеш. Русия Дәүләт Думасы депутатлары исем алыштыруны «сафсата», «наданлык» дип атаганнар, җавап рәвешендә, Украинаны Бандерштат дип атарга тәкъдим иткәннәр иде.

КОРАЛЛЫ ЗАТЛАР МӘЧЕТКӘ КИЛГӘН

E1.RU: Екатеринбургта Репин урамындагы мәчеткә намаз вакытында полиция хезмәткәрләре килеп, һавага ут ачкан, мөселманнарның документларын тикшерә башлаган, күбесен автобусларга төяп алып киткән. Вакыйга урыныннан видео интернетка урнаштырылды. Аннан күренгәнчә, мөселманнар мәчеткә кермичә, намазны урамда укый. Шул вакыт кораллы тәртип сакчылары килеп, аларны уратып ала башлый, куркыныч җинаятьчеләрне саклагандай каравыллап тора, кешеләр намазны туктатмый. Укып бетергәч, мөселманнарның бер ише кача, калганнарын автобуска төяп, участокка алып китәләр. Эчке эшләр министрлыгының Свердловск идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Валерий Горелых әйтүенчә, бу «планлы профилактик чара» булган. Аның максаты – илдә яшәү рөхсәте булмаган мигрантларны ачыклау, дигән ул.

ТУРЫ САЙЛАУ БЕТЕРЕЛДЕ

«Рамблер»: Новосибирскида мэрны турыдан-туры сайлап кую бетерелгән. Җирле депутатларның күпчелеге шул хактагы закон проектын хуплап тавыш биргән. Хәзер шәһәр башлыгын конкурс нигезендә махсус комиссия билгели торган булачак. Мэрны халык үзе сайлый ала торган шәһәрләр бармак белән санарлык кына калды: Мәскәү, Санкт-Петербург, Якутск, Абакан, Анадырь, Улан-Удэ һәм Хабаровск. Томск бу исемлектән әле күптән түгел генә төшеп калды: өлкә думасы 2022нче елның 27нче октябрендә мэрны турыдан-туры сайлап куюны гамәлдән чыгарды. Ә Улан-Удэ туры сайлауны 2015нче елда кире кайтарган иде.

УТТА ЯНМЫЙ, СУДА БАТМЫЙ

«Бизнес-Онлайн»: Санкт-Петербург галимнәре утта янмый, суда батмый торган тукыма уйлап тапкан. Ачыш белән Русия Фән һәм югары белем министрлыгы уртаклашкан. 450 градус эссегә чыдам җепселләр бар иде инде, тик аны төрле төсләргә буяп булмаган. Галимнәр менә шушы проблеманы хәл иткән, алар уйлап тапкан тукыманы теләсә нинди төскә буяп була, җитмәсә, чыдамлылыгы да арткан: эшкәртелгән материалга 80 градус салкыннан алып, 540 градус эссегә кадәр бернәрсә дә булмый, ди. Бу эшләнмә махсус хезмәтләргә эш киемнәре, шулай ук җиһаз һәм идән япмалары тегү, автомобиль салонын тышлау өчен ярап куячак, дип аңлатканнар.

МӘКТӘПЛӘРГӘ – ГРАНАТА ҺӘМ АВТОМАТ

«Фонтанка»: Прокуратура Санкт-Петербург шәһәре Үзәк районының алты мәктәбенә тормыш иминлеге нигезләре фәне кабинетына гранаталар һәм Калашников автоматлары алып куярга кирәк дигән күрсәтмә чыгарган. Мәгариф министрлыгының 2022нче елның сентябрендә кабул ителгән яңа боерыгы нигезендә, хәзер һәр белем бирү учреждениесендә «өйрәтү һәм тәрбияләү әйберләре» булырга тиеш. Моңа корал саклый торган сейф, радиация-химия разведкасы уздыру өчен мини-лаборатория, дозиметр, агулы газларны үлчи торган җайланма, саклаучы костюм, граната макеты, Калашников автоматы макеты һәм өйрәнү өчен ядрәләр, ату тренажеры һәм башка әйберләр керә. Аларны 10-11нче класс укучылары башлангыч хәрби әзерлек дәресендә кулланачак. Кирәкле инвентарьны сатып алу өчен район бюджетыннан 23 млн сум акча тотачаклар.

ҖӘЗА КАТЫЛАНЫРГА МӨМКИН

«Говорит Москва»: Русия армиясенең абруен төшергән өчен җәзаны кырысландырырга мөмкиннәр. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Олег Матвейчев радио эфирында әйткән. «Күп кенә кешеләр, бигрәк тә массакүләм матбугат чаралары нигезсез тәнкыйтьтән баш тартты. Бу яктан караганда, һава чистарып китте. Тик барыбер армиянең абруен төшерүчеләр бик күп әле. Аларны, күрәсең, штрафлар куркытмый. Җаваплылыкны арттыру һәм киңрәк җәелдерү мәсьәләсен күтәрербез, ахрысы. Безнең хәрбиләр тылда үзләренең абруен төшерүләрен сизмәскә тиеш, моңа юл куя алмыйбыз», – дигән ул. Русия армиясе турында ялган мәгълүмат тараткан өчен җинаять җаваплылыгы кертү турындагы законны Путин 2022нче елның мартында имзалады. Аның буенча 5 млн сумга кадәр штраф яки 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Әгәр ялган мәгълүмат авыр нәтиҗәләргә китергән булса, 15 елга кадәр иректән мәхрүм итә алалар.

Комментарии