Җанисәп катлаулы

Җанисәп катлаулы

«Шәһри Казан»: «Элек җанисәп кәгазьләрендә «сезнең милләтегез» һәм «туган телегез» дигән төгәл ике сорау бар иде. Хәзер – катлаулы. Милләт дигән графада берничә этник төркемне күрсәтергә була. Кыскасы, берничә каттан торган милләт килеп чыга. Башта «урыс телен беләсезме», «тагын нинди телләр беләсез», аннары гына «туган телең нинди?» дип сорыйлар. Бигрәк тә катнаш никах белән яшәүчеләр, «өченче этаж»га килеп җиткәнче, туган телен онытырга мөмкин. Аннары туган тел – ана теле генә дип уйлау да дөрес түгел. Аналарның күбесенең теле урыслашкан. Туган тел ул – син, мин сөйләшкән генә түгел, бөтен милләт, борынгы бабаларыбыз, күршеләребез сөйләшкән тел» (тарихчы, этнолог Дамир Исхаков).

«Дуслыгын» өзгән

«Бизнес Онлайн»: Дмитрий Медведев, Хөкүмәт рәисе вазифасыннан киткәннән соң, инстаграмда хөкүмәт белән «дуслыгын» өзгән. Элек хөкүмәтнең рәсми аккаунтына (government_rf) язылган булса, хәзер язылмаган дип тора. Ә менә хөкүмәт һаман да элеккеге премьер Медведевка язылган килеш тора.

Ана капиталына яман сүз әйтмәгез!

«Эхо Москвы»: Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин модель һәм алып баручы Алена Водонаеваны 100 млн сум штрафка тартырга тәкъдим итте.

Водонаева үзенең инстаграм сәхифәсендә: «Өч бала өчен бер миллион сумнан бераз гына күбрәк акча. Яшь гаиләләр хәзер шуның хәтле алачак һәм президентның төп баш бәласен – демография проблемасын хәл итәргә тиеш булачак. Балаларны 4нче класска хәтле бушлай ашатачаклар да, 7 яшьләренә хәтле 5 меңнән 11 мең сумга хәтле пособие дә түләячәкләр. Тик бу өстәмә акча бер яшәү минимумыннан азрак керем алучыларга гына түләнәчәк. Әйтик, кайдадыр Пензада 2 баласы булган гаиләнең 40 мең сум кереме бар икән, аларга бу пособие тәтеми. Демография проблемасы – ана капиталы күләмендә түгел, русиялеләрнең яшәү дәрәҗәсендә. Бу миллион сум, әгәр кешеләр хәерчелектән туеп, шушы миллион өчен генә бала алып кайта башласалар, киләчәк буынның башына җитәчәк әле. 5 мең сум да, 11 мең дә, мәктәптәге бушлай кайнар ризык та коткарып кала алмаячак. Балаларын һәм үзләрен туендыру өчен, кешеләр кредит алачак һәм аны буыннан-буынга түләп барырга мәҗбүр булачак. Бездә балалар бакчалары, мәктәпләр, медицина, белгечләр җитмәү проблемалары бар. Нинди бала табу ди, кадерле дуслар?» – дип язган иде.

Володин аның бу сүзләре ил гражданнарын мыскыл итә дип тапкан, «Түләсен. Икенче юлы сөйләнмәс», – дигән.

Япон сумосын кытайларга яраклаштырмыйлар

«Ватаным Татарстан»: «Көрәштә динамика, тамашачыны җәлеп итәргә кирәк, алар «ух» дип карап утырсын, алайса, бер-берсенең биленә сөлге салалар да этешеп-төртешеп йөриләр, дип безнең башны катыралар. Легендар көрәшчебез Рәшит Сәмигуллин бик акыллы фикер әйтте әле: алар да көрәшә дип, японнарның сумо кагыйдәләрен кытайлыларга яраклаштырмыйлар бит. Кайбер көрәш төрләрендә нәрсә эшләгәннәрен мин, гомумән, аңламыйм. Бездә каерып алып ыргыталар, матур итеп әйләндереп төшерәләр. Минемчә, безнең көрәш бик матур» (Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов).

Комментарии