ТҮРӘЛӘРГӘ ДӘ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРДӘ УТЫРАСЫ

ТҮРӘЛӘРГӘ ДӘ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРДӘ УТЫРАСЫ

 

«Коммерсантъ»: Татарстан Дәүләт Советы «Татарстанның дәүләт һәм җирле үзидарә оешмалары эшчәнлеге хакында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирү турында»гы канунга үзгәрешләрне кабул итте. Депутатларга документны республиканың цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, хәзер дәүләт һәм муниципаль оешма түрәләренең үз сайтлары гына түгел, социаль челтәрләрдә сәхифәләре дә булырга тиеш. Бу хакимиятнең ачык булуын арттыру өчен кирәк. Элегрәк Русия Думасы да шундый ук федераль канун кабул иткән иде. «Бердәм Русия» депутаты Лотфулла Шәфигуллин дәүләт хезмәткәрләре нинди социаль челтәрләрдә утырачак, дип кызыксынды. Министр, Русия хөкүмәте боерыгы буенча, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» турында сүз бара, диде.

ЯҢА ЕЛ ТАБЫНЫ КЫЙММӘТЛӘНӘ

«РБК»: Росстат мәгълүматы буенча, бер ел эчендә оливье салатының уртача бәясе – 8,53, ә «тун астындагы балык»ныкы 5,5 процентка арткан. Моны салатларны әзерләү өчен кирәкле әйберләрнең уртача бәясеннән чыгып исәплиләр. Быел оливье – 480,7, ә «тун астындагы балык» 224,7 сумга төшәчәк. Иң күпкә кыйммәтләнгән ризыклар: яшел борчак һәм маринадланган кыяр (18), майонез (14,4), колбаса (7,8), сельд балыгы (18,39%).

ТАСМАНЫ МЫСКЫЛЛАРГА ЯРАМЫЙ

«Известия»: 20нче декабрьдә ДәүДума Георгий тасмасын Русиянең хәрби даны һәм 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүе символы буларак канунга беркетә торган закон проектын өченче укылышта кабул итте. Хәзер тасманы халык алдында мыскыл иткән өчен административ яки җинаять җаваплылыгы янаячак. Закон проекты авторлары тәкъдиме буенча, юридик затка – 3-5 млн сум штраф, ә физик затка 3 млн сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы карала, диелде.

ЯПОННАР ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘ

«Сөембикә» журналы телеграм-каналы: Япониядә японча татар теле дәреслеге нәшер ителгән. Авторлары – үзләре дә татар телен өйрәнгән, исемнәре Татарстанда да яхшы таныш булган Юто Хишияма белән Мадзуки Сакурама-Накамура. Алар Япониядә теләге булганнарны татар теленә өйрәтә иде инде. Менә хәзер дәреслек чыгарганнар. Ул 20 дәрестән тора. Диалог, лексика һәм грамматика бүлекләре бар. Диалог геройлары – Казанда укучы япон егете Юки һәм аның дусты Лилия. Диалогларда Казандагы тормыш өчен, аеруча студент тормышы өчен кирәк булган лексика җыелган. Дәреслек ярдәмендә татар телендә якынча 1200 төп сүз өйрәнеп була. Моңарчы татар телен өйрәнергә теләүче японнар, японча дәреслек булмау сәбәпле, башта рус яки төрек телләрен өйрәнергә мәҗбүр булган.

ЮЛ ЧИСТАРТКАН ӨЧЕН – ҖӘЗА

«Российская газета»: Суд Мордовиянең Кадошкино район үзәгендә яшәүче Игорь Рогожинны бер ел сынау вакыты белән ярты елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Аның «җинаяте» – халык соравы буенча, өч авылны тоташтыра һәм урман эченнән уза торган грунт юлны чистартуы, моны хакимияттән рөхсәт алмыйча эшләве. Бу юл 30 елдан артык каралмаган. Ел ярым элек өч авыл халкы аны үзләре чистартырга уйлаган, чөнки аннан район үзәгенә – 6,5 кенә км, ә төп юлдан 21 км икән. «Ашыгыч ярдәм» яки янгын сүндерүчеләр чакыртырга туры килсә дә, грунт юлдан тизрәк килеп җитәләр. Эре агрохолдингның җирле бүлекчәсе башлыгы Игорь Рогожин исеменә рәсми хат юллаганнар, юлны чистартуда ярдәм итүен сораганнар. Рогожин якташларына бушлай техника һәм кешеләр биргән. Юлны чистартып бетерә язганда урманчы һәм полиция килеп чыккан... Рогожинны законсыз рәвештә урман кисүдә гаепләгәннәр, юлны чистартканда бульдозер 33 агачны аударган икән (аларның өчесе генә – диаметры 30 сантиметрдан зуррак агач, калганнары – үзләре тишелеп чыккан яшь үсентеләр). Башта чиновниклар урман эчендә юл булуын бөтенләй танырга да теләмәгән, бу эшкә матбугат катнашып киткәч кенә таныганнар, җинаять эше ачылганнан соң гына документларга үзгәреш кертеп, грунт юл –урман фонды территориясе, дип язып куйганнар. Гаепләүче «җинаять» кылучыга башта 3,5 ел колония җәзасы бирүне сораган булган. Рогожин гаебен танымаган, авыл халкы да аны яклап чыккан.

БАЛАЛАРНЫ ЭШЛӘТЕРГӘ РӨХСӘТ БИРМӘКЧЕЛӘР

«Ватаным Татарстан»: Хәзер мәктәпләрдә укучыларны эшкә җәлеп итәргә ярамый. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова, әти-әниләрнең ризалыгы белән, балаларга эшләргә рөхсәт итәргә кирәк, дип, «Мәгариф турында»гы Законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим иткән. Депутат әйтүенчә, хәзерге вакытта класс бүлмәсен җыештырган саен укытучы әти-әнидән ризалык сорарга тиеш. Төзәтмә кабул ителгән очракта әти-әниләрдән бер мәртәбә – бала укырга кергәндә ризалык алу да җитәчәк. «Моннан ике ел элек мәктәп яны бакчасына җир казырга алып чыккан өчен 10нчы класс кызлары минем өстән прокуратурага шикаять язды. Кабинетыма кереп: «Ник сез безне эшләтәсез?» – дип видеога төшерделәр. Бакчада үскән әйберне өйгә ташыганым юк, кәбестәсен дә, башкасын да табынга куябыз бит, дип аңлаттым. Юк, без кәбестә ашамыйбыз, диләр. Шуннан соң тикшерүчеләр: «Нишләп законны бозасыз?» – дип мине тикшереп йөрде. Тагын бер малай бар иде әле. Бакчага чыга да, закон буенча мин эшләргә тиеш түгел, дип тик басып тора. Бу депутат тәкъдименең файдасы бар дип уйлыйм. Ләкин бу әле ярты гына адым. Хезмәт тәрбиясен болай гына кайтарып булмый», – дип сөйләгән Биектау районы, Дөбьяз мәктәбе директоры Ринат Хәсәнов.

 

Комментарии