- 20.11.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №47 (21 ноябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«ИНТЕРТАТ»: «Сәкинәне республика халкы белә, чөнки бергә гаилә корып яши башлавыбызга 57 ел. Безнең бөтен эшебез, тормышыбыз халык күз алдында. Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Ул аш бүлмәсенә соңгы көннәренә кадәр берәүне дә кертмәде. Авырган чакта да – йөри аламы, юкмы, гел үзе ашарга әзерләп, мине эшкә озатып җибәрә иде. Андый әйберләр онытыла торган түгел (дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиеваның җеназасында).
Татар телен өйрәнәбез – бетте-китте!
«Азатлык»: «Татарстанда яшибез икән, татар телен дә өйрәнергә тиешбез. Мин үзем дә мәктәптә татар телен өйрәндем. Шактый яхшы аңлыйм. Ирем дә татар телен өйрәнә. Мин татарчаны аңлыйм гына, ә ул инде сөйләшергә маташа. Ул да, мин дә эшмәкәр, безгә татар теле бик кирәк. Мин җитәкләгән бизнес кешеләргә хезмәт күрсәтүгә корылган. Клиентларыбыз арасында татарча гына сөйләшүчеләр дә бар. Алар белән ничек тә аңлашырга кирәк. Телләр белү керемне арттыра. Мәктәп программасында татар теле дәресе булырга тиеш. Ирем белән, балаларыбыз татар телен укыймы, юкмы, дип баш ватмадык, хәтта бу мәсьәлә уңаеннан фикер алышырга кирәк дип тапмадык. Аны канун буларак кабул иттек. Татар телен өйрәнәчәкбез – бетте китте (эшмәкәр Светлана Гаранина. Аның кызы Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясендә белем ала).
Мәктәпкә ирләрне кайтарырга кирәк!
«Бизнес Онлайн»: «Көчле педагогларны мәгариф системасына кайтарырга кирәк! Ирләрне кайтарырга! Хәзер мәктәпләрдә ирләр бөтенләй калмады диярлек. Өйдә баланы әниләр һәм әбиләр тәрбияли, мәктәптә дә хатын-кызлар гына. Ә мәктәптә «мужик» кайда? Юк ул – барысы да депутат һәм министр булып беттеләр» (Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов Мәскәүдә узган милли телләр форумында).
Комментарии