ХАЛЫК УРАМГА ЧЫГУДАН ТУКТАМЫЙ

ХАЛЫК УРАМГА ЧЫГУДАН ТУКТАМЫЙ

«Эхо Москвы»: 18нче октябрьдә Хабаровскида элеккеге губернатор Сергей Фургалны яклап уза торган митингларның йөзенчесе үтте. Кеше саны кимесә дә, һава торышына да, төрлечә кысрыклауларга, көч куллануларга да карамастан, халык менә инде 100 көн, 11нче июльдән башлап, урамга – тыныч каршылык чарасына чыга. 10нчы октябрь көнге акциядә иң күп тоткарлаулар, халыкны көч кулланып куып таратулар теркәлгән – кешеләр шуннан соң да чыгудан туктамады. Русия тарихында мондый хәлнең булганы юк иде әле.

ЧЫГЫМНАРНЫ НИЧЕК КИМЕТЕРГӘ?

«Известия»: Русия Финанслар министрлыгы Куркынычсызлык советына кораллы көчләргә чыгымнарны киметү буенча тәкъдимнәр юллаган. Штаттагы хәрбиләр санын 10 процентка киметергә – тәкъдимнәрнең берсе шул. Якынча 100 мең хәрби хезмәткәр турында сүз бара. Моңа ирешү өчен, булган вакансияләрне киметергә, ә хәрби бурыч үтәү белән бәйле булмаганнарны гражданлык хезмәтенә күчерергә мөмкин, дигәннәр. Болар – медиклар, кадровиклар, юристлар, финансистлар, мөгаллимнәр, тыл хезмәтчәннәре. Чыгымнарны киметү буенча тәкъдимнәр арасында мондыйлары да бар:

– хәрби киемне кию вакытын озынайтырга яки яңа кием урынына акчалата компенсация бирү кертергә;

– контрактникларны кыр күнекмәләре вакытында һәм хәрби кизү торганда гына ашау белән тәэмин итәргә.

ИКМӘК БУЛМАСА, ПИРОЖНЫЙ АШАГЫЗ

«БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ» телеграм-каналы: Росбанк башлыгы Илья Поляков ипотекага беренчел кертемне ничек тупларга икәнен өйрәткән. Моның өчен ай саен 30 мең сумга якын акчаны аерып куеп барырга кирәк, дип сөйләгән банкир «РИА Новости»га. Иң еш очрый торган (модаль) хезмәт хакы 23500 сум булган Русиядә моны ничек эшләргә икәнен генә әйтмәгән. Француз патшабикәсе Мария-Антуанеттаның «халыкның ашарга икмәге юк» дигәнгә: «Ипиләре булмаса, пирожный ашасыннар», – дип әйтүе кебек булган инде бу.

БИТ ЯСЫЙМ ДИП КҮЗ «ЧЫГАРУ»

«Татарстан» ДТРК: Косметологка барганнан соң, Казанда яшәүче Лия исемле кызны больницага салырга туры килгән. Ялган косметологның документлары да, препараты да, препаратны кадау өчен хокукы да булмаган. Лия өйдә эшли торган косметолог турында социаль челтәрләр аша белеп ала, битен тарттыра торган процедурага бара. Шул ук көнне кызның бите шешә, күзләре йомыла башлый, күз күрүе начарлана. Табиблар Лиягә «бит нервы ялкынсыну» дигән диагноз куя. Больницада ачыкланганча, иньекцияне сертификатсыз препарат белән ясаганнар. Моны эшләгән косметологның лицензиясе дә юк икән. «Татарстан» ДТРК хәбәрчесе әлеге «доктор»ны башка сәхифәсе буенча эзләп тапкан. Елена исемле косметолог үзенең 17 ел хезмәт стажы булуын әйтә. «Мондый кызга хезмәт күрсәтмәдем. Ул – акча таләп итүче, шантажчы. Процедураны нәкъ менә безнең клиникада ясатуы турында килешүне, чекны күрсәтсен. Исбатланмаган килеш гаеп таккан өчен штраф – 2 миллион сумга кадәр», – дигән ул.

ЧИКЛӘҮЛӘР КЕРТЕЛДЕ

«Азатлык» (Ят агент): Европа берлеге, Навальныйны агулауга бәйле рәвештә, Русиягә чикләүләр кертте. Алар алты түрәгә һәм бер оешмага кагыла. Исемлеккә ФСБ башлыгы Александр Бортников, президент идарәсе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко, президент аппаратының эчке сәясәт департаменты башлыгы Андрей Ярин, Русия саклану министрының ике урынбасары һәм президентның Себер федераль округында вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло керде. Европа берлеге хәбәрендә Навальныйны агулау президент идарәсе белән килештереп эшләнгән булырга мөмкин, диелә. Шулай ук бу җинаять ФСБ һәм җирле хакимиятләр булышлыгы белән кылынган булырга мөмкин, дип саный Европа берлеге вәкилләре. Саклану министрлыгы түрәләре бу исемлеккә әлеге министрлык Русиядә химик коралны юк итү өчен җавап бирүе өчен кергән. Чикләүләр шулай ук органик химия һәм технология фәнни-тикшеренү институтына карата да кертелә. Европа берлеге вәкилләре «Новичок» шушы институтта эшләп чыгарылган дип саный. Чикләүләр кертелгән затларга Европа берлегенә керү тыела, аларның Европа берлегендәге активлары туңдырыла.

Комментарии