- 19.11.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №46 (20 ноябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Интертат»: «Угра елгасында кара-каршы тору, ягъни «татар-монгол изү»е тәмамлану көнен бәйрәм итү – бик зур ахмаклык, чынлыкта, бу милләтара каршылыклар, кирәкмәгән фикер алышулар китереп чыгара. Чөнки бер яктан – без бердәм Русия халкы, аның уртак тарихы бар һәм анда төрле чорлар булган дип әйтәбез. Ә икенче яктан, ахмак инициатива барлыкка килә. Әлеге инициатива авторларына Русиянең демографик составын һәм үзләрен татар дип атаган күпме кеше барлыгын игътибар белән карарга кирәк» (политолог Марат Бәширов).
Тел югала, дип еладык
«Азатлык»: «2017нче елда безгә психологик яктан да авыр булды. Без, эшебезне югалтабыз, дип еламадык. Халык «татар теле укытучылары ул вакытта «эшебез югала» дип еладылар» дигән сүзләр әйтә. Юк, эшне югалтабыз дип түгел, телне югалтабыз, дип еладык. 1980нче елларда туган балалар әле татар телен белә. 2015-2017нче елларда туган балалар татарча белерме соң?..» (Чирмешән районы мәктәбендә 23 ел буе татар телен укыткан, ә 2017нче елда татар теле кыскартылгач, урыс теле укытуга күчкән Наилә Исмәгыйлева).
Комментарии