ЯРТЫЛАШ МИЛЛӘТ БУЛМЫЙ!

«Бизнес Онлайн»: Җанисәп вакытында «милләт» графасына өтер аша берничә милләтне язып була, диделәр. Башта Росстат вәкиле «ничәне язсагыз да, беренчесе генә исәпкә алыначак» дигән иде, аннары, барысы да исәпкә алыначак, дип кеше башын бутадылар. «Берничә милләтне язу – статистика кагыйдәләрен бозу ул. Икеле үзбилгеләнү – фән һәм этнология шөгыльләнергә тиешле нәрсә түгел, ә психиатрия мәсьәләсе. Берничек тә икеле үзбилгеләнү була алмый. «Бераз гына йөкле» булып булмаган кебек, «урыс-татар» да була алмый. Урысча сөйләшә торган татар булырга мөмкин. Яки татарча сөйләшә торган урыс. Ләкин бу синең милли үзбилгеләнүеңне үзгәртми. Ә безгә синең теге яки бу телдә сөйләшүең яки теге яки бу динне сайлавың (мәсәлән, чукындырылган татарлар) сине урыс ясый, дигән фикерне тагарга тырышалар. Бу Явыз Иван чорында кулланылган алымнар. Хәзерге шартларда аларны фәнни дип әйтеп булмый, Мәскәү галимнәре Русиядә яшәүче милләтләрне «юып чыгарырга» тырыша», – дип белдерде бу уңайдан тарихчы Искәндәр Измайлов. 2019нчы елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та: «Яртылаш татар, яртылаш урыс булып булмый. Үзеңнең кем икәнеңне билгеләргә кирәк», – дигән иде.

БАЛАНЫ ЧИТКӘ ҖИБӘРҮ...

ТАСС: Русиядә балаларны чит илгә алып чыгуга үзгәрешләр кертелде – 17нче октябрьдә Эчке эшләр министрлыгының шундый боерыгы үз көченә керде. Яңа кагыйдә буенча, бала чит илгә үзе генә барсын өчен, элеккечә әтисенең дә, әнисенең дә ризалыгы кирәкми, берсенеке генә булса да җитә. Шул ук вакытта ата яки ана кеше баласының чит илгә чыгуын тыя да ала. Гомумән, чит ил дип тә, тәгаен илләрне генә дә күрсәтергә мөмкин. Баласына чыгуны тыйган ата яки ана кеше аны үзе чит илгә алып чыга ала, төп шарт – аның Русия гражданины булуы. Башка ил гражданнарына бу хокук бирелми.

КҮБРӘК БИРӘБЕЗ, АЗРАК АЛАБЫЗ

«Азатлык» радиосы (ят агент): Татарстанга федераль бюджеттан күчереләчәк финанс ярдәме кимиячәк. Киләсе өч ел эчендә аның күләме 11 млрд сумга азаячак. Бу хакта Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт Шурасында республика бюджетына багышланган парламент тыңлауларында хәбәр итте. 2022нче елда Татарстанга федераль бюджеттан 48,8 млрд сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтү каралган. 2023нче елда – 42,6 млрд, 2024нче елда – 37,8 млрд сум бүленәчәк. «Елдан-ел федераль трансфертлар кими, ә безнең чыгымнар арта. Ел саен федераль бюджетка якынча 900 млрд сум күчерәбез. Ни өчен?» – дип гаҗәпләнде Татарстан Дәүләт Шурасының КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов. «Федераль бюджеттан килүче бөтен акчалар да әле билгеләнмәгән. Ул тәгаенләнеп бетәчәк», – дип җавап бирде финанс министры. Моннан тыш, федераль кануннар үзгәрү сәбәпле, Татарстан бюджеты 31 млрд сум керемен югалтачак.

35 ЕЛ «МИЧКӘ»ДӘ ЯШӘГӘН

«Өмет»: РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Омск шәһәрендә тутыккан цистернада 35 ел яшәгән ханымның язмышын үз контроленә алган. Шушы көннәрдә «НТВ» телеканалы Светлана Чернова турында репортаж күрсәткән. Хатынны 29 яшендә үзе кебек берничә хезмәткәр белән, заводтан тизрәк фатир алыр өчен, тулай торактан цистернага – вахтовикларга вакытлыча яшәр өчен бирелә торган «йорт»ка күчерәләр. Әмма СССР таркала, завод ябыла, ул шулай фатирсыз, мичкәдә торып кала. Ялгыз хатынның үз фатирын булдыру өмете бөтенләй өзелә. Светлана Васильевна яшәгән җирен үзенчә җиһазландыра, матурлый, газ үткәрергә дә тырыша. Микрокредит алып, газ котелы сатып ала. Әмма чирләп больницага эләккәч, бурлар аның котелын урлыйлар. Хәзер Светлана Чернова пенсиясеннән 12 мең сум кредит түли, яшәргә 2 мең сумы кала. Александр Бастрыкин аның хокуклары бозылганмы-юкмы икәнен ачыкларга кушты. Соңрак төрле шәһәрләрдән блогерларның акча җыешып, пенсионерга фатир алырга җыенулары әйтелде.

 

ТЕРНӘКЛӘНДЕРӘ БАШЛЫЙЛАР

«Татар-информ»: COVID-19 белән чирләгән татарстанлылар поликлиникада тернәкләндерү курсы уза алачак. Хәзерге вакытта аңа нинди медицина ярдәме керәчәге хәл ителә, дип белдерде ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры урынбасары Гүзәлия Зәкәриева. «Беренче тапкыр Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында амбулатор шартларда тернәкләндерү нормативлары билгеләнә. Коронавирус кичерүчеләр өчен аерым курс кертелә. Аның буенча, процедураларга ким дигәндә җиде тапкыр бару карала. Комплекслы тернәкләндерүнең бәясе 18,4 мең сум дип бәяләнә», – дип сөйләде ул. Моннан тыш, киләсе елда Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында COVID-19 кичергән кешеләрне тирәнтен диспансерлаштыруга аерым чаралар каралган.

Комментарии