ЗӘҢГӘР КҮЛ – КОЕНУ УРЫНЫ ТҮГЕЛ

ЗӘҢГӘР КҮЛ – КОЕНУ УРЫНЫ ТҮГЕЛ

«Интертат»: «Зәңгәр күл дип аталган сулыклар Русиядә бик танылган. Карст чыгу юллары булган, бик тирәндә җир асты сулары белән тукланучы сулыклар бу. Татарстанда өч Зәңгәр күл бар. Безнең республикада аларның табигый кыйммәтен аңлап бетермиләр. Зәңгәр күлләргә дә, Ниагара шарлавыгына караган кебек, карап хозурланырга гына кирәк. Чөнки андый су объектлары Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда бармак белән генә санарлык. Күлләр тирәсендә яшәүчеләрдән еш кына шикаятьләр килеп тора. Бер ягында төзелеш бара, икенче яклап агачларны кисеп киләләр, күлләрдә бихисап кеше, машиналар күлнең ярына ук килеп туктый, дип язалар. Хәтта кайберәүләр шунда машиналарын да юа. Бу вәхшилек, иптәшләр! Зәңгәр күлләр – табигать ясаган картина, тере картина. Без бит картиналарны музейга куябыз. Бездә менә искитмәле табигый объект бар, ул үзе музейга әйләнергә тиеш» (биология фәннәре докторы, профессор Нәфисә Минһаҗева).

ХОКУКЛАР ҮТӘЛМӘСӘ, САЛЫМНАН АЗАТ ИТӘРГӘ

«Бизнес Онлайн»: «Фәкыйрьләргә салым салуны тулысынча гамәлдән чыгарырга кирәк дип саныйм. Мин 90нчы елларда әзерләгән Салым кодексында мондый идея бар иде: әгәр кешенең Конституциядә гарантияләнә торган нормалар буенча торагы һәм шул ук Төп закон гарантияли торган минималь кереме, яшәү минимумы юк икән, аны салымнардан тулысынча азат итәргә кирәк. Хокукларың үтәлми икән, мәҗбүри үтәргә тиешле бурычларың да булмаска тиеш!» (Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, икътисад фәннәре докторы, Русия Фәннәр академиясе фәнни хезмәткәре Иван Грачев).

«МИН КҮПТӘН МИЛЛИАРДЕР БУЛЫР ИДЕМ…»

«Ватаным Татарстан»: «Авторлык хокуклары санга сугылган илдә яшәсәм, мин күптән миллиардер булыр идем инде. Җырлар белән генә дә. Гел популяр, кассовый артистлар белән эшләдем. Күп җырлар хит булды. Хәния, Нәфкать, Айдар, Җәвит… Боларның һәркайсы минем җырлардан гына торган бер концерт эшли ала. Ришат Төхвәтуллин җырлаган «Агымсу» бүген дә иң популяр җырлардан санала. Хәзер бик алай ук түгел инде, бик күп юмористлар егерме ел буена минем әсәрләр белән сәхнәдә йөрделәр. Эшләмәдем түгел инде. Бу әле сәхнә, эстрада өлеше генә. Русия Евросоюзга керергә тырышкан бер вакытта авторлык хокукларын тәртипкә китерә башлагач, миңа ай саен йөзәр мең сум килә торган иде. Хәзер менә биш мең килә. Чуешь разницу? Мин күп эшләдем. Һәм бик алданган, бик таланган кеше инде. Мине илем талый. Халкым ярдәм итә. Китапларымны алып торалар. Мин – бүген иң күп яза һәм иң күп укыла торган кеше. Барыбер үземне миллионер итеп тоям» (язучы Марат КӘБИРОВ).

1 СУМ КОМПЕНСАЦИЯ СОРЫЙЛАР

«Медуза»: Танылган актер Михаил Ефремов китереп чыгарган юл һәлакәтендә үлгән Сергей Захаровның гаиләсе – хатыны, абыйсы һәм кечкенә улы актердан 1 сум компенсация сорый. «Без аны беркайчан да кичермәячәкбез. Символик 1 сум сорап судка дәгъва бирдек. Ефремовның пычрак акчалары безгә кирәкми һәм беркайчан да кирәк булмады. Ул акчалар Сергейны кире кайтара алмый бит. Ләкин безнең судка язган гаризабыз башка кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәр дип ышанабыз», – дип аңлаткан алар бу карарын. Ә Захаровның олы улы Валерий актер Ефремовтан 6,5 млн сум компенсация таләп иткән иде.

МӘЧЕГӘ ДӘ ЙОККАН

Россельхознадзор хезмәте: Төмәндә бер мәчедә коронавирус тапканнар. «Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына караганда, коронавирус хайваннардан кешегә йокмый, әлегә бер генә андый очрак та теркәлмәгән», – дип тынычландыра Россельхознадзорның җирле идарәсе. Мәченең хуҗасына, хайванны ике атна карантинда тотарга, дигән белдерү җибәргәннәр. Май аенда Русиядә 5 яшьлек мәчедә коронавирус табылган, аны да карантинда тотканнар иде инде. Бүгенгә берничә йорт мәчесе һәм этнең, шулай ук зоопарктагы бер юлбарысның COVID-19 белән чирләве мәгълүм. Кытай галимнәре дуңгыз, тавык һәм үрдәккә бу вирус йокмый, дип ачыклаган иде.

Комментарии