БӘРӘҢГЕГӘ ДӘ КЫТЛЫК

БӘРӘҢГЕГӘ ДӘ КЫТЛЫК

 

«РБК»: «Макдоналдс» тиз туклану челтәрен ашык-пошык үзгәртеп, «Вкусно – и точка» дип атаганнан соң күпмедер вакыт үткәч, фри бәрәңгесе бетә икән, дигән хәбәр чыккан иде. Ресторанның генераль директоры Олег Пароев проблеманың сәбәбен аңлаткан. «Барыбызга да билгеле сәбәпләр аркасында, күп кенә чит ил компанияләре, фри бәрәңгесен җитештерүче барлык эре компанияләр дип әйтер идем, Русиягә үз продукцияләрен кертүдән баш тартты. «Макдоналдс»та сатылган бәрәңгенең 85 проценты – Русиядә җитештерелгән, 15 проценты читтән кертелгән булган. Русия бәрәңгесе турында әйтсәк, нәкъ менә безгә кирәкле сортлар җитми. Әле тиешле сортларны үстерү генә аз, аны саклый белергә дә кирәк бит, ә бездә бу яктан да кыенлыклар җитәрлек. Русиядә бәрәңгене тиешле стандартларда кыздыра торган бер генә фабрика бар – «Макдоналдс» гарантиясе буенча төзелгән, елына 100 мең тонна фри җитештерә торган фабрика», – дигән ул. Пароев сүзләренчә, Русиядә фри бәрәңгесенә ихтыяҗ елына 150-170 мең тонна тәшкил итә.

МИЛЛИАРДЕРНЫ ЭЗЛИЛӘР

«Коммерсантъ»: Татарстан Тикшерү комитеты танылган миллиардер Алексей Семинны федераль һәм дәүләтара эзләүгә биргән. Тикшерүчеләр фаразлавынча, «Капитал-Траст-Инвест» идарә итү компаниясендә эшләүче билгесез затлар (әлеге компания – нигез салучысы Семин булган ASG инвестицияләр төркеме контрольлегендә) Казанның Карл Маркс урамы, 17нче йорт һәм Лобачевский урамы, 3/24нче йорт адресы буенча урнашкан тарихи биналарны – мәдәни мирас объектларын төзекләндерергә тиеш булган. Ләкин төзекләндерү барышында җимерү, эчке һәм тышкы якта предметлар югалу фактлары ачыкланган. Экспертиза бәяләмәсенә караганда, 34,5 млн сумлык зыян салынган. Бу факт буенча тикшерү эше 2021нче елның августында ук ачылган иде инде. Алексей Семинга хәзер генә гаепләү белдерелгән (РФ Җинаять Кодексының 243нче «Мәдәни мирас объектларын юкка чыгару яки аларга зыян салу» маддәсе нигезендә). Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, соңгы вакытта ул Франциядә күренгән. Алексей Семин бер тапкыр судан коры чыккан иде инде. Миллиардер – 2015нче елның 11нче мартында янгын чыгып, 19 кеше һәлак булган, 70тән күбрәк кеше зыян күргән «Адмирал» сәүдә үзәгенең хуҗасы иде. Аны читтән торып кулга алу карары чыгарылды (үзенең кайда икәне мәгълүм түгел иде), ләкин соңрак «җинаятькә катышы юк» дигән сәбәп белән, җинаять эзәрлекләве туктатылды.

«МИНЕМ ЗАПАС ОНЫГЫМ ЮК!»

Сhelny-biz.ru: Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтән кайчан безнең калада да электр самокатлары прокаты барлыкка киләчәк дип сораганнар. «Әлегә безнең шәһәрдә электр самокатлары сервисын эшләтеп җибәрер өчен тиешле инфраструктура юк. Башта шул мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Минем 16 яшьлек оныгым бар, буе – 192 см. Мин аңа электр самокатларында йөрүне тыйдым. Минем запас оныгым юк», – дигән Наил Мәһдиев. Ул самокатларны «бер куллы бандитлар» дип атаган уен автоматлары белән чагыштырган: «Башта бөтенесе шуларга ябырылды, мөмкин булган бар нәрсәләрен – фатирларын, машиналарын оттырдылар, кайберәүләр үз-үзләренә кул салды. Шуннан соң гына дәүләт исенә төшерде: башта кагыйдәләр кирәк икән бит», – дип белдергән мэр.

ДЕПУТАТЛАР НИЧЕК ЭШЛӘГӘН?

«Шалтай-Бабай» телеграм-каналы: Дәүләт Думасының сигезенче чакырылышында Татарстаннан 15 депутат эшли. Шуларның өчтән бере – Ирек Богуславский, Илья Вольфсон, Рөстәм Кәлимуллин, Марат Нуриев һәм Татьяна Ларионова бер утырышта да чыгыш ясамаган. Ике депутат – Татарстан Дәүләт Советының элеккеге вице-спикеры Татьяна Ларионова белән «Татнефть»тә генераль директор урынбасары булып эшләгән Азат Ягъфәров бер закон проекты да тәкъдим итмәгәннәр. Гомумән алганда, Татарстаннан Думага сайланган депутатлар нибары 21 закон проектын әзерләүдә генә катнашкан. Күбесе республикада президент атамасын бетерергә кирәк дип тавыш биреп утыруы белән генә истә калган. Иң актив депутатыбыз – Олег Морозов. Ул Дума утырышларында 33 тапкыр чыгыш ясаган. Аның катнашында әзерләнгән ике закон проекты – метил спирты әйләнешен һәм дәүләт оборона заказын көйләү белән бәйле проектлар Думага кертелгән. Айрат Фәррахов – 30, Максим Топилин 19 тапкыр утырышларда сүз алганнар. Топилин катнашында әзерләнгән закон проектлары да бишәү. Республикадан тагын бер депутат – Биектау районының элеккеге башлыгы Рөстәм Кәлимуллин гына шуның хәтле закон проекты белән мактана ала. Тәкъдиме закон статусы алган депутатлар арасында Елена Ямпольскаяны әйтергә кирәк. Ул – Икенче бөтендөнья сугышы барышында СССР белән фашист Германиясенең ролен тәңгәлләштергән өчен җәза бирә торган закон авторларының берсе. КПРФ вәкиле Артем Прокофьев та шактый актив булган: чакырылыш башыннан (узган көздән) бирле 17 тапкыр чыгыш ясаган, шул исәптән Татарстанда президент атамасын калдыруны яклап сөйләгән иде.

БАЛАЛАРНЫ ҺӘМ ИЛ КИЛӘЧӘГЕН ЯКЛАП...

«360°» телеканалы: Бер төркем депутат традицион булмаган мөнәсәбәтләрне пропагандалауны тулысынча тыю турындагы закон проектын Дәүләт Думасына керткән. 2013нче елдан Административ хокук бозулар Кодексында балалар арасында мондый мәгълүматны таратуны тыю турындагы маддә бар иде инде. Яңа проект закон буларак кабул ителә калса, ул олыларга да кагылачак. Традицион булмаган җенси мөнәсәбәтләр, «чайлдфри» (бала алып кайтырга теләмәү) турындагы мәгълүматка каршы көрәшәчәкләр, андый күренешләр булган киноларга прокат рөхсәте бирмәячәкләр. Закон проекты авторлары әйтүенчә, шул рәвешле балаларны һәм илнең киләчәген якларга телиләр.

 

Комментарии