«ЦЕНЗУРА ТЫЕЛА» ДИГӘННЕ АЛЫП АТАРГА

«ЦЕНЗУРА ТЫЕЛА» ДИГӘННЕ АЛЫП АТАРГА

«Россия-24»: RT телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньян «Вечер с Владимиром Соловьевым» тапшыруы эфирында Конституциядән «цензура тыела» дигәнне алып ташларга кирәк, дип белдерде. «Безнең тарихта цензура бөтенләй яки бөтенләй диярлек булмаган ике чор бар. Беренчесе – 1905нче елдан 1917нче елга кадәр, һәм без аның нәрсә белән беткәнен хәтерлибез. Икенчесе – үзгәртеп кору һәм шуның артыннан килгән «кадерле» 90нчы еллар. Икесендә дә нәтиҗәдә ил таркалды. Зур дәүләт мәгълүматны контрольдә тотмый яши алмый. Һәм алар, безне Конституциябездә «цензура тыелган» дип язарга мәҗбүр итүчеләр дә моны бик яхшы белә. Аларның үзләрендә цензура гөрләп чәчәк ата!» – диде Симоньян. Аның фикеренчә, үсеш алган икътисадка сәяси системада ирек булмаганда да ирешергә мөмкин. Мисал итеп Кытайны китерде. «Хәзер үзгәреш вакыты. Конституциядәге «цензура тыела» дигәннән башлап, илдәге бөтен нәрсәгә башкача карый торган чор», – дип билгеләп үтте ул.

ХУДСОВЕТЛАР БАРЛЫККА КИЛМӘГӘЕ

«РИА Новости»: Русия Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты әгъзасы Яна Лантратова Украинада барган «махсус операция» вакытында тамашаларны һәм әдәби әсәрләрне провокация булу-булмауга тикшерү өчен иҗтимагый худсовет төзү тәкъдиме белән чыккан. Аның мәдәният министры Ольга Любимовага юллаган мөрәҗәгатендә: «Бу вакытлы чара булырга тиеш, дәүләт институтлары әлеге худсоветларның эшенә катыша алмасын», – диелгән. Мисал буларак Украина рәссамы Олег Куликның «Арт-Москва» ярминкәсендә куелган «Зур ана» сынын китергән, ул «күпчелек русиялеләр өчен изге булган Ватан-ана образыннан көлү, «Ватан-ана чакыра!» дигән бөек сынга оятсыз пародия» дип белдергән. «Шахматлар» мюзиклында да «безнең илгә карата хөрмәт булмавын» күргән, мәдәният министрлыгының Мәскәү яшьләр сарае репертуарына игътибар итүен сораган.

ЯЛГЫШ КЕШЕНЕҢ ДӨРЕС ГАМӘЛЕ

«Baza»: Саклык банкының бер бүлекчәсендә кассир ике миллион сумны ялгыш кешегә биреп җибәргән. Ялгыш кеше намуслы булып чыккан һәм артык сумманы тиененә кадәр банкка кайтарган.

14нче апрель көнне Надежда исемле кассирга бер клиент килеп, хисабыннан 1 млн 900 мең сум алырга теләвен белдергән. Кассирның чәчләре үрә торган, чөнки шуның хәтле сумманы яңа гына икенче бер кешегә биреп җибәргән булган. Ул клиент кәефсез күренгән, ашыккан, кабаланган. Күрәсең, аның халәте кассирга да күчкәндер: тиешле 150 мең сум урынына ике миллионга якын биреп җибәргән. Кассирның бәхетенә, ялгыш кеше акчаны банкка кире кайтарган. Дөрес, банкның шәрехләмәсендә әйтелгәнчә, куркынычсызлык хезмәтен җәлеп итәргә туры килгән.

БАБАЙ КОТКАРУЧЫГА АТКАН

«112» телеграм-каналы: Мәскәү янында 79 яшьлек пенсионер коткаручыны атып үтергән. Альпинист күп катлы йортта ярыкларны томалау буенча эшләр алып барган, бавы кысылып калгач, коткаручылар чакырткан. Бауны пенсионер махсус рәвештә кыстырган, дип язалар. Урынга килгән коткаручылар, альпинистны ычкындыру өчен фатирга керергә теләгән, ләкин бабай аларны кертмәгән, баррикадалар корган. Ишекне ачарга маташкан бер коткаручыга утлы коралдан атып җибәргән, үтергән. Бабай үзе генә яшәгән, психиатрда исәптә торган.

ИХТЫЯҖ КИМИ

РБК: Русиядә зур товарларга тартма өчен катыргы ясый торган оешмалар җитештерүне 25 процентка киметергә булган. Макулатура эшкәртүчеләр лигасы генераль директоры Андрей Гурьянов әйтүенчә, бу катыргыга ихтыяҗ кимүенә бәйле: февраль ахырыннан башлап, ихтыяҗ аена 112-134 тоннага (чама белән 25-30 процентка) төшкән. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматы буенча, катыргының әлеге төрен чыгаручы предприятиеләр җитештерү темпын киметсә дә, берсе дә эштән туктамаган.

ӨЙДӘ СӨННӘТКӘ УТЫРТУ НАЧАР ТӘМАМЛАНГАН

«Российская газета»: Мәскәүдә өйдә сөннәткә утыртылган бер ае да тулмаган сабый больницага эләккән. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Беренчел фаразлар буенча, ата кеше баласын сөннәткә утырту өчен хосусый табиб чакырткан. Эш барышында сабыйның хәле киткән, даруга аллергия булгандыр, дип уйлыйлар. Хәзерге вакытта ул Филатов больницасының реанимация бүлегендә, табиблар аның тормышын саклап калу өчен көрәшә. Тикшерүчеләр баланың атасыннан да, табибтан да күрсәтмә алган.

ӘЛЕ ДӘ ЯРЫЙ МӘКТӘПЛӘР БАР...

Lenta.ru: Русия мәктәпләрендә тарихны беренче класстан ук өйрәнә башлаячаклар. Хәзерге вакытта фән бишенче класстан башлап кына укытыла иде. «Тарихи хәтер сакланып калсын өчен барысын да эшләячәкбез. Тарихны укытуны беренче класстан ук башларга кирәк, дигән карар кабул иттем», – дип белдергән Русия мәгариф министры Сергей Кравцов «Хакыйкатьтә – көч!» Русиякүләм мәктәп укучылары тарихи форумында. Элегрәк Кравцов мәктәпләрдә дәүләт символикасын кертергә кирәк дигән иде. Аның ул сүзләреннән соң, кайбер төбәкләрдә дәресләр башланыр алдыннан Русия гимны астында әләм күтәрү гадәте барлыкка килде.

БАШЛАНА БАШЛАДЫ...

РБК: Русиядә санкцияләргә чакыру буенча беренче административ эш ачылган. Ул Таулы-Алтайда чыга торган «Листок» газетасы нәшире Сергей Михайловка карата. Матбагада «җирле чиновниклар, ихтимал, цивилизацияле илләргә чыга алмый башлаячак» дигән эчтәлектәге хәбәр басылган булган, нәшир фикеренчә, «эш» ачуның сәбәбе шул булырга тиеш. «Нәшир – газетаның кәгазе әйбәт, шрифтлары укылырлык булсын өчен генә җавап бирә торган кеше ул. Эчтәлек өчен редакция җаваплы. Ләкин «Листок»ның баш мөхәррире – Тбилисида, аны Русиядә җаваплылыкка тарта алмыйлар, шуңа күрә беркетмәләрне «кемгә туры килсә – шуңа» төзиләр», – дип зарланган Сергей Михайлов. Хәзер аңарга 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Комментарии