Өч тиенлек мәһәр булмый

Өч тиенлек мәһәр булмый

«Интертат»: «Мәһәр – никахта бирелә торган өч тиенлек алка түгел. Мәһәрне әти кеше билгеләргә тиеш. Менә син кызыңны үстерәсең икән, аның әхлагына, белеменә, нәселенә карап, мәһәрне билгелисең. Әгәр син «Кияү нәрсә бирсә дә ярый» дип әйтәсең икән, димәк син кызыңны шуңа тиң итәсең. Кияүнең акчасы юк икән, әйтәсең: «Ярар, кияү, бүген биш меңлек минималь мәһәрне бир, бер елдан соң кызыма йөз меңлек бүләк бирерсең. Кызымны үз ихтыярың белән аерасың икән, бер миллион яки биш йөз мең сум акча бирергә, яки фәлән төрле маркалы машина бирергә тиеш буласың. Яки Казанда өч бүлмәле фатир». Менә ул аның өстендә мәһәр булып торачак та» (Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев).

Сүзләр ошамаган

«Взгляд»: ЛДПР лидеры Владимир Жириновский Financial Times газетасының Кытай бюросы җитәкчесе Чарльз Кловердан суд аша 1 млн сум акча таләп итә. Кловер үзенең «Черный ветер, белый снег. Новый рассвет национальной идеи» дигән китабында сәясәтче турында: «Шундый имеш-мимеш йөрде, янәсе Җириновский КГБ агенты булган икән» дип язган. Җириновский бу ялган сүзләр аның дәрәҗәсен төшерә һәм намусын пычрата дип санаган, шуңа күрә судка шикаять биргән.

Комментарии