«ӨЙДӘ УТЫРУ» РЕЖИМЫ КИРЕ КАЙТМАГАЕ…

«ӨЙДӘ УТЫРУ» РЕЖИМЫ КИРЕ КАЙТМАГАЕ…

URA.RU: Коронавирус инфекциясенең Бөекбританиядә таралган яңа штаммы безнең илгә дә килеп җитте. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова аны Русия гражданины Бөекбританиядән ияртеп алып кайтуы турында әйтте. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Сергей Токарев тагын карантин чаралары кертелүе мөмкин, дип белдергән. Әгәр дә ковидның яңа штаммы бик тиз таралса, тиешле чаралар күреләчәк, Роспотребнадзор хәлне күзәтеп тора, дигән Токарев. Бу яңа штамм элеккесенә караганда күпкә йогышлы. Шул ук вакытта ковидның элекке төрен йоктырып савыкканнар өчен яңа штамм алай ук куркыныч булырга тиеш түгел, ди табиблар.

ҺӘР АДЫМ КҮЗӘТҮ АСТЫНДА…

Урнаштырылган күзәтү видеокамералары саны буенча Русия, Кытай һәм АКШтан кала, өченче урында. «Коммерсант» газетасы шулай дип яза. TelecomDaily мәгълүматлары буенча, илдә 13,5 миллион видеокамера бар, яки бер мең кешегә 93,2 берәмлек. Кытайда – якынча 200 миллион җайланма, АКШта – 50 миллион берәмлек.

Русия видеокамераларының күпчелеге (58,7%) коммерция оешмалары тарафыннан куркынычсызлык максатларында, урлаудан саклану өчен куелган. Тагын 32,8 % җайланмалар дәүләт исәбенә мәктәпләрдә, дәүләт органнарында, юлларда, больницаларда һ.б. бюджет оешмаларында урнаштырылган. Русиядәге видеокамераларның калган 8,5 %ын физик затлар куйган.

Кыскасы, видеокамералар кем тарафыннан урнаштырылган булса да, «Всевидящее око» күзәтүе турында онытмагыз!

БЕЗНЕКЕЛӘР БАЕРАК!

Samsung компаниясе вице-президенты Ли Чжэ Ен ришвәт алуда гаепләнеп, 2,5 елга төрмәгә хөкем ителде. Бу турыда Yonhap хәбәр итә.

Көньяк Кореядагы иң бай кешеләр исемлегендә өченче урында торган Ли Чжэ Енны, хөкем карары игълан ителүгә үк, суд залында кулга алалар.

Әлеге хәбәрнең игътибарга лаек тагын бер ягы бар: ул – байлык күләме. Дөньякүләм танылган компаниянең, ничәмә дистә еллар дәвамында көнкүреш техникалары җитештерүче алдынгы гигантның башлыгы, Көньяк Кореядагы иң бай кешеләр исемлегендә өченче урында торган Ли Чжэ Енның милкен «Форбс» журналы 9,4 миллиард доллар дип бәяли. Бу очракта, күңелдән Русия байлары өчен «горурлык хисе» ташып чыга. Үзегез чагыштырып карагыз инде, Новолипецк металлургия комбинаты хуҗаларының берсе булган Владимир Лисин милке узган ел азагында 26,1 миллиард доллар күләмендә бәяләнгән. «Норникель» президенты Владимир Потанинның байлыгы да шул тирә – 26 миллиард доллар булган. (Безнең байларның исемнәре дә бер үк бит – Владимирлар).

Русия байларының иң-иңнәре өчлеген Леонид Михельсон йомгаклый. Ул «Новатек» газ компаниясе хуҗаларының берсе. Михельсон әфәнде ачы тир түгеп, алны-ялны белмичә эшләп, 22,8 миллиард доллар күләмендә милек туплый алган.

Аңлашылганча, дөньякүләм танылган гигант Samsung компаниясе вице-президенты безнекеләр янында бик фәкыйрь. Бизнес юнәлешен дөрес сайламагандыр ул. Безнекеләр сыман, ил милке – халык байлыгы саналучы файдалы казылмалар белән эш итәргә кирәк!

ХӘЕРЧЕЛӘР ЙӨРЕР ТӨРКЕМ-ТӨРКЕМ…

Пандемия аркасында Татарстанда ярлылык дәрәҗәсе арта. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда ярлылык 7,4 % тәшкил итәр, дип көтелә. Төгәл нәтиҗәләр 2021нче елның беренче кварталы ахырында билгеле булачак. Ул вакытка узган елның гомуми статистикасы ясала.

«Ләкин, хәерчеләр саны 2019нчы елдагыга караганда күбрәк булачагын инде чамаларга була», – ди Татарстанның Хезмәт министры Эльмира Зарипова. Аның сүзләренчә, 2019нчы елда ярлылык дәрәҗәсе 6,9 процентны тәшкил иткән.

Шулай ук, Татарстан Республикасының Хезмәт министры узган ел төбәктә уртача хезмәт хакы артуын да искәртте:

– 2020нче елның гыйнвар-октябрь айларында уртача хезмәт хакы 38 мең сумнан артык иде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,9 процентка күбрәк. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе Федераль округында беренче урында тора, – диде Эльмира Зарипова.

Менә бит хикмәт: уртача хезмәт хакы да күтәрелә икән, тик барыбер хәерчеләр саны арта!

ҮСӘ, ҮСӘ… ШТРАФЛАР ҮСӘ…

Авыл хуҗалыгы терлекләренең кинәт үлеме турында мәгълүматны яшергән өчен штрафлар күләме артырга мөмкин. Бу турыда административ кодекска тиешле төзәтмәләр кертүне Дәүләт Думасы язгы сессиядә карарга уйлый.

Хәзерге штрафлар күләме ветеринария законнарын бозучыларны булган вакыйгалар турында мәгълүматны яшерү вәсвәсәсеннән туктатмый, дип яза документ авторлары. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дуңгызларның Африка чумасы, ящур, лейкоз, кош гриппы, терлек туберкулезы, бруцеллез, котыру чире кебек хайван авыруларыннан 2018нче елда гына да 2,5 миллиард сумлык зыян күргән…

«Закон проектын кабул итү – йогышлы хайван авырулары куркынычын киметергә, эпизотик халәтне тотрыкландырырга ярдәм итәчәк» – диелгән аңлатма язуында.

Документ кабул ителгән очракта, хайваннарның кинәт үлемен яки күпләп авырый башланганын яшергән өчен гражданнарга дүрт-биш мең сум (хәзерге вакытта 3-4 мең сум) штраф салыначак. Чиновниклар өчен штраф 30-40 меңнән 40-50 меңгә кадәр, оешмалар өчен – 90-100дән 100-150 меңгә кадәр артачак.

ТАТАРСТАН – ЯНӘДӘН СЫНАУ ПОЛИГОНЫ…

Машина йөртү таныклыгы урынына QR коды булган мобиль кушымта кулланырга мөмкин булачак! Русиянең Цифрлаштыру министрлыгы берничә төбәктә шундый эксперимент үткәрергә уйлый. Гайдар форумы вакытында игълан ителгәнчә, экспериментта Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан республикасы катнашуы көтелә.

Мобиль кушымтада транспорт чараларын теркәү таныклыгы (СТС) һәм машина йөртү таныклыгы урнаштырылачак. Инспектор махсус җайланма белән QR кодны укый һәм мәгълүмат ала. Әгәр дә машина йөртүче таныклыкны өендә онытып калдырган булса, борчылырга кирәкми, дигән сүз. Чөнки кәрәзле телефон һәрвакыт үзең белән була бит.

Бу очракта, заманча гаджетларны түгел, ә элеккеге төймәле телефоннарны кулланучылар ни эшләрләр инде? Ил икътисадын күтәрү максатыннан гаять зур эшкә тотынган Цифрлаштыру министрлыгы ул турыда да онытмасын иде.

Комментарии