МЕДИКЛАРГА ИЛДӘН ЧЫГАРГА ЯРАМЫЙ?

МЕДИКЛАРГА ИЛДӘН ЧЫГАРГА ЯРАМЫЙ?

«Фонтанка»: Санкт-Петербургта медицина хезмәткәрләренә чит илгә сәяхәтләрдән баш тартып торырга киңәш иткәннәр. Шәһәрнең сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Дмитрий Лисовец медицина учреждениеләренә юллаган хатта язылганча, медикларга «аерым карар чыкканчы чит илгә теләсә нинди командировкадан баш тартырга» кушылган, губернатор карары буенча аерым очракларда гына рөхсәт бирелергә мөмкин, диелгән. Шәхси сәяхәтләр буенча да шундый ук таләп саклана, дип яза басма. Шәфкать туташларына һәм табибларга Русиядән читкә чыкмау турында кәгазьне имзаларга кушканнар. Сәламәтлек саклау комитеты бу хатның таләп түгел, киңәш рәвешендә генә булуын белдергән. Ачыклык кертүләрен сорап, «РБК» да комитетка мөрәҗәгать иткән. Ведомствоның матбугат үзәгендә: «Бу хат – медицина хезмәткәрләренең иминлеген күздә тотып язылган киңәш. Чит илгә командировкалар җитәкчелек белән килештерелә һәм бюджет хисабыннан түләнә. Хәзер андый командировкалар кимиячәк. Хат ведомствога караган учреждениеләргә генә юлланды, шулай булгач, аны район поликлиникаларының алуы берничек тә мөмкин түгел. Чит илгә чыкмау турында кәгазь имзалатуга килгәндә, бу – аерым учреждениеләрнең үзбелдекләнүе генә. Шәхси сәяхәтләргә бернинди тыю да юк», – дип җавап биргәннәр.

«БАЛЫК ЯРАТМЫЙМ»

«РИА Новости»: Төмәндә бер кыз армиянең абруен төшерү турындагы маддә буенча янаган штрафтан котылып калган. Ул судка «НЕТ В***Е» дигән язуының «НЕТ ВОБЛЕ» икәнен дәлилли алган, дип хәбәр итә Төмән өлкәсенең суд системасы берләшкән матбугат хезмәте. Суд ачыклаганча, 24нче сентябрь көнне кыз үзәк мәйданда асфальтка зәңгәр акбур белән «НЕТ В***Е» дип язган, аның сүзләренчә, ул вобла балыгын яратмый икән һәм шуны ачык рәвештә җиткерергә теләгән. Бу вакытта мәйданда мобилизациягә каршы акция баруын соңыннан, ягъни полиция тоткарлаганнан соң гына белдем, дип тә өстәгән. Суд «җитәрлек һәм төгәл дәлилләр булмау сәбәпле, кызның гамәлләрендә административ хокук бозу составы юк» дигән карар чыгарган һәм эшне туктаткан.

САМОЛЕТТАН АЛЫП КИТКӘННӘР

«Mash» телеграм-каналы: Уфадан Төркиянең Анталья шәһәренә очарга тиешле рейсны 9 сәгатькә тоткарлаганнар, чөнки икенче пилотны самолет бортыннан ук мобилизацияләгәннәр. Бу хәл сентябрь ахырында ук булса да, матбугатка хәзер генә чыкты. «Барыбыз да шок хәлендә идек. Икенче пилот артыннан военком килде. Без иртәнге 5:20дә китәргә тиеш идек, Уфа вакыты буенча 14:00дә генә очтык. Башта ике сәгать көтеп утырдык, аннары барыбызны да кунакханәләргә урнаштырдылар. Тавыш көчәйткечтән: «Өлешчә мобилизация һәм шуның белән бәйле рәвештә икенче пилотка чикне узу тыюлуы сәбәпле, очыш кичектерелә. Самолеттан чыгуыгызны сорыйбыз», – дип хәбәр ителде», – дип язган әлеге самолетта булган Вадим исемле кеше үзенең социаль челтәрендә. Очышны башкарырга тиешле самолет Azur Air авиакомпаниясенеке булган, анда чыннан да шундый хәл килеп чыгуын раслаганнар: «Башка пилот килгәнче, очыш тоткарланып торды. Кешеләр кунакханәләргә урнаштырылды, кайнар ризык һәм эчемлекләр белән тәэмин ителде», – дип җавап биргәннәр. Ә хәрби комиссар самолет бортыннан алып киткән пилот берничә көн үткәч очышларга чыга башлаган.

ЯЛГАН БЕЛЕШМӘ

«Газета.ru»: Мәскәүнең «Синергия» университетында мобилизациядән кичектереп тору хокукы биргән белешмәләр сатып ятканнар. Аерым хезмәткәрләрнең законсыз эш белән шөгыльләнүе турында университет җитәкчелеге белеп алган һәм тәртип саклау органнарына хәбәр иткән, хәзер тикшерү бара. Билгеле булганча, Путин көндезге һәм көндезге-читтән торып уку бүлекләрендәге студентлар өлешчә мобилизациядән калып тора, дигән карар чыгарган иде. Университет хезмәткәрләре хәрби комиссариатларга алып барып тапшыру өчен «фәлән кеше бездә укый» дигән ялган белешмәләр саткан. «Москва» агентлыгы мәгълүматы буенча, барлыгы 800 ялган «студент» ачыкланган. Бер белешмә өчен 180 мең сум алганнар. Әлегә бу кырын эштә ничә хезмәткәрнең катнашы булуы турында әйтелмәде.

НИЧӘ КЕШЕ ҖӘЗАГА ТАРТЫЛГАН?

«Коммерсантъ»: Армиянең абруен төшерү турындагы маддә буенча русиялеләргә барлыгы 85,7 млн сумлык штраф салынган. Бу – Административ хокук бозулар Кодексында шундый маддә барлыкка килгәннән соң беренче өч айга булган статистика. Әлеге мәгълүмат белән Русия Югары суды каршындагы суд департаменты уртаклашкан. Җәмгысе 2504 кешегә штраф җәзасы бирелгән. Шушындый ук эчтәлектәге маддә Җинаять Кодексында да бар, анысы буенча берәү дә хөкем ителмәгән. Административ җәза алып, бер ел эчендә тагын армиянең абруен төшергән булсаң, җинаять җаваплылыгы яный. Русия армиясе турында ялган тарату буенча (Җинаять Кодексының 207.3нче маддәсе) бер кешегә җәза бирелгән. Бу маддә нигезендә июльдә Мәскәү муниципаль депутаты Алексей Гориновны җиде айга колониягә хөкем иткәннәр иде, соңрак җәзаны бер айга калдырдылар. Горинов гаебен танымады.

ПЕНСИОНЕР КЛАССТАШЫН УРЛАГАН

«Baza» телеграм-каналы: Татарстанда бер пенсионер мәктәп елларыннан бирле сакланган үпкәсе аркасында классташын урлаган. Күп еллар элек классташы аның йөргән кызын тартып алган икән. 66 яшьлек М. 67 яшьлек Ш.не Чаллыдагы бер йорт янында көтеп торган, пычак белән янап, мәҗбүриләп машинасына утырткан һәм якындагы буага алып киткән. М. машинадан чыгып, Ш. утырган яктан ишекне ачарга барганда, тегесе тиз генә рульгә күчеп утырган һәм бу урыннан качып китә алган. Ул үзен урлаган классташын полициягә шикаять иткән, М.не тоткарлаганнар. Сорау алу барышында кыз мәсьәләсе уртага чыккан да инде. Хәзер үчлекле пенсионерга 5 елдан 12 елга кадәр колония яный.

Комментарии