- 18.09.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Азатлык» радиосы». Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) удмурт телен яклап көрәшкән галим Альберт Разинның үз-үзенә ут төртеп корбан итүе вакыйгасына бәйле пикетны Казанның Тинчурин бакчасында уздырырга теләми. Казан хакимияте активистларга әлеге урынны килештерде. ТИҮ әгъзасы Равил Мөхәммәтҗанов »Азатлык»ка белдерүенчә, әлеге вакытта Казан башкарма комитетына яңа белдерү хаты әзерләнә. «Күпме түзәргә була, безне һәрвакыт Тинчурин бакчасына җибәрәләр. Югыйсә, аны тәкъдим итмәгез дип гел әйтеп киләбез», – ди Мөхәммәтҗанов.
Хакимияттән рөхсәт бирелгән очракта пикет 20нче сентябрьгә билгеләнгән. Чарада 15ләп кеше катнашыр дип көтелә.
Галим, удмурт теле өчен көрәшүче активист Альберт Разин Удмуртия парламенты каршында үз-үзенә ут төртеп корбан булганнан соң төрле милләт вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әлеге хәлгә карата белдерүләр чыгарды. Аларда федераль үзәкнең милли азчылыкларга басымы тәнкыйть ителде. ТИҮ әлеге вакыйгага карата белдерүендә Разинны «удмурт халкының милли каһарманы» дип атады.
Эчәм дигәнгә…
«Ватаным Татарстан»: Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы куәте 16,5 проценттан арткан исерткеч эчемлекләрне 21 яше тулмаган кешеләргә сатуны тыю турындагы закон проекты әзерләгән. Министрлыкның әлеге тәкъдимен төрлечә кабул итүчеләр бар.
– Мондый закон кабул ителгән очракта да, аның тиешенчә эшләвендә шикләнәм. Теләге булган кеше барыбер җаен табачак. 21 яше тулмаган кеше исерткеч эчемлекне башка берәүдән дә алдырта ала бит, – ди авыл кибетендә сатучы Зәлия Галимова.

Комментарии