«Алинә Заһитованы урыс кызы дип уйлыйлар»

«Алинә Заһитованы урыс кызы дип уйлыйлар»

ИНТЕРТАТ: «Татарстан бәйсез дәүләт булмау сәбәпле, аны белүчеләр бик аз. Токиода урамга чыгып сораштыру уздырсаң, 90-95 процент кеше: «Белмим, ишеткәнем дә юк», дип җавап бирер, дип уйлыйм. Алинә Заһитованы күп кеше белә, ләкин аның татар икәнен белмиләр, урыс кызы дип уйлыйлар. (Татар телен өйрәнгән япон егете Юто ХИШИЯМА).

Татарстан күпне булдыра ала иде…

АЗАТЛЫК: «Мин бу илдә яшәмим, мин Русия гражданины түгел. Ләкин читтән карап, шуны әйтә алам: Татарстанда күп нәрсәне булдырырга була иде. Әйтик, латинга күчү, мәктәпләр ачу. Минемчә, Татарстан хакимияте элек тә, бүген дә шуның кирәклеген аңламый. Аңласалар да, сыйфаты, структурасы нинди булырга тиешлеген күзалламыйлар. Аны аңлар өчен бераз әзерлекле булырга кирәк. Дөнья буйлап йөрү генә җитми, илләрнең тәҗрибәсен дә белергә кирәк. (Танылган татар галиме, Казахстандагы Назарбаев университеты профессоры Юлай ШАМИЛОГЛЫ).

Алманнар да безнең хакта сөйли

«ПРОКАЗАН»: Deutsche Welle дип аталган Германия федераль каналы Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту проблемасы турында сюжет күрсәткән. Сюжетта татар телен укыту буенча үз методикасын булдырган Ләйсән Гәрәева (ул «СОлНЦе» мәктәбендә татар телен җырлар ярдәмендә өйрәтә), «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков, Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Михаил Щеглов, Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин һәм мәктәп укучылары сөйләгән. «Мәчет белән чиркәүләрнең янәшә урнашуы Татарстанны башка төбәкләр фонында аерып тора. Бу хәл Мәскәүгә беркайчан да ошамады. Шуңа күрә узган ел РФ Президенты Владимир Путин, мәктәпләрдә урыс теле генә мәҗбүри булырга тиеш, дигән фәрман чыгарды. Бу күпчелек татарлар өчен шаккаткыч хәл булды», – ди сюжет авторы. Сюжет мәктәп укучылары башкаруында татарча җыр белән тәмамлана.

Комментарии