Стратегия кичектерелә

«Бизнес Онлайн»: Узган атна азагында Бөтендөнья татар конгрессы Татар халкының үсеш стратегиясен халыкка тәкъдим итүне билгесез вакытка күчерүен хәбәр итте. Башта куелган план буенча, ул 15нче июньдә – Изге Болгар җыенында тәкъдим ителергә тиеш иде. Кичектерүнең рәсми сәбәбе – стратегиягә бик күп тәкъдимнәр килү. Хәзер аларны анализларга кирәк, диелә конгресс хәбәрендә. Чынлыкта, «Бизнес Онлайн»га килеп ирешкән мәгълүмат буенча, проектны Татарстан Президенты Аппараты туктатып торырга кушкан. Документның сыйфаты түбән, дигәннәр.

Менә сиңа Сабан туе…

«Вечерняя Казань»: Лениногорск Сабан туенда өч яшьлек баланың өстенә тимер торба төшкән. Бәйрәмдә һавада тарттырылган канат буенча йөрү тамашасы оештырганнар, халык утырып карый алсын өчен, шуннан ерак та түгел эскәмияләр куйганнар. Канатта йөрүче кеше абынып киткән дә тигезлек саклау өчен кулына тотып барган тимерен төшереп җибәргән. Ул эскәмиядә утырып торган ана белән бала өстенә төшкән. Альбина Вилданова 3 яшьлек улын кулы белән капларга өлгергән, тимер торба аның кулын сындырган, ә баласының башын җәрәхәтләгән. Авыр җәрәхәт алган бала бүген ДРКБда ята. Район хакимияте: «Эскәмияләрне без түгел, артистлар үзләре урнаштырды. Без мәйдан гына бирдек. Анысын да Мәдәният министрлыгы шалтыратып сораганга гына», – дип җавап биргән.

Шмаков татарча өйрәнә

Казандагы «СОлНЦе» мәктәбе директоры, татар телен яклап чыгуы белән билгеле Павел Шмаков үзенең «ВКонтакте» сәхифәсенә язып куйган: «Татар телен өйрәнүнең яңа стадиясенә – практик стадиясенә күчтем. Үзебезнең татар теле укытучысы Ләйсән Фәрит кызына рәхмәт! Беренче тапкыр татар телен 1990-1992нче елларда депутат, Казан шәһәр советы Президиумы әгъзасы булып торганда өйрәнгән идем. Яратып өйрәндем. Һәм 1992-1995нче елларда кабул итүләр вакытында әбиләр белән татарча аралаша идем. Аннары оныттым. Менә инде ел ярым татар телен искә төшерергә тырышам. Алга китеш тә бар! Татарча сөйләшә һәм җырлый башладым!».

Хакимият закон боза

«Азатлык» радиосы: Русия Конституция мәхкәмәсе, җирле хакимиятләр иминлек чаралары тәэмин ителмәгән, дигән сылтау белән митинг үткәрүне тыя алмый, дигән карар чыгарды.

Пугачева үләргә җыенганмы?

«Кызыл таң». Алла Пугачева абыйсы кабере янында җир участогы сатып алган. Мәгълүм булганча, күптән түгел Алла Пугачевага 70 яшь тулды, һәм ул музыка карьерасының тәмамлануы турында белдерде, әмма хезмәттәшләре фикеренчә, ул концерт эшчәнлеген җиңел дәвам итә алыр иде.

Примадонна үзен яхшы хис итә, яшь башкаручылар белән тәҗрибә уртаклаша һәм ике кечкенә бала тәрбияли. Тик, күп кенә танылган шәхесләр кебек үк, үлемгә алдан әзерләнергә булган.

Түрәләрне якламаячаклар

«Татар-информ»: «Күп кенә прокурорларыбыз «яхшылык эшли». Ачыктан-ачык әйтим, кайбер район башлыкларын, министрларны административ җаваплылыктан, хурлыктан коткарган идек. Әмма җаваплылыкны үзебезгә ала идек. Алга таба бу кабатланырга тиеш түгел», – диде Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков гражданнарның мөрәҗәгать итү кануны буенча уздырылган Татарстан Республикасы Президиумы утырышында.

Комментарии