БАЛАҢНЫ КҮРӘСЕҢ КИЛСӘ – ВАКЦИНА ЯСАТ

БАЛАҢНЫ КҮРӘСЕҢ КИЛСӘ – ВАКЦИНА ЯСАТ

«Башинформ»: Башкортстанда баласының чыгарылыш кичәсенә йә бакчада «утренник»ка барасы килгән ата-аналардан вакцина ясатуын яки антитәнчекләр булуын таләп итәләр. Республика башлыгы Радий Хәбиров «коронавируслы указ»га шундый төзәтмәләр керткән. Ата-аналар бәйрәмнәргә паспорт һәм белешмәләр белән генә керә ала. Бу COVID-19 вирусына каршы вакцина ясату турында таныклык, вакцинаның беренче өлеше ясатылуы хакында белешмә яки коронавируска антитәнчекләрнең ике берәмлектән дә югары булуы хакында белешмә булырга мөмкин, мондый белешмә чарага кала бер ай эчендә алынган булырга тиеш. Бу документлар булмаса, COVID-19га каршы вакцинация ярамавы турында табиб белешмәсе булуы таләп ителә. Шул ук вакытта Башкортстан хакимияте халыкны коронавирустан вакцина ясарга кызыксындыру өчен отышлы лотерея уздыра. 14нче майдан 20нче майга кадәр вакцина ясаткан кешеләр фатир яки кыйммәтле смартфон оту мөмкинлеге ала, диелә. Уен 23нче майда «Вся Уфа» телеканалында туры эфирда күрсәтеләчәк.

ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛҮЧЕЛӘРНЕ МӘСКӘҮДӘ КӨТӘЛӘР

«Бизнес Онлайн»: 2016нчы елда Мәскәүдәге Горький исемендәге Әдәби институт татар теленнән әдәби тәрҗемәчеләр әзерли башларга, 5-10 кешелек төркем тупларга теләве турында игълан иткән иде. Электрон газета журналисты: «Биш ел үтте, ул төркем укып чыктымы?» – дигән сорауны институт ректоры Алексей Варламовка биргән. «Кызганыч, без ул төркемне җыя алмадык. Ялгышмасам, Татарстаннан «әдәби тәрҗемә» юнәлеше буенча укырга бер генә студент килде. Быел ул проектны кабат торгызырга ниятлибез. Русия президенты киңәшчесе Владимир Толстойга мөрәҗәгать иттек, ул, ярдәм оештыруын сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат язды. Татар телен яхшы белгән, урыс теле һәм әдәбиятыннан БДИны югары балларга тапшырган студентларны күрергә телибез. 80, 90нчы елларда бездә татар һәм башкорт төркемнәре була торган иде. Бүген дә башкорт, бурят, удмурт һәм якут төркемнәре уңышлы гына эшләп килә. Аларга татар төркеме дә өстәлсә, әйбәт булыр иде», – дигән язучы.

АЛДАНМАГЫЗ!

«Прайм»: «Синергия» Университетының коммерция һәм сәүдә эше кафедрасы доценты Алисә Храмова зур супермаркетлар кассасында алдау схемалары турында сөйләгән. Иң киң таралган алдау – чекка «артык» товар өстәү. Бер-ике әйбер генә алганда, моны эшләү кыенрак. Ә менә кәрҗин тулы әйбер сатып алсаң, чекка берәр «артык» әйбер кыстырып җибәрү бик кулай. Кассирның дөрес штрих-кодны сканерламыйча, сдачаны азрак бирү, туплам балларын үз картасына күчерү очраклары да еш очрый икән. «Ике әйбер – бер бәядән» акциясе дә алдарга мөмкинлек бирә, дип кисәтә белгеч. Сатып алучы еш кына үзе алган әйбернең акциядә катнашуын белми һәм кассага бер генә данә товар тотып килә, ә сатучы аны кисәтеп тормый, чекка ике товар дип кертә, икенче әйберне үзенә алып кала, ди. Шуңа күрә белгеч игътибарлы булырга, чекны касса яныннан киткәнче үк тикшерергә киңәш итә.

ЧИТ ИЛДӘ ЮК, ИМЕШ

«Интерфакс»: ДәүДумага чиновникларга чит илдә күчемсез милек тотуны тыю турында закон проекты кертелгән иде. Ул кабул ителмәгән. Думаның дәүләт төзелеше һәм закон чыгару буенча комитеты рәисе Павел Крашенинников: «Без әле чагыштырмача күптән түгел генә Советлар Берлеге таркалу фаҗигасен кичердек. Гаиләләр таркалды. Һәм безнең чит илдәге күчемсез милекнең күпчелеге – БДБ илләрендә, ә Бөекбритания, АКШ һәм Испаниядә түгел», – дип аңлаткан. Ул шулай ук Русиядә «шактый анык коррупциягә каршы закон» булуын, барлык чиновникларның да кереме һәм күчемсез милке хакында декларация биреп барырга тиешлеген дә искә төшергән. Элегрәк Русия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков югары урындагы чиновникларга «дус булмаган илләр»дә, ягъни АКШ белән Чехиядә күчемсез милек тотарга ярамавын белдергән иде.

Матурлык зур чыгымнар сорый

«Бизнес Онлайн»: Быел Казан шәһәрен чәчәкләр белән матурайту өчен бюджеттан 50 миллион сум акча сарыф итәргә планлаштыралар. Бу – узган елгыга караганда 20 миллион сумга күбрәк. Башкаланың барлык җиде районында да берьеллык һәм күпьеллык декоратив үсемлекләр: төрле чәчәкләр, куаклар утырту планлаштырыла. Шактый мәйданнарда газоннарны яңарту да каралган. Техник задание буенча, берьеллык чәчәкләрне утырту гына да 18 миллион сумга төшәчәк.

Моннан тыш, Казанның Чистай урамындагы «FIFA 2018 дивары», «Ботинка» һәм «Сыбызгы»; Татарстан урамындагы «Барс»; Университет проспектындагы «Туп» һәм «Тюльпаннар»; Тихомирнов урамындагы «Бамбук агачы»; Декабристлар һәм Вахитов урамнары киселешендәге «Футболчылар белән туп»; шулай ук «Аккошлар», «Алмаз һәм Алтын», «Шарлар», «Пирамида», «Дөнья синең кулда», «Аккошлар», «Китап» кебек зур күләмле композицияләр торгызылачак, яңартылачак һәм чәчәкләр белән бизәләчәк.

Комментарии