ЭЛЕКТРОН ПОВЕСТКА КЕРТЕЛДЕ

ЭЛЕКТРОН ПОВЕСТКА КЕРТЕЛДЕ

«Российская газета»: Русиядә хәрби хезмәткә яраклыларның исәбен алып бару турындагы законга үзгәрешләр кертелде. 450 депутаттан бер Людмила Нарусова гына каршы тавыш биргән иде. 14нче апрельдә президент Владимир Путин канунны имзалады һәм ул шул көннән үз көченә керде.

Төп үзгәрешләр турында кыскача:

– хәрби хезмәткә чакыруларның электрон реестры булдырыла. «Госуслуги»да шәхси кабинетында урнаштырганнан соң, повестка кешегә тапшырылган булып санала. Анда кереп карамавы – кешенең үз проблемасы. Заказлы хат белән җибәрелгән повестка почта штампы сугылган көннән тапшырылган дип санала;

– кәгазь повесткаларны яшәү, уку яки эш урынына җибәрә башлыйлар. Алудан баш тартсаң да, ул шул көннән тапшырылган булып санала;

– чакыру алган гражданнарга, хәрби комиссариатка килеп күренмичә, Русиядән чыгу тыела;

– повестка килгәннән соң 20 көн эчендә хәрби комиссариатка бармасаң, автомобиль теркәү һәм аның белән идарә итү, ИП ачу яки үзмәшгуль булып теркәлү, кредит һәм займ алуга тыю кертелә, милекне рәсмиләштерү хокукы туктатылып тора. Төбәк җитәкчеләре өстәмә тыюлар да билгели ала;

– военкоматлар бердәм электрон реестрдан һәм башка дәүләт ресурсларыннан алынган мәгълүмат буенча, хәрби хезмәт яшендәгеләрне читтән торып запаска һәм беренчел хәрби исәпкә язып куя ала. Хәрби статусның үзгәрүе турында белдерү «Госуслуги»да килә;

– чакыру кампаниясе вакытында чакырылырга тиеш булып та повестка алмаган гражданнар, киләсе кампания башлангач ике атна эчендә военкоматка үзләре килергә тиеш була.

АКЧАЛЫ БУЛАБЫЗ ДИП, ФАТИРСЫЗ КАЛГАННАР

«Shot» телеграм-каналы: Мәскәүдә 100гә якын пенсионер кредит мошенникларыннан зыян күргән, күбесе фатирыннан колак кагарга мөмкин. «Живые деньги» дигән оешма вәкилләре өлкән яшьтәгеләргә шалтыратып, кредит тәкъдим иткән. Биржада уйнап, акчаны ничек арттырырга икәнен өйрәтәбез, кредитыгызны да капларсыз, үзегез дә баерсыз, дип кызыктырганнар. Пенсионерлар кармакка эләккән: 12 айга 42 процент белән кредит алуларын, фатирлары залогка куелуын карап та тормастан, килешүне имзалаганнар. Кайберсенең айлык түләү суммасы 90 меңгә кадәр җиткән – анысын да түли башлагач кына белгәннәр, билгеле. Хәзер мошенниклар суд аша беркатлы өлкәннәрнең фатирларын алырга тели. Ачыклый торгач, килешүләрнең юридик зат белән түгел, шәхси инвестор белән төзелгәнлеге ачыкланган. Зыян күрүчеләр саны 100гә җитә башлагач, җинаять эше кузгатканнар. «Живые деньги» вәкилләре гаепләрен танымаган, гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләргә сылтап калдырганнар.

САЛЫМНЫ КҮБРӘК ТҮЛӘҮ КЫЕНМЫ ӘЛЛӘ?

«Коммерсантъ»: ДәүДума депутаты Олег Нилов («Гадел Русия – Дөреслек өчен») Русиядә «хәрби салым» кертергә тәкъдим иткән. Хезмәт итү яшендәге, ягъни 45 яшькә кадәрге ир-атларның кеременә салымга (НДФЛ) тагын 2-3 процент өстәргә була, дигән ул. «34 млн ир-аттан 1-2шәр мең. Мобилизация турында уйламыйча, тынычлап йоклыйсыгыз килә икән, НДФЛга 2-3 процент өстәп түләгез. Кыен мәллә?» – дигән Олег Нилов. Аның сүзләренчә, шул рәвешле 50 млрд сумнан күбрәк акча җыелачак, ул хәрби операциядә катнашучыларга түләүне ике тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хәрби операциягә үзләре теләп китүчеләр санын арттырыр, өстәмә мобилизациянең кирәге булмас, дип ышана депутат.

ЯХШЫРАК ЯШИ БАШЛАГАНБЫЗ

«Известия»: Югары икътисад мәктәбенең гражданлык җәмгыятен һәм коммерциячел булмаган тармакны өйрәнү үзәге сораштыруы күрсәткәнчә, 2022нче елда Русиядә һәр алтынчы кешенең (17 процент) азык-төлек яки кием-салым алырга акчасы җитмәгән. 4 процент – ашарга да акча җиткерә алмыйбыз, 13 процент – кием-салым һәм аяк киеме алу мөмкинлеге юк, дип җавап биргән. Уңай якка үзгәреш бар, дип сөенче ала белгечләр. Юкса, 2019нчы елда алар күбрәк булган: ашарга акча җиткерә алмаучылар – 7, кием-салым алу мөмкинлеге юк, дип әйтүчеләр 16 процент.

ШИКАЯТЬ ЯЗАРГА ЯРАМЫЙ

ТАСС: Дәүләт органнарына шикаять язарга яратучыларны административ җаваплылыкка тарта башларга кирәк! ДәүДума депутаты Евгений Марков (ЛДПР) әнә шундый идея белән чыккан. Аның сүзләренчә, күпчелек очракта шикаятьне башка кешегә зыян китерү нияте белән язалар. «Кәгазь сугышлары» барышында дәүләт органнарына яки вазифаи затлар исеменә юллана торган мөрәҗәгатьләрдә кешене яман яктан, кимсетеп күрсәтә торган мәгълүматлар була. Фикер белдерү иреге белән намусны, абруйны һәм эштәге дәрәҗәне саклау хокукы арасында баланс булырга тиеш. Әйтик, мәгариф комитетына һәм прокуратурага хатлар язып, үзләренә ошамаган укытучыларга каршы «көрәшүчеләр» бар. Укытучы дәрестә кисәтү ясаса да, аның өстеннән жалу язарга торалар, бу белем бирү процессына да начар йогынты ясый, хатларны тикшерергә тиешле ведомстволарның да вакытын ала», – дигән ул.

ФРАНЦИЯДӘ – ПЕНСИЯ РЕФОРМАСЫ

«Lenta.ru»: Халыкның, ризасызлык белдереп, өч ай дәвамында урамга каршылык чараларына чыгуына карамастан, Франция Президенты Эммануэль Макрон ашык-пошык дигәндәй пенсия реформасын кабул итеп куйды. Хәзер бу илдә 62 урынына 64 яшьтән пенсиягә чыгасы. Яшьне әкренләп 2023нче елның сентябреннән арттыра башларга җыеналар. Җирле басмалар язуынча, Макрон яңа канун турында телеэкраннардан хәбәр иткәч, халык яңадан урамга агылган. Алар кәстрүлләргә кашыклар белән сугып, президент аңлатмасына бойкот белдерә, диелә. Европаның күпчелек илләрендә пенсиягә 65 яшьтән яки тагын да соңрак чыгалар.

ЧИКНЕ БИЛГЕЛӘРГӘ КУШАЛАР

«Бизнес-Онлайн»: Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы хатын-кызларның нәсел калдырырга мөмкинлек бирә торган яшен законда беркетергә тәкъдим итә. Хәзергә Русия законнарында «нәсел калдыра алу яше» дигән төшенчә юк, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны 49 яшь дип билгели. Күпчелек илләрдә шуннан өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызларга ЭКО ярдәмендә бала табу рөхсәт ителми. Русиянең кеше репродукциясе берләшмәсе президенты Владислав Корсак, 35-40 яшь – өстәмә репродуктив технологияләр кулланып бала алып кайту өчен соңгы чик, дип белдергән.

ЯУЛЫКЛАРНЫ КАМЕРА ТИКШЕРӘ

«Газета.ru»: Иран хакимияте җәмәгать урыннарында «акыллы камералар» куя башлаган, алар хиҗап япмаган яки аны дөрес итеп бәйләмәгән хатын-кызларны ачыклый торган булачак, дип хәбәр итә җирле «Tasnim» агентлыгы. Әлеге чара «хиҗап турындагы законга каршы чыгуларны һәм гражданнар арасында низагларны булдырмау» өчен кертелгән, диелә. Элегрәк Иран хакимияте хиҗап ябарга теләмәгән хатын-кызларга университетларга йөрүне тыю ихтималлыгы турында әйткән иде. Ә Иран парламенты депутаты Хосейн Җәләли, яулыкны дөрес итеп яки бөтенләй япмауда тотылганнарның банк хисапларын туңдырырга кирәк, дип белдерде. Хәтерләсәгез, узган ел Иранда әхлак полициясе хиҗапны дөрес япмаганы өчен 22 яшьлек Махса Амини исемле кызны тоткарлаган иде. Берничә көннән соң ул үлде, каршылык чаралары башланып китте. Узган елның декабрендә Иран әхлак полициясен гамәлдән чыгарды.

Комментарии