ОНЫККА БАСЫМ ЯСЫЙЛАР

«Азатлык»: Казахстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаевның 29 яшьлек оныгы Айсолтан Назарбаев, сәяси сыену сорап, Британиягә мөрәҗәгать иткән. «Фейсбук»тагы сәхифәсендә Айсолтан гаиләдә үзенә карата басым булганын яза: «Хәзерге вакытта гаилә миңа төрлечә басым ясарга тырыша, һәм миңа кардиналь чараларга барырга туры килде: мин Британиядән сәяси сыену сорыйм. Минем соңгы биш елым соры таплар белән капланган. Кешеләргә чынлыкта нәрсә булганын һәм моның сәбәпләрен белергә вакыт җитте». Айсолтан сүзләренчә, ул Русия һәм Казахстан арасында зур күләмле коррупция хакында мәгълүматка ия. Монда «Казахстан халкыннан урланган» миллиардлаган доллар турында сүз бара, дип искәрткән ул.

ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕ – ӘДӘБИЯТКА ТҮГЕЛ, ТАРИХКА ПРЕМИЯ

«Ватаным Татарстан»: «Тукай премиясенең зур милли бүләк икәнен аңласам да, мин аны даулашу күренешләрен беркадәр көлемсерәп күзәтәм. Чөнки аның бик үк аңлашылып җитми торган урыннары да, сәеррәк өлешләре дә, көлкеле мизгелләре дә бар. Әйтик, 2020нче елда Фәлән Фәләневнең «Ак карга» китабы тәкъдим ителә. Ә ул моннан ун ел элек басылып чыккан. Сорау туа хәзер: шушы ун ел буена кая караган премия бирүчеләр? Нигә аны хәзер генә исләренә төшергәннәр? Укырга вакытлары булмаганмы? Икеләнеп, үзара бәхәсләшеп шушы көнгә килеп җиткәннәрме? Ярый, әсәрнең танылуы, бәяләнүе өчен күпмедер вакыт кирәк дип исәплик. Ун ел кирәкми бит инде барыбер. Ничек кенә булмасын, бу инде бүгенге иҗатка түгел, ә әдәбият тарихына премия биргән кебек…» (язучы Марат Кәбиров).

БИТЛЕКЛӘРЕ БРАК БУЛГАН

«Baza»: Кытайда медицина битлекләренә кытлык, шуңа күрә аны башка илләрдән, бигрәк тә Русиядән сатып алу җаен карыйлар. Менә Мәскәүдә Русия халыклар дуслыгы университетында укучы Вань Синьюань исемле студент егет тә 3 млн сумга 160 битлек сатып алган. Бу заказны аңа Кытай хөкүмәтендә эшләүче абыйсы биргән булган. Аның хәтле медицина битлеген егет «Авито» сайтында тапкан. Сатучы бер «Газель» битлек китереп бушаткан да акчаны алып киткән. Тик карый башлагач, битлекләрнең барысы да диярлек брак булуы ачыкланган. Вань Синьюань сатучыга шалтыратып, акчаны кире кайтарыгыз, дип тә әйтеп караган, тик тегесе аны ераккарак, Кытайга «җибәргән».

Комментарии