БЕТТЕМЕ, ЮКМЫ?

БЕТТЕМЕ, ЮКМЫ?

«Бизнес Онлайн»: Узган атнада иң күп сөйләшенгән темаларның берсе – өч бала аталарына мобилизациядән кичектереп торуның бетерелүе булгандыр, мөгаен. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина үзенең телеграм-каналында язып чыкты. «Кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы Ирина Киркора белән күрештек. Ул Генштаб директивасының 16 яше тулмаган өч баласы булган аталарга мобилизациядән кичектереп тору бирелүе турындагы пункты гамәлдән чыгарылуын раслады», – дип язды ул. Соңыннан «Lenta.ru» электрон басмасына: «Илдә өлешчә мобилизация тәмамланды, шуңа күрә кичектереп тору турындагы пунктның да кирәге калмады, күп балалы аталарга мобилизация янамый», – дип шәрехләмә бирде.

Татарстан хәрби комиссариатында өч бала аталарына кичектереп тору бирә торган пунктның декабрьдә үк гамәлдән чыгарылуын раслаганнар. Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: «Бу хакта бернәрсә дә белмибез», – дигән иде. Оборона министрлыгының кайнар элемтә номерында: «Дүрт бала аталарына кичектерү бар, ә өч бала аталарына кичектерү бирү мәсьәләсе әле хәл ителә», – дип җавап биргәннәр. Ә Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Русия» генераль советы сәркатибе Андрей Турчак үзенең телеграм-каналында: «Генераль Штаб октябрьдә чыгарган директива үз көчендә кала һәм калачак. Бу темага спекуляцияне туктатырга кирәк», – дип язып чыкты. Кемгә ышанасы...

АЙРАТ ХӘЙРУЛЛИН УРАМЫ

Inkazan: Казанның Идел буе районында урнашкан 2нче Газ урамының исемен үзгәрттеләр – 2020нче елда вертолет казасында үлгән депутат һәм эшмәкәр Айрат Хәйруллин исеме белән атадылар. Әлеге урам Универсиада Проспекты белән Спартак урамы арасында – KazanMall сәүдә үзәге янында урнашкан. Ерак түгел – Хәйруллин укыган 82нче мәктәп. «Слово пацана» китабы авторы Роберт Гәрәев бу уңайдан: «Илһам Шакировка үзәктә урам табылмаган икән, ни өчен әле Айрат Хәйруллинга табылды? Хәйруллин шәхесе турында ачылып сөйләшергә ярамаса да, аның нинди группировкада торганын, кушаматы нинди булганын, нинди эшләрдә катнашы барлыгын барыбыз да беләбез. Бу кешенең криминал белән бәйле икәнен урам җыештыручылардан башлап, полициягә кадәр белә. Криминал белән бәйле булуына күз йомдың ди. Дәүләт Думасы депутаты, миллиардер, «Бердәм Русия» вәкиле – шуннан нәрсә? Синең исем белән урамны атасыннар өчен болар гына җитәмени?» – дип белдергән. Казанның элеккеге мэры Камил Исхаков: «Айратның соңгы вакытта нәрсә белән шөгыльләнгәнен белмим. Тик минем чорда эшләгән эшләрен бәяләсәң, аның исеме белән урамны атаргамы, юкмы – яхшылап уйлар идем», – дигән.

МОШЕННИКЛАР ГАЗ БЕЛӘН УЙНЫЙ

«Татар-информ»: Соңгы вакытта Татарстанда үзләрен газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыручы мошенниклар телефонга шалтыратып, балаларны авариягә китерә торган төрле гамәлләр кылырга мәҗбүр итү очраклары ешайган. Мәсәлән, газ плитәсенең барлык конфоркаларын ачык калдырырга сорыйлар икән. Шундый бер сөйләшүнең аудиоязмасы «Татар-информ»га эләккән. Бер хатын-кыз үзен газ хезмәткәре дип таныштырып, бала белән аралаша. Аның өйдә үзе генә булуына ышангач, аш бүлмәсенә барырга куша. Бала әнисенә шалтыратырга тели, тик хатын аны туктатып кала. Аннары балага газ плитәсенең дүрт конфоркасын да ачарга куша, шул рәвешле газны тикшерәбез, ди. Бала шалтыратучыга газ исен сизүе турында әйткәч, ул аңа бүлмәсенә кереп ял итәргә куша, конфоркалар 2 сәгать чамасы ачык торырга тиеш, ди. Моның мошенниклар тозагы икәнен, алай эшләргә ярамаганын балага аңлатып куярга, ә шушындый шалтырату булса, полициягә хәбәр итәргә кирәк.

 ЭЛЕКТРОН ЧИРАТНЫ САТКАННАР

«Baza» телеграм-каналы: Хакасиядә бик гади, шул ук вакытта үтемле алдау ысулын ачыклаганнар. Мошенниклар табибка электрон чиратта урыннар саткан. Поликлиникага электрон чират 15:00 сәгатьтә ачыла торган булган, тик бу вакытка инде бер урын да диярлек калмаган. Аның каравы сайтларда яңа хезмәт барлыкка килгән: 500-600 сумга электрон чиратта урыннар сата башлаганнар. Үзләренә кирәкле белгечкә языла алмый аптырагач, кешеләр «Халык фронты» активистларына мөрәҗәгать иткән. Алар ачыклаганча, мошенниклар ничектер алдан ук электрон чираттагы барлык урыннарны алып бетереп барган, аннары талоннарны саткан. Шул рәвешле аена 500 мең сумга якын эшләгән булулары ихтимал. Прокуратура тикшерү башлаган.

КОРАЛ АЛУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ

«Российская газета»: «Корал турында»гы Федераль закон үзгәртелде. Документ рәсми газетада басылып чыкканнан соң 90 көн үткәч үз көченә керә.

Беренче тапкыр корал сатып алырга теләгән гражданнар башта тикшерү аша үтәргә тиеш булачак. «Сәламәт-авыру» дигән типтагы тикшерү генә түгел бу. «Гражданнарның хокукларына һәм ирегенә, дәүләт һәм җәмгыять иминлегенә куркыныч тудыра торган тайпылышлары» юкмы дип тикшерәчәкләр. Моны йә эчке эшләр органнары, йә ФСБ башкарыр дип көтелә. Әгәр кеше куркыныч була ала дип табылса, аңа корал сатып алуга лицензия бирелмәячәк. Тик бу тыю гомерлеккә түгел, ике генә елга. Искәрмә бар: хәрбиләр һәм аз санлы халык вәкилләре мондый тикшерү аша үтмәячәк. Шул ук вакытта кулында инде коралы булган гражданнарга да тикшерү билгеләргә мөмкиннәр.

Яңа закон буенча, тагын берничә категориягә корал алуга лицензия бирелмәячәк: белә торып җинаять кылган җинаятьчеләргә; суд карары буенча җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән, тик белә торып кылган җинаяте өчен җәзасын үтәмәгәннәргә (ярлыкау алган яки җәзалау өчен каралган вакыт чыккан булырга мөмкин); исерек булу-булмауны күрсәтә торган медицина тикшеренүе узудан баш тарткан өчен җәзага тартылганнарга. Бу кешеләргә дә тыю гомерлеккә түгел.

Комментарии