Барысы да пластик стаканнан башлана

Барысы да пластик стаканнан башлана

«Бизнес Онлайн»: «Хакимият вәкиленә пластик стакан аттылар ди – бернәрсә дә булмады. Аннары пластик шешә – тагын бернәрсә булмады. Аннары пыяла шешә, ә аннары таш ыргытырлар, ә аннары бөтенләй утлы коралдан ата һәм кибетләрне талый башларлар. Без моңа юл куймаска тиеш! Һәркем барлык мөмкин чаралар ярдәмендә үз фикерен белдерергә һәм позициясен күрсәтергә хокуклы, тик законлы чаралар ярдәмендә генә» (Русия Президенты Владимир Путин кеше хокуклары буенча совет утырышында, Мәскәүдәге җәйге каршылык чараларыннан соң киткән суд карарларын шәрехләп, шулай дип җавап бирде).

«Бердәм Русия» депутатына сүз әйтергә ярамый?

«Фонтанка.ру»: Ростов өлкәсе, Шахта шәһәренең 1нче мәктәбендә кеше хокуклары һәм сүз ирегенә багышланган ачык дәрес бик символик рәвештә тәмамланган. Дәрескә «Бердәм Русия» партиясе депутаты Екатерина Стенякина да килгән булган. 11нче класста укучы Даниил исемле малай торып баскан да, мин КПРФка керергә җыенам, дигән. Депутат бу шаяруны көлеп кенә кабул иткән, кайткач, «Фейсбук» сәхифәсенә егетне мактап язып та куйган: «Үз фикерен белдерергә курыкмый торган ихлас һәм гадел егет» дигән. Ә Даниилның класс җитәкчесе Алексей Желтов шаяру катыш әйтелгән сүзләрне аңламаган, күрәсең. Класска кергәч, укучының тетмәсен теткән. «Син – клиник идиот. Ул депутат мәктәпкә ярдәм итә! Җиһазлар ала, укытучыларга грамоталар тапшыра. Ә син «без сезнең белән идеологик дошманнар» дип торасың. Йә син, аңгыра баш, документларыңны алып, мәктәптән китәсең, йә мин класс җитәкчесе булудан баш тартам», – дип акырган. Укытучының сүгенү сүзләре кыстырып кычкыруын кемдер яздырып барган һәм интернетка куйган. Бу хәлдән соң Алексей Желтовка «выговор» биргәннәр, класс җитәкчесе вазифасыннан читләштергәннәр. Укытучы гафу да үтенгән. Тик ул гафуны Даниил гына ишетмәгән – булган хәлләрдән соң ул мәктәпкә йөрүдән баш тарта, ди.

31ен ял көне итәбезме?

Инстаграм: Русиянең берничә төбәге 31нче декабрьне ял көне дип игълан иткәч, Татарстан халкы «бездә генә эш көне булып каламыни?!» дип шаулашып алган иде. Президент Рөстәм Миңнеханов, ниһаять, халык фикеренә колак салырга булган, күрәсең. Бу сишәмбедә үзенең инстаграм сәхифәсенә: «Миңа, 31ен ял итәргә кирәк, дип бик күп язалар. Тик алай эшләсәң, 28нче декабрь – шимбә көнне эшләргә туры киләчәк. Тавыш бирегез, уйларбыз», – дип язды һәм «сторис»ына тавыш бирү урнаштырды. Газета типографиягә тапшырылганда, сораштыруда катнашканнарның 90 проценты «31ен ял итәргә кирәк» дип тавыш биргән иде. Болай итеп халык фикерен белешү Рөстәм Миңнехановның үз идеясе түгел. Аңа кадәр Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров шул рәвешле тавыш бирү оештырган һәм, күпчелекнең фикерен исәпкә алып, 31нче декабрьне ял көне дип игълан иткән иде инде. Псков һәм Свердлау өлкәләрендә дә 31нче декабрь шул рәвешле ял көне булып куйды.

План арттырып үтәлгән

«Инказан»: Булды бу, җәмәгать! Татарстанда үзмәшгуль булып теркәлгәннәр саны 60 мең кешедән артып киткән. Ел азагына хәтле шуның хәтле кеше теркәлүе кирәк, дип план куелган иде – арттырып үтәгәннәр, әле ел да бетәргә өлгермәде. Дөрес, бу 60 меңнән 54400 кеше генә Татарстанда теркәлгән икән. Үзмәшгульләр казнага 88,6 млн сум салым акчасы түләгән инде.

Мәктәп балаларының 10 проценты гына сәламәт

Татарстан «Тормыш пульсы. Балалар» дип аталган илкүләм проектка кушылган. Бу – мәктәп балаларында сәламәт яшәү рәвеше культурасы тәрбияли торган проект. Казан, Чаллы, Буа һәм Чистай мәктәпләрендә волонтер-медиклар сәламәтлек темасына квест рәвешендә дәресләр үткәргән. Әлеге проект юктан гына барлыкка килмәгән: аз хәрәкәтләнү һәм каты-коты белән туклану аркасында, мәктәпне тәмамлаганда биш баланың дүртесенең сәламәтлеге какшаган була. Мәктәп балаларының 10-12 проценты гына сау-сәламәт. 7-9 яшьлек укучыларның яртысыннан күбрәгендә, ә өлкән классларның 60 процентында нинди дә булса хроник чир бар («Тормыш пульсы» программасы пресс-релизы нигезендә).

Комментарии