ЧИГЕНҮНЕҢ ДӘ ЧИГЕ БУЛЫРГА ТИЕШ!

ЧИГЕНҮНЕҢ ДӘ ЧИГЕ БУЛЫРГА ТИЕШ!

«Бер яктан, Конституциядә төп гарантияләр сакланган кебек, ягъни республикаларның, Русиянең дәүләт теле белән беррәттән, үз дәүләт телләрен билгеләү хокукы, халыкларның туган телләрен саклау, өйрәнү, үстерү мөмкинлеге дә теркәлгән. Шул ук вакытта Конституциягә урыс телен «государствообразующий» халыкның теле дип кертү, урыс халкын һәм урыс телен Русиядә яшәүче башка милләтләрдән өстенрәк кую булып чыга. Русиянең иң югары норматив-хокукый актында бер халыкка, бер телгә генә аерым сәяси статус бирү һич гадел эш түгел дип саныйм. Бу минем фикерем генә түгел, үз язмышына битараф булмаган милли республикаларның да фикере шундый. Хәтта Аллаһ бер телгә генә өстенлек бирмәгән! Дөресен әйткәндә, үзебезгә дә күп очракта батыррак, игътибарлырак булырга кирәк. Чөнки чигенүнең дә чиге булырга тиеш! (Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллинның ДәүСоветның сигезенче утырышында ясаган чыгышыннан).

«КЕМ ИКӘНЕГЕЗНЕ БЕЛЕГЕЗ!»

«Татарлар» тапшыруы, «Яңа гасыр» каналы: «1920нче еллардагы халык санын алу материалларында милләтен «мөселман» диючеләр булган, аны язучы «татар» дип төзәткән. Шиһабетдин Мәрҗани: «Сез мөселман түгел, сез – татар. Кем икәнегезне белегез!» – дигән. 1926нчы елларда халык үзен татар дип яздырган. Ул вакытка милли аң формалашкан була, ә ул – милләт оешуның бер чагылышы. Бүген, милли аңга хилафлык китереп, үзебезне әллә кем дип яздырсак, тарихи мираска хыянәт итәбез булып чыга» (тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков).

КОРОНАВИРУСТАН ИМИНИЯТЛӘШТЕРӘЛӘР

«Шәһри Казан»: Бу атна башында Русиянең бер иминият компаниясе клиентларына яңа продукт тәкъдим итте – коронавирустан иминиятләштерү. Бу мөмкинлектән 18-60 яшьтәге гражданнар файдалана ала. Иминият оешмасында белдерүләренчә, коронавирустан бер елга иминиятләштерү 2 мең сум тора. Әгәр дә бу вирусны эләктерәсең икән, оешма дәвалануга 20 мең сум күләмендә акча күчерә. Авыру үлеп китсә, аның якыннарына 1 млн сум акча түләнәчәк, ди.

Комментарии