ГАЗ ШАРТЛАУНЫҢ СӘБӘБЕ

ГАЗ ШАРТЛАУНЫҢ СӘБӘБЕ

ТАСС: Соңгы вакытта Русиядә күп фатирлы йортларда газ шартлау очраклары ешайды. Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты башлыгы Андрей Кутеповның Русия Президенты ярдәмчесе Максим Орешкинга юллаган хатында язылганча, аларның 85 проценты торакны законсыз рәвештә үзгәртү (перепланировка) һәм вентиляция каналларын томалау белән бәйле. Элегрәк МЧС сентябрьдә генә дә 20гә якын газ шартлау очрагы теркәлде, дип хисап тоткан иде. 25нче октябрьдә Чаллыда да газ шартлап, биш кеше төрле җәрәхәтләр алган иде, 22 яшьлек кыз һәм газ шартлаган фатирның хуҗасы – 70 яшьлек ир үлде.

«МЫСКЫЛ ИТӘ ТОРГАН» ЯРДӘМ

Ura.ru: ДәүДуманың икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягин дәүләтнең балалы гаиләләргә күрсәтә торган ярдәмен «мыскыл итә торган» дип атаган. «Ул ярдәмнең җитәрлек күләмдә булмавы күренеп тора. Ә икътисадны хәрәкәткә китерүчеләргә нормаль хезмәт шартлары һәм хезмәт хакы бирергә кирәк. Яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итсәң, олигархларның ришвәткә акчасы азрак калачак, Русия гражданнарын гастарбайтерларга алыштырырга туры килмәячәк», – дигән ул.

АГАЧЛЫКТА АКЧА ЭЗЛӘГӘННӘР

«Интертат»: Шушы көннәрдә «Пятница» каналында бара торган «Орел и решка» тапшыруында Казанны күрсәттеләр. Кабул ителгән тәртип буенча, алып баручыларның берсе – бу очракта ул Тимур Родригез иде – шешәгә 100 доллар акча салып, аны Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта бер агач түмгәге астына яшереп калдырды. Кем таба – акча шуңа була. Тапшыру эфирга чыккач, кешеләр көрәк тотып Каенлыкка барган, акча эзлибез дип, агачлыкны актарып бетергән. Кайберәүләр акчаны төнлә үк эзләргә тотынган: тапшыру Владивосток вакыт поясы буенча төнге бердә чыга. «Тапшыруны карадык та балалар белән барып карарга уйладык, ләкин табып булмады», — дип сөйләгән берәү. Социаль челтәрләрдә Тимур Родригезны Казанга экологик зыян салуда гаеплиләр.

АВСТРИЯДӘ КАТГЫЙ ЛОКДАУН

«Бизнес Онлайн»: 15нче ноябрьдән Австрия коронавирустан вакцина ясатмаучылар өчен (12 яшьтән өлкәнрәкләргә) катгый локдаун кертте. Хәзер аларга азык-төлек кибетенә, аптекага, мохтаҗ кешегә ярдәмгә, эшкә һәм һава сулап керергә генә чыгарга ярый. Ил җитәкчелеге белдергәнчә, Австриядә вирусның дүртенче дулкыны котыра. Шуңа күрә катгый чикләүләр кертергә булганнар. Прививка кадатмаганнар өчен бу кыш күңелле булмаячак, дигән канцлер Александер Шалленберг. Ә вакцина ясатканнар яки авырып терелүе турында белешмәсе булганнар ресторан, матурлык салоны, фитнес-зал, кино һәм театрларга йөри ала.

ГЕОРГИЙ ТАСМАСЫН ТЫЙДЫЛАР

«АиФ»: Латвия парламенты (Сейм) 11нче ноябрьдә «Ачык күңел ачу һәм бәйрәм чараларында куркынычсызлык турында»гы һәм «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында»гы Законнарга төзәтмәләрне соңгы өченче укылышта кабул итте. Кертелгән үзгәрешләр буенча, илдә ачык күңел ачу чараларында, җыеннарда, митинг һәм йөрешләрдә Георгий тасмасын куллану тыелды. Әлеге законнарга төзәтмәләр 2019нчы елдан бирле карала. Бер депутат Георгий тасмасын сугышта һәлак булганнарның каберләре янында, шулай ук чит ил дипломатлары катнашында уза торган чараларда куллану хокукын саклап калырга тәкъдим иткән, ләкин парламентарийлар катгый тыярга кирәк дигән карарга килгән. Шәхси тормышта, әйтик, үз фатирыңда, машинаңда тасманы саклау тыелмый, диелә.

Комментарии