ТИКШЕРЕП КАРАРГА ТЕЛӘГӘН

ТИКШЕРЕП КАРАРГА ТЕЛӘГӘН

«Вечерняя Казань»: Казанда «Үлемсез полк» онлайн-акциясенә Гитлер фотосын җибәргән 20 яшьлек Мөхәммәт Әл-Әйюбигә карата кузгатылган җинаять эше судта карала башлады. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков сүзләренчә, студент егет РФ Җинаять Кодексының ике маддәсе – «Нацизмны тернәкләндерү» һәм «Законсыз рәвештә наркотиклар саклау» буенча гаепләнә. Бу елның 4нче маенда Мөхәммәт «ВКонтакте»да «Петр Иванов» дигән исем астында ялган сәхифә булдырып, «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашу өчен Гитлерның фотосын юллаган, фотоны «Гилтер Адик» дип исемләгән. Шулай да ялганы тиз тотылган. Егет үзе бу гамәлен «сайт җитәкчелеге Гитлер фотосына нинди реакция күрсәтер, блок куярмы икән, дип тикшереп кенә карарга теләдем» дип аңлаткан. Полиция егетнең фатирын тентергә дип килгәндә, өйдә үсеп утыручы киндергә (конопля) юлыкканнар. Мөхәммәт киндер орлыгын интернеттан сатып алган һәм, әйтүенә караганда, «үзе өчен генә үстергән». Ләкин прокурор «Законсыз рәвештә наркотик саклау» маддәсе буенча җәза бирүне сорый. Өйдә үсеп утырган үсемлектә киптерелгән хәлдә 73,8 грамм наркотик маддә булуы ачыкланган.

СӘЕР ЧЕМПИОНАТ

«Московский комсомолец – Томск»: Елы нинди – ярышлары да шундый. Томскида кабер казу буенча чемпионат узган. Тизлеккә ярышканнар. Ярышның максаты – ритуаль хезмәт күрсәтү өлкәсенең сыйфатын яхшырту, дип аңлаткан оештыручылар. Озынлыгы – 2 метр, киңлеге – 0,8, тирәнлеге 1,6 метр булган каберне 52 минутта казып чыккан ир җиңүче дип табылган.

ЕФРЕМОВ БДИГА ӘЗЕРЛӘСЕН

ТАСС: Мәскәүдә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Потяева сак астындагы артист Михаил Ефремовка үзе белән бер тикшерү изоляторында тотылучы үсмерләрне БДИга әзерләшергә тәкъдим иткән. «Мин СИЗО-5 – «Водник»та булып кайттым. Шул ук изоляторда балигъ булмаган балалар да бар, күбесе – 11нче класс укучылары, БДИ тапшырырга әзерләнәләр. Футболчылар Александр Кокорин белән Павел Мамаев тикшерү изоляторына эләккәч, алар башкаларны да спортка җәлеп итүдә катнашкан иде. Мин Михаил Олеговичка да үз белгәннәрен балаларны өйрәтүгә кулланырга тәкъдим иттем. Хәзер бу мәсьәләне СИЗО җитәкчелеге карап бетерергә тиеш», – дип сөйләгән Потяева. Коронавирус булу сәбәпле, ул Ефремов янына керә алмаган, видеоэлемтә аша гына аралашкан. «Ефремов тотыла торган камерада тагын ике кеше бар, икесе дә югары белемле, адекват. Михаил Олегович камерадашларыннан бик канәгать, алар аралаша. Ул аларга бер пьесадан өзек тә укып күрсәткән», – дип сөйләгән омбудсмен.

ПРОДЮСЕРЛАР КИРӘК

«Татар-информ»: Җырчы Салават Фәтхетдинов фикеренчә, продюсерлар әзерли торган махсус үзәк кирәк. «Бүген яшь башкаручыларның продюсерлык институты мәсьәләсе актуаль. Продюсер финанс эшләрен дә алып бара, үзе үк агент, ул администратор да, дисклар да чыгаручы. Продюсерларны әзерләүче уку йорты булмагач, аларны каян алырга соң?! Аларны ГИТИСтан кала беркайда әзерләмиләр. Мәсәлән, бүген КХТИ тәмамлаган кешеләр продюсер булып эшли. Аларның финанс өлкәсендә дә, юридик белеме дә юк. Хәзерге вакытта яшь башкаручылар белән юридик законнарны белмичә эшләү мөмкин түгел. Авторлык хокуклары турында сорау бик четерекле. Җырчы, композитор, башкаручы – һәркайсы үзенчә эш итә. Бу мәсьәләне продюсерлар хәл итәргә тиеш. Ә алар юк. Вуз тәмамлагач, күпләр һөнәрен үзгәртә, аның оештыру сәләте җитеп бетми. Шуңа күрә, һичьюгы, факультет каршында кафедра булса да булдырырга кирәк», – диде Татарстанның халкы артисты Салават Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында.

«ҮЛЕМ-КИТЕМ КҮП БУЛМЫЙ, КЫШ САЛКЫН КӨТЕЛӘ»

«Ватаным Татарстан»: Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев:

– Быел миләш аз. Бездә андый елда үлем-китем күп булмаячак, дип әйтәләр иде. Шуңа өметләнеп тору. Ә менә чикләвек күп булды. Димәк, кыш салкын булачак. Быелга кадәр җәйгә охшап кыш килсә, киләсе елдан кышка охшап җәй киләчәк.

Кешеләр сентябрь башындагы җылы көннәрне әбиләр чуагы белән бутый. Быел җәй соң килде. Шуңа да сентябрь башындагы җылы көннәр аның дәвамы иде ул. Карлыгач җәй беткәч кенә китә. Ул да күптән түгел генә китеп барды. Үземнең күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам, берничә көн булса да әбиләр чуагы булачак! Ул 15 -24 сентябрь көннәре арасында булыр дип уйлыйм.

Әмир абый быел кышка яхшылап әзерләнергә куша. Чәперчек дигән кош китәргә җыенып йөри. Чын суыклар көтелә, ди ул.

Комментарии