ЯМАШЕВ ПРОСПЕКТЫ – ИҢ КЫЙММӘТЛЕСЕ

ЯМАШЕВ ПРОСПЕКТЫ – ИҢ КЫЙММӘТЛЕСЕ

РБК: Ямашев проспектын Казанның төп сәүдә мәйданчыгы дип әйтеп булмый. Шулай да бизнес алып бару өчен башкалада иң кыйммәтле урам булып чыккан әле. SRG консалтинг компаниясе аренда хакы иң зур булган сәүдә рәтләре кайда урнашканын тикшергән. Беренче урында Иркутскиның Урицкий урамы – анда бизнес өчен бер квадрат метрны арендалау 32 мең сумга төшә икән. Икенче урында – Казанның Ямашев проспекты, биредә иң югары аренда хакы – 31 мең сум. Өченче урынны Воронеждагы Революция проспекты һәм Кемероводагы Совет проспекты бүлешкәннәр (икесендә дә 25әр мең). Тикшеренүдә миллионнан күбрәк кеше яшәүче 14 (Мәскәү белән Санкт-Петербург кермәгән) һәм халкы миллионга тулмаган 42 шәһәр катнашкан.

УЛЫН САТМАКЧЫ БУЛГАН

«Baza» телеграм-каналы: Екатеринбургта бер хатын улын 300 мең сумга сатып җибәргән. Бәхеткә, сатып алучы чын булып чыкмаган. Июль аенда «ВКонтакте»да утыручы берәү бөер күчереп утырту турындагы төркемдә сәер белдерүгә тап булган. Үзен Нәргизә дип атаган хатын ире белән уртак тел тапмаган җиде яшьлек улын (бала беренче никахыннан) башка гаиләгә бирергә теләвен язган. Улы өчен 300 мең сум сораган, моңа бурычлар күп булуы да этәрде, дигән. Бу хакта «Альтернатива» дип аталган кешеләр белән сату итүгә каршы көрәш оешмасы белеп алган. Бер волонтер, сатучы роленә кереп, хатынга язган. Сәүдә үзәгенең туклану нокталары урнашкан җирендә күрешеп, алдым-бирдем ясаганнар. Хатын улын кемгә биргәне белән кызыксынып та тормастан, акчаны алган да китә башлаган. Аны шундук полиция тоткарлаган. Хәзер анасы сатып җибәрә язган малай белән опека органнары эшли. Хатынга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, аның тагын ике баласы бар. Ә ире тикшерүчеләргә килеп, хатынының планнары турында бернәрсә дә белмәвен сөйләгән, өстәвенә, аена 120 мең сум хезмәт хакына эшлим, дип күрсәтмә биргән.

ВИДЕО ТӨШЕРӘМ ДИП...

«РИА Новости»: Красноярск краеның Дивногорск шәһәрендә 23 яшьлек кыз дүрт метр биеклектәге күзәтү мәйданчыгыннан егылып төшеп үлгән. Җирле Тикшерү комитеты фаразынча, ул анда туган көне уңаеннан видео төшерергә дип менгән булган. «8нче августта 23:00 сәгать тирәсендә исерек хәлдәге кыз үзенең дус кызы белән яр буенда урнашкан күзәтү мәйданчыгына килгән. Видеоклип төшерергә уйлаганнар – бер сәгатьтән, ягъни төнге 12 тулып узгач, кыз яңа яшенә аяк басасы икән. Шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, тоткычны атлап чыккан, тигезлекне саклап кала алмаган һәм дүрт метр биеклектән аска очкан. Алган яраларыннан урында ук җан биргән», – дип шәрехләгәннәр булган хәлне Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

УН ЕЛ БУЕ АКЧАСЫН КАЙТАРА АЛМЫЙ

«Вечерняя Казань»: Казанда яшәүче 59 яшьлек Әсхәт Мәхмүтов ун ел элек фатир сатып алганда алданган. Ләкин полиция бу эштә криминал күрмәгән, мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатуны сорап язган таләпләрен бер-бер артлы кире кагып килгән. Ун ел эчендә 27 шундый «отказ» җыелган. 2012нче елда Әсхәт Мәхмүтов шәһәр үзәгендә өч бүлмәле фатир алыр өчен 3,6 млн сум күләмендә беренчел кертемне сатучыга күчергән (фатирның тулаем бәясе 10 млн сум булган). Дөресрәге, фатирны кредитка аласы булган, 3,6 млн сум акча, килешү буенча, сатучының депозит тартмасына күчерелгән. Тик сатып алу билгеләнгән көнне сатучы Росреестрга килмәгән, соңрак фатирын кыйммәтрәк бәядән бүтән кешегә сатып җибәрүе ачыкланган. Алданган Мәхмүтов «Вишневский» полиция бүлекчәсенә һәм судка мөрәҗәгать иткән. Ул арада сатучы хатын депозитта яткан барлык акчаларны алган. Ә полиция, бу гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләре, судка барыгыз дип, җинаять эше ачудан баш тарткан. Фатирсыз да калган, акчасын да ала алмый тилмергән Мәхмүтов судта откан, ләкин бүгенгә кадәр акчасын тулы күләмдә алмаган. Сатучы хатын аның банк хисабына 1 млн сум гына күчергән. Полициянең эш ачудан баш тартып, үзе белән «футбол» уйнауларыннан туйган Мәхмүтов 2020нче елда полициянең үз эшен башкармавыннан зарланып, Вахитов район судына шикаять иткән. Суд Мәхмүтов ягына баскан. Ләкин полиция суд карарыннан соң да селкенергә уйламаган. Мәхмүтовның адвокаты шул ук судка яңадан шикаять биргән. Анысы бу елның 1нче августында канәгатьләндерелгән. Суд полициянең ун ел дәвамында язган «отказ»ларын законсыз дип тапкан, җитешсезлекне төзәтергә кушып карар чыгарган. Дөрес, моңа бик аз вакыт калып бара. Бу елның декабрендә мошенниклык факты буенча эшнең кулланылыш вакыты чыга, алдап акча алучылар җәзасыз калырга мөмкин.

ЭКС-РЕДАКТОРНЫ ЭЗӘРЛЕКЛӘҮ ДӘВАМ ИТӘ

ТАСС: «Беренче канал»ның экс-редакторы, «Время» тапшыруы эфиры вакытында алып баручы Екатерина Андреева артына Русия кануннары буенча әйтергә ярамый торган сүзләр язылган кәгазь тотып чыгып басуы белән танылган Марина Овсянниковага Русия армиясе турында ялган хәбәр тарату маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Әлеге маддә буенча 10 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Адвокаты белдергәнчә, Маринаның 15нче июль көнне ялгыз пикетка чыгуы эш кузгатырга этәргеч биргән. «Время» эфирындагы гамәленнән соң ул 30 мең сум штрафка тартылган иде, соңрак тагын 40 һәм 50 мең сум штраф салынды. Овсянникова Русиядән китеп, Германиянең Die Welt газетасында эшләп кайтырга да өлгерде. Балаларым өчен кайттым, дип белдергән иде ул. Хәзер тикшерү эше дәвам иткәндә Овсянникова өй арестында утырырга тиеш булачак – Мәскәүнең Басман суды шундый карар чыгарды.

КҮПМЕ АЛАСЫҢ, САНАП КАРА

«Бизнес-газета»: Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2022 елның беренче яртысында уртача хезмәт хакы 53 мең сум булган. Бу Идел буе федераль бүлгесендә беренче урын. Икенчедә Пермь өлкәсе – 51 мең сум, өченчедә – Башкортстан (48 мең сум).

БАЛАЛАР ЯШӘРГӘ ТЕЛӘМИ

РБК: Русиядә үзләрен үтергән балалар саны, 2020нче ел белән чагыштырганда, узган ел 40 процентка диярлек арткан. 2020нче елда аларның саны 548 булса, узган ел 753 булган. Бу саннарны Русия президенты каршындагы бала хокуклары вәкиле аппараты киңәшчесе Роман Чуприков җиткерде.

Мәскәүнең психиатрия фәнни-тикшеренү институтының суицидиология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Каринэ Кещян, кул салырга тырышып та, исән калган балаларның саны тагын да күбрәк, дип белдергән.

Комментарии