Коронавирус эсседән куркамы?

Коронавирус эсседән куркамы?

Башкортстан республикасында искитмәле эсселек хакимлек итә. Тын алгысыз мондый кайнар көннәрдә коронавирус тарала микән дип кызыксына күпләр.

Бу җәһәттән 14нче июльдә төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында үткән брифингта Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табиб урынбасары Марина Скотарева әлеге сорауга җавап бирде.

«Әлегә билгеле мәгълүматларга ярашлы, коронавирус, нәкъ вирус, ультрашәмәхә нурларга үтә дә сизгер, – диде ул. – Шуңа без әлеге вирусның активлыгы кимүен һәм COVID-19 йоктыру очракларын теркәми башлауны көтәбез. Без фаразлыйбыз, әмма вирус үз тормышы белән яши. Әлегә коронавтирус белән чирләү очракларын теркибез».

«Өмет»

Фаҗига

Изображение удалено.Мәскәүдән кунакка килгән яшьләр Татарстанда коточкыч авариягә юлыккан. Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт яшь кеше зыян күргән. 19 һәм 22 яшьлек ике егет, шулай ук аларның юлдашлары 15 һәм 16 яшьлек кызлар автомобиль авариясенә эләккән. Каза Бөгелмә районында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, Мәскәү номерлары куелган Volkswagen Golf автомобиль йөртүчесе югары тизлек аркасында идарәне югалта һәм машина юл астына оча. Автомобиль берничә тапкыр әйләнеп каплана.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында машина эчендә булган яшьләр төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар, аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илткәннәр.

«Шәһри Казан»

Сөйгәненә… ут төрткән

Башкортстанда коточкыч хәл. Көнчел ир сөйгәненә ут төрткән. Тәне нык пешкән 37 яшьлек хатынны тиз арада шәһәр дәваханәсенә китерәләр. Аның башы, муены һәм тәне зарарланган. Шулай ук хатын бик нык исерек булган. Полиция бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

Билгеле булуынча, хатын 40 яшьлек өйдәше белән эчкән икән. Тыныч табын көнләү аркасында ызгыш-талашка китерә, шулвакыт ир хәмерне эләктерә һәм, аны сөеклесенә сибеп, ут төртә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре көнчел ирне бүлеккә алып килә, анда ул күрсәтмәләр бирә. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

«Кызыл таң»

Комментарии