- 16.05.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №19 (17 май)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Российская газета»: «Бердәм Русия» гадәти булмаган конкурс игълан иткән. Партиянең электрон тавыш бирү системасын җимерергә тырышырга кирәк. Бер атна эчендә җимерә алган хакерга акчалата бүләк биреләчәк, дип аңлаткан партиянең мәгълүмати технологияләр проектларын җитәкләүче Вячеслав Сатеев. Менә шундый конкурс.
МОБИЛИЗАЦИЯДӘН АЗАТ ИТМИЛӘР
«Ведомости»: Русия Хөкүмәтенең закон чыгару эшчәнлеге буенча комиссиясе армиядә хезмәт итмәгәннәрне өлешчә мобилизациягә чакырылудан азат итү турындагы проектны хупламаган. Бу закон проектын узган елның октябрендә КПРФ вәкиле Михаил Матвеев тәкъдим иткән иде. Ул Владимир Путинның 21нче сентябрьдә ясаган чыгышын искә төшерде, ул вакытта президент «өлешчә мобилизациягә запаста торучылар, беренче чиратта хәрби хезмәт үткән гражданнар эләгә» дип белдерде. Хөкүмәт комиссиясе мобилизациягә чакырылудан кичектереп тору хокукы бирелә торган категорияләрне киңәйтү кирәк түгел дип тапкан.
БУЛЫШАСЫҢ КИЛМӘСӘ, ПИЛМӘН ПЕШЕРЕП АША
Lenta.ru: Шул ук депутат Михаил Матвеев күңел ачуга салым кертергә тәкъдим итә. Бер процент салым кафе, ресторан һәм төнге клубларда ял итүчеләрнең түләү хисабына өстәләчәк, ул акча армиягә һәм мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм чарасы буларак тотылачак, дип язган депутат үзенең телеграм-каналында. «Бер процент берәүнең дә кесәсенә сукмаячак, ә ил масштабында караганда, бик зур сумма җыелачак. Ресторанга барасың килсә, Русия армиясенә ярдәм итәргә туры киләчәк. Теләмисең икән – кухняңда пилмән пешереп ашыйсың», – дигән Матвеев.
САК БУЛЫГЫЗ, МОШЕННИКЛАР!
«Известия»: Банк картасыннан һәм хисабыннан акча урлауның яңа төрле юлы барлыкка килгән. Мошенниклар кешеләргә шалтыратып, акчаларын экстремистларга һәм террорчыларга күчерү белән куркыта икән. Бу хакта матбугат чарасына «Почта Банк»та сөйләгәннәр. Мошенниклар үзләрен тәртип саклау органыннан дип таныштыра, сезнең хисаптан акчаны террорчы һәм экстремистик оешма адресына күчерергә телиләр, дип кисәтә, акчаны саклап калу өчен, имин счетка җибәрергә куша. Чынлыкта акча мошенниклар хисабына күчә. «МТС Банк»та аңлатуларынча, тәртип сакчылары исеменнән дип шалтырату – яңалык түгел, ә хәзер Җинаять Кодексы белән дә куркыта башлаганнар (экстремист һәм террорчыларга ярдәм иткән өчен җинаять җаваплылыгы яный). Мондый төр шалтыратуларга ышанмаска, үзегезнең банкка шалтыратып белешергә киңәш итәләр.
ИКЕ БАЛКОНЛЫ ФАТИР КИРӘК
«Baza» телеграм-каналы: Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәрендә яшәүче ир ташландык йорттагы фатирыннан күчәргә теләмәгән, алмашка тәкъдим ителгән 15 варианттан баш тарткан һәм хәзер өр-яңа торак комплекс уртасында җимерелмичә калган биш катлы йортта берүзе яшәп ята. Сергей исемле бу кеше фатирны 2015нче елда сатып алган. Озак та үтми, ПИК төзелеш компаниясе шул тирәдә яңа торак комплекс сала башлаган, иске йортта яшәүчеләргә шуннан фатирлар биргән. Сергей да күченүгә каршы булмаган, тик үз шартын куйган: хәзергесе кебек өч бүлмәле, ике балконлы фатир кирәк, дигән. Ә андый фатир табылмаган. Төзелеш компаниясе иргә 15 төрле вариант тәкъдим итеп караган, Сергей аларның барысын да кире каккан – балконы икәү булмаган чөнки. Хәзер яңа торак комплекс уртасында, балалар мәйданчыгы булырга тиешле җирдә, биш катлы ташландык йорт утырып тора. Тәрәзәләре, ишекләре ватылган, суы, уты, газы өзелгән булса да, Сергей шунда яшәвен дәвам итә. Гаиләсе башка җиргә күченгән. Җирле хакимият һәм төзелеш компаниясе ирне йорттан суд ярдәмендә чыгарырга тели.
УРМАННЫ ЯНДЫРГАН
«Газета.ru»: Байкал аръягында бер ир белә торып урманны яндыруын таныган, һәм хәзер ул дәүләткә 10 млн сумнан күбрәк акча тиеш. Бу хакта җирле Табигый ресурслар министрлыгы хәбәр итә. Ир күршесенең покосына махсус рәвештә ут төрткән, бераздан очкын якындагы урманга сикергән. Нәтиҗәдә,
СТУДЕНТЛАРГА ТАШЛАМА
«Комсомольская правда»: ДәүДума депутаты Василий Власов фатир арендалап торучы студентларга торак-коммуналь хуҗалык түләүләренә 50 процент ташлама ясарга тәкъдим итә. Ул Хезмәт министры Антон Котяков исеменә мөрәҗәгать тә юллаган. Депутат сүзләренчә, тулай торакта урын эләкмәгән студентлар һәм аларның ата-аналары фатир арендалауга бик күп акча тотарга мәҗбүр, дәүләт моны исәпкә алырга һәм ярдәм итү җаен табарга тиеш.
600 МЕҢ ТАТАР КАЯ КИТКӘН?
«Бизнес Онлайн»: Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Геннадий Семигин җанисәп нәтиҗәләрен тәнкыйть итүләре турында белдергән. Хәтерләтәбез: рәсми саннарга ышансаң, 2021нче елда узган халык санын алуда 596 980 татар «юкка чыккан» иде. «Экспертларга «600 меңгә якын татар кая киткән?» дип сорау бирдем. Милләтен күрсәтмәүчеләр арасыннан эзләгез, дип җавап бирделәр. Бу җавап мине канәгатьләндермәде. 16 миллион кеше милләтен күрсәтмәгән, диләр. Сез үз акылыгыздамы? 16 млн кеше милләтен күрсәтми икән, монда уйланырга кирәк», – дигән ул.
ЯМАЙКА БӘЙСЕЗЛЕК ТЕЛИ
«Рамблер»: Ямайка киләсе елда Британия монархиясеннән бәйсезлек алу өчен референдум уздырырга ниятли. Бу хакта «Sky News» матбагасына илнең юстиция министры Марлен Малаху Форте белдергән. Хәзерге вакытта Ямайка белән Британия патшасы исеменнән генерал-губернатор идарә итә. «Ямайка халкының күпчелеге Елизавета II патшабикәгә җылы мөнәсәбәттә иде. Ул үлде, тәхеткә Карл III утырды. Ә ул безнең өчен бөтенләй чит. Ямайка дәүләтенең үткәне катлаулы, колониализм һәм коллык белән бәйле. Британия монархиясенә дәгъвабыз бар, хөкүмәт Ямайка халкыннан гафу үтенергә һәм гадел булмаган сәясәт алып барганы өчен әхлакый зыянны түләргә тиеш», – дип сөйләгән ул.
Комментарии