БЕЗ АЛДЫНГЫ САЛЫМЧЫ

БЕЗ АЛДЫНГЫ САЛЫМЧЫ

«БИЗНЕС Online»: Татарстан авылларында үзара салым җыю тәҗрибәсе 2013нче елдан бирле кулланыла. Җыелган һәр сум өчен Татарстан Республикасы бюджеты дүрт сум өсти. Әлеге тәҗрибә соңрак Русиянең башка төбәкләрендә дә үткәрелә башлады. Әмма Татарстан акча җыюда бөтен илне узып китте. Мисал өчен, 2019нчы елда Русиядә җыелган 287,5 миллион сум үзара салым акчасының 246,6 миллион сумы Татарстанныкы булган. Гомумән, республикада яшәүчеләр 8 ел эчендә 1,3 миллиард сум күләмендә үзара салым түләгәннәр. Шуңа республика бюджетыннан 5,2 миллиард сум өстәлгән. Җыелган барлык акчалар 6,5 миллиард сум тәшкил итә. Әлеге сумманың 52,4 проценты юлларга һәм күперләрне тотуга, 16,1 проценты – торак пунктларны төзекләндерүгә киткән.

Үзара салым җыю буенча Татарстан тәҗрибәсен 2017нче елда Русия Президенты Владимир Путин «ил күләмендә үрнәк алырлык» дип таныды һәм аны башка төбәкләргә дә киңәйтергә тәкъдим итте.

БЕЗРУКОВ КАРАБОДАЙГА РИЗА

«Интертат»: 47 яшьлек Сергей Безруков иң югары түләнә торган актерлардан санала, фильмнарда, театрда уйный. Шуңа да карамастан, актерның фатир сатып алырга акчасы җитмәгән дә ипотека алган. 15 елдан күбрәк түлисе, ди. Пандемия башлангач, Безруковның кереме кимегән. Өстәвенә, ул театр коллективына хезмәт хакы да түләргә мәҗбүр булган. Актер рекламада төшә башлаган. «Мин рекламага каршы идем, әмма тормыш мәҗбүр итә икән, кая барасың?» – дип сөйләгән НТВда бара торган «Ты не поверишь» дигән тапшыруда. Мәскәү читендә бакчасы, тавыклары булган йорты бар икән. «Тамырларым крестьянныкы булгач, бернәрсә дә куркыныч түгел. Өстәвенә, мин советлар берлегендә туган, мондый сынауларны күргән бар. Карабодай белән токмач кына ашап та яши алам. Безне куркытып булмый!» – дигән.

Комментарии