КАЛИНИНГРАД МӘҖБҮРИ КАНИКУЛГА КИТӘ

КАЛИНИНГРАД МӘҖБҮРИ КАНИКУЛГА КИТӘ

«Коммерсантъ»: Калининград өлкәсе Русиядә беренче булып яңа ел локдауны кертүе турында игълан итте. 28нче декабрь – 17нче гыйнвар аралыгында өлкәдәге сәүдә үзәкләре, мунча, сауна, спа-үзәкләр, чәчтарашханәләр, матурлык салоннары эшләмәячәк, бары тик азык-төлек сату кибетләре, аптекалар һәм зоотоварлар сату нокталары гына ачык булачак. Фитнес-үзәкләр, ябык спорт корылмалары, кинотеатр, театр, музей, мәдәният йортларының эшчәнлеге дә чикләнә. Бу вакыт аралыгында хакимият органнары кешеләрне кабул итмәячәк, банклар һәм күпфункцияле үзәкләр дә юридик затлар белән генә эш итәчәк. Урам ярминкәләре, күп кеше катнаша торган чаралар, корпоративлар тыела. Мәктәпләрдә каникуллар да 17нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Урта һәм югары уку йортлары кышкы сессияне дистанцион рәвештә уздырачак. Балалар бакчалары 50 процент «нагрузка» белән генә эшли алачак. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник чирләре булганнарга үзизоляция режимы 31нче гыйнварга кадәр озайтыла.

БАШКОРТСТАНДА ЯНГЫН

«Кызыл таң»: 15нче декабрьгә каршы төндә Башкортстанның Әбҗәлил районы, Ишбулды бистәсендәге картлар йортында янгын чыгып, 11 кешенең гомере өзелгән. «Мәрхәмәтлелек йорты» буларак теркәлгән ике катлы агач йорт януы турында хәбәр 02:53 сәгатьтә килеп ирешә. Дүрт кеше генә урамга чыгып котылырга өлгергән, берсе – йорт хуҗабикәсенең 15 яшьлек кызы. Коткаручыларны көткән арада салкында басып торып, алар өшегән, хәзер барысы да больницада, диелә. Картлар йорты легаль рәвештә эшләгән, тик өлкәннәр анда тәүлек әйләнәсенә торырга тиеш булмаган, йортны көн дәвамында социаль хезмәтләр күрсәтә торган итеп кенә теркәгән булганнар. Бу хакта Әбҗәлил районы хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Йосыпов хәбәр итте. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров: «Кем гаепле икәнен тикшерү ачыклар. Миңа бу хәл ошамый, чөнки зур булмаган бинада шулкадәр кеше яшәгән. Бу дөрес түгел, өстәвенә, бу кешеләрнең 75 процент пенсиясен алалар. Болар барысы да җентекләп тикшерүне һәм чаралар күрүне таләп итә», – дип белдерде. Башкортстанда булган хәлдән соң, Татарстан прокуратурасы да республикадагы картлар һәм инвалидлар йортларын тикшерәчәк.

ХӘЙРИЯ АШЛАРЫ УЗДЫРАЛАР

Татарстан Диния нәзарәте: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗлар өчен ачык һавада хәйрия ашлары уздыруны торгызып җибәрде. Бушлай кайнар ризык һәр изге җомга көнендә сәгать 10:30да Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда (Борһан Шаһиди урамы, 26) таратылачак. Мохтаҗларга салат, кайнар беренче һәм икенче аш, ипи, чәй тәкъдим ителә. Узган атнада «Зәкят» фонды хезмәткәрләре бер сәгать эчендә илледән артык мохтаҗ һәм сукбай кешене ашаткан. Хәйрия ашларында катнашучылар – йортсыз-җирсез калганнар, ятимнәр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләр. «Зәкят» хәйрия фонды шулай ук волонтёрларны әлеге акцияне оештыруда ярдәм итәргә чакыра. Теләге булган һәркем бу изге эштә катнаша ала. Моның өчен 225-33-22 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

ГАДЕЛЛЕК АРТЫННАН ЙӨРЕРГӘ КИРӘК

«Вечерняя Казань»: Татарстанда пациент үлеме сәбәпле беренче тапкыр баш табибны хөкем итәчәкләр. Моңа ирешү Яңа Чишмәдә яшәүче Илдар Мөхәммәтҗановның ике елын алган. 2018нче елның декабрендә 16 яшьлек кызлары Милена өйгә эче авыртып кайткан. Моңарчы гастриттан дәваланганы булгач, шул дип уйлаганнар, авырту түзеп булмаслыкка әйләнгәч, төнлә «ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Яңа Чишмә район больницасында куркыр сәбәп юк дигәннәр, кирәкле анализларны һәм УЗИны иртән генә ясый алачакларын әйткәннәр. Мөхәммәтҗановлар өйгә кайтып киткән. Иртән больницага барырга дип җыенганда Милена аңын югалтып егылган. УЗИдан чыккач, әтисе белән әнисенә «эчемдә бер литрга якын кан җыелган» дип әйтергә өлгергән, табиблар ата-анага анысын да хәбәр итмәгән. Казанга җибәрегез, дип ялынуга карамастан, кызга район больницасында операция ясый башлаганнар. Соңыннан ачыкланганча, операцияне хирург түгел, рентгенолог (!) ясаган. Казандагы ДРКБдан табиб килгән, тик кызның гомерен саклап кала алмаганнар. Кыз эчке кан савудан үлгән. Ләкин Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы да, Росздравнадзорның республика идарәсе дә, җирле Тикшерү комитеты да Яңа Чишмә район больницасы табиблары эшчәнлегендә хилафлык тапмаган. Илдар Мөхәммәтҗанов Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белән очрашуда булып кайткач кына тикшерү яңа юнәлеш алган. Түбән Новгородтан килгән экспертиза больницада бик күп хилафлыклар тапкан. Район больницасы баш табибы Рафис Вафин һәм хирургия бүлеге мөдире Максим Конанеровка җинаять эше ачылган.

Комментарии