- 15.11.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №45 (15 ноябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Татар-информ»: Әстерхан тимерчесе мөселманнарның изге китабы – Коръәнне металлдан чүкеп ясаган. Виктор Кропачев тутыкмый торган корыч, бакыр һәм бронза кулланган. Коръәннең ачылган битләрендә «Бүлмәләр» сүрәсенең 13нче аяте һәм «Нур» сүрәсенең 35нче аяте чокып язылган. Аятьләр гарәп һәм рус телендә бирелгән. Китап өстеннән биш телдә бакыр-бронза ялкын күтәрелә. Ул ислам диненең 5 баганасын тасвирлый.
Автор «Аллаһ Тәгалә хакыйкате» дип аталган композициясен бер ай ясаган. Металл китапны шомартып ялтыратуга гына да өч көн вакыт сарыф ителгән.
Эшне башлаганчы, ул Әстерхан өлкәсе мөфтиенә киңәш сорап мөрәҗәгать иткән. Рәүф хәзрәт тимерченең инициативасын хуплаган. «Без туганнар, без бердәм халык, без русиялеләр һәм дус-тату яшәргә тиешбез», – дип саный хәзрәт. Композицияне автор Әстерхан ислам көллиятенә бүләк иткән.
ПРЕЗИДЕНТКА ТИҢНӘР ЮК
«РИА Новости»: Федерация Советы 13нче декабрь утырышында Русия Президентын сайлау датасын игълан итә ала. Ул 2024нче елның 17нче мартына билгеләнергә мөмкин. Конституция буенча Президент сайлауларын Федерация Советы билгели. Парламентның Югары палатасы тиешле карарны, тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул итәргә тиеш.
Сайлау кампаниясе әле башланмаган, президент Владимир Путин әлегә бу вазифага дәгъва кылу нияте турында белдермәгән. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков ассызыклаганча, хәзерге президент белән электораль планда берәү дә ярыша алмаячак. Аның сүзләренчә, бүген җәмгыятьнең Президент тирәсендә моңарчы күрелмәгән берләшүе Путинны абсолют лидер итеп билгели.
ЕШ ОНЫТАЛАР
«Российская газета»: Һәр бишенче кеше кунакханәдә үз әйберләрен бер, ике, хәтта өч тапкыр оныткан. Rambler&Co медиахолдингы белән «Отелло» броньлау сервисы шундый тикшеренү үткәргән. Аннан күренгәнчә, кунакханәдә еш кына ирләр берәр әйберләрен онытып калдыра. Сораштыруда катнашучыларның 67 проценты шулай дип җавап биргән. Алар йә аяк киемен, йә өс киемен (20 процент), телефон зарядкасын (18 процент), бәдрәф кирәк-яракларын (11 процент), мобиль җайланмаларын (7 процент) оныткан. Дүрт проценты – отпусктан теш щеткалары һәм паспортларсыз кайта. Дару препаратлары иң аз онытыла торган атрибут булып чыккан. Онытуның гадәти булмаган очраклары да очрый. Алтай кунакханәләренең берсендә кунак Lexus внедорожнигын онытып калдырган.
Кызык, тик туристларның 60 проценттан артыгы онытылган әйберләрне кире кайтарырга тырышмый. 11 процент респондент үз әйберләрен үзләре алырга бара, ә тагын сигез процент кеше техник ярдәмгә мөрәҗәгать итеп, онытылганны почта аша җибәрүне сорый.
ЯЛ ИТӘРГӘ ӨЙРӘТӘЛӘР
«Өмет»: Япониядә беренче тапкыр 107 кеше катнашында «берни эшләмәү» турниры үткән. Токионың Тораномон кварталында узган ярышта катнашучылар 90 минут эчендә берни эшләмәскә һәм йокламаска тиеш булган. Аларга телефон файдалану, уку, сөйләшү һәм хәтта сәгатькә карау да тыелган.
Ярышта катнашучыларга 4 төсле карточка таратканнар. Кызыл карточканы күрсәткәч – аларга физик күнегү ясарга, зәңгәрен күрсәткәч – су эчәргә, сарысын күтәргәч – җылы пледка төренергә, карасы буенча бәдрәфкә барырга рөхсәт бирелгән.
Судьялар ял итү һәм артистлык техникаларын аерым-аерым бәяләгән. Ярышта катнашучыларның никадәр ял итүләрен аңлар өчен, 15 минут саен аларның йөрәк тибешен үлчәгәннәр. Артистизмны йөз мимикасыннан чыгып бәяләгәннәр.
Ярышта үсмерләрдән алып 60 яшькә кадәр япон катнашкан. Тормыштан ял итә белүдә төрле һөнәр ияләре, мәсәлән, укытучы, табиб, студент, җырчылар катнашкан. Нәтиҗәдә, дөнья буйлап гастрольгә йөрүче биючеләр триосы җиңеп чыккан.
2014нче елда берни эшләмәү турниры Көньяк Кореядә оештырылган булган. Берничә ай элек Черногориядә шундый ук чемпионат үткәрелгән. Анда ике ай буена «берни эшләмичә ятып тору»да ярышканнар.
ИНСТИТУТКА ДА ҖИТТЕЛӘР
«Реальное время»: Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты аерым структура буларак эшләүдән туктый. Ул Татарстанның Фәннәр академиясенә кушыла. Аның сүтеп корылуы хакында Татарстанның премьер-министры Алексей Песошинның имзасы куелган карар бар.
Тарих институтын башкаларга кушу турында омтылышлар булды инде. Мәсәлән, Татарстан фәннәр академиясе 2013нче елда реформа башлады. Аның җитәкчелеге академия канаты астында эшләүче барлык институтларның юридик статусын бетереп, финанс эшләрен үз карамагына алырга теләде. Бу үзгәрешләргә Тарих институтының ул вакыттагы мөдире, сәясәтче һәм тарихчы Рафаил Хәкимов каршы чыкты.
2020нче елның маенда Тарих институтын Археология институтына кушарга һәм аны тулысынча Татарстан фәннәр академиясенә күчерергә теләделәр. Тарих институтын саклап калуны сорап, татарның фәнни, мәдәни, иҗтимагый даирәләре республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте, шау-шу купты. Күптәнге мәсьәләгә менә бүген нокта куелды.
Тарих институты 1996нчы елда Татарстан президенты Минтимер Шәймиев карары белән барлыкка килде. 2002нче елда аңа Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелде.
ХЫЯНӘТ ӨЧЕН
«Комсомольская правда»: Чиләбе өлкәсендәге Касли шәһәрендә 18 һәм 23 яшьлек ике кыз 54 яшьлек хатынны урманга алып китә һәм үзенә ялан кул белән кабер казырга мәҗбүр итәләр. Ул бер кызның егете белән хыянәт иткән була. Аны кыйныйлар һәм үзен генә урманда калдырып китәләр.
Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә. Аны урлаучы кызларны тоткарлыйлар, хәзер аларны 12 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре ихтимал. Эш судка тапшырылган.
Комментарии