БУНКЕР КИРӘК

БУНКЕР КИРӘК

«РБК»: Русиядә шәхси бункерларга ихтыяҗ күбәйгән. BunkerHouse проектына нигез салучы Никита Малежик сөйләвенчә, өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, бункер сораучылар 430 процентка артып киткән. Хәзер кызыксыну сүрелә төшкән, шулай да мәсьәләгә җитди караучылар җитәрлек ди әле. Шәхси подвалларын бомбадан саклану урыны итеп җиһазлауны сораучылар да бар икән. Шәхси бункерның бәясе 1 млн сумнан башлана. Теләкләрне исәпкә алып, бәя артырга да мөмкин.

СПЕКТАКЛЬНЕ ТИКШЕРӘЛӘР

«АиФ»: Новосибирскида «Принцесса и людоед» дип аталган балалар спектакленә «донос» язганнар. Анда патша кызын ир-ат уйный икән. Әләк турында спектакльнең режиссеры Полина Кардымон үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән. «Әләкләүчеләргә балалар спектаклендә патша кызы ролен мыеклы ир-ат уйнавы ошамаган. Хәзер Мәдәният министрлыгында этика буенча ниндидер комиссия җыялар, алар бу гамәлдә ЛГБТ хәрәкәтен пропагандалау бармы, юкмы дип тикшерергә җыена», – дип язган ул. Сүз уңаеннан, шушыны язып элгәннән соң, режиссер телеграм-каналын да ябарга мәҗбүр булган, начар сүзләр язучылар күбәйде, дигән. Шунысы кызык: әлеге спектакльдә барлык дүрт рольне дә ир-атлар башкара, бер актриса да юк. Җирле Мәдәният министрлыгында, эксперт советы спектакльне карап, фикер алышачак, дип аңлатканнар.

АРТЫГЫН КЫЛАНГАННАР

«Baza» телеграм-каналы: Әле күптән түгел генә Мәскәү больницаларына авыруларга ОРВИ диагнозын сирәгрәк куярга кушылган булган. Шул рәвешле дефицитка әйләнеп барган ПЦР-тестларны экономияләргә дигәннәр. ОРВИ билгеләре булганда коронавируска да тикшерергә тиешләр бит, ә Русиягә вирусны ачыклый торган тестлар җитештерү өчен кирәкле реактивларны кертү тукталган. Тик кайбер больницалар артыгын тырышып ташлаган. Хәзер янга калдырган тестларның кулланылыш вакыты чыга, ди. Мәсәлән, 10нчы шәһәр поликлиникасында бик күп ПЦР-тестлар калган, ә аларның кулланылыш вакыты – бу декабрьгә кадәр генә. Шуңа күрә, тестларны әрәм итмәс өчен, тагын бөтен кешене диярлек коронавируска тикшерә башлаганнар, дип хәбәр иткән телеграм-каналның үз чыганагы.

«ФЕЙК» ТАРАТСАҢ, ГРАЖДАНЛЫКТАН КОЛАК КАГАСЫҢ

«РИА Новости»: Путин Русия армиясенең абруен төшергән, аның хакында ялган хәбәрләр тараткан, теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашкан һәм ил территориясенең бөтенлеген бозуга чакырган кешеләрне бирелгән гражданлыктан мәхрүм итү турында тәкъдим кертте. Шулай ук Русия әләмен һәм гербын мәсхәрәләгән, илнең конституцион төзелешен көч кулланып үзгәртү максатында кораллы фетнә оештырган, дәүләт эшлеклесенең тормышына куркыныч тудырган, ачык рәвештә экстремизмга чакырган, хулиганлык яки вандаллык белән шөгыльләнгән, ришвәт алган, кеше урлаган, талаган, законсыз рәвештә корал алган өчен дә мондый гражданлыктан мәхрүм итү мәсьәләсе карала. Дәүләт Думасы әлеге закон проектын апрель аенда беренче укылышта караган иде инде. Документның башлангыч вариантында дәүләткә каршы авыр җинаятьләр кылган, террорчылык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, наркотиклар саткан, ялган документлар ясаткан өчен гражданлыктан мәхрүм итәргә тәкъдим ителгән иде. Гражданлыктан мәхрүм итү турындагы карарлар Русия президенты белән килештерелергә тиеш.

ПУГАЧЕВА ҖЫРЫНА БИЕРГӘ ЯРАМЫЙ

«Московский комсомолец»: Мәскәүдә Алла Пугачева җырына биергә теләгән коллективны Таможня хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылган концерт программасыннан төшереп калдырганнар. «эНдорфин» бию коллективы Алла Пугачеваның «Нас бьют, мы летаем» җырының Нәргиз Закирова башкара торган төренә биергә тиеш булган. Тик, билгеле булганча, Примадонна хәзер Русиядә рәсми затлар арасында «пачутта» түгел, өстәвенә, җырчы Нәргиз Закирова да, махсус операцияне кабул итә алмыйча, чит илгә китеп барды, шуңа күрә концертны оештыручылар ут белән уйнамаска булган. Бу – «эНдорфин» бию коллективының беренче проблемасы гына түгел. Башта биючеләр үз төркемнәрен eMotion дип атарга теләгән, ләкин Таможня академиясе җитәкчелеге аларга рус телендәге исем уйларга кушкан. «эНдорфин» дигән атама да башта сораулар тудырган: аның бәхет гормоны икәнен белмәгәннәрме шунда, наркотик маддә атамасы дип уйлаганнар.

«ОШАМАСА, ҮЗЕГЕЗ АЛЫГЫЗ!»

«Орелтаймс»: Орел губернаторы Андрей Клычков үз төбәкләреннән мобилизацияләнгән ирләрнең сыйфатсыз экипировка әйберләреннән зарланып яздырылган видеосына җавап биргән. Әйберләрне төбәк җитәкчелеге алып җибәргән булган. «Ошамаса, үзегез сатып алыгыз. Бөтен кешегә дә ярап булмыйдыр, мөгаен. Әйберләр сатып ала алмыйбыз дип зарлангач, үзебез тиз генә нәрсә эзләп таптык, шуларны алып җибәрдек. Менә хәзер, белүемчә, яхшы «разгрузкалар» сатып алдылар. Тик барыбер кемгәдер кесәләре җитмәячәк, кемгәдер төсе ошамаячак. Һәркемгә ярап булмый инде», – дигән ул «ВКонтакте»да турыдан туры эфирда халык белән аралашканда. Губернатор сүзләренчә, экипировкадан зарланган видеоны шәхесләре ачыкланмаган исерек ирләр яздырган.

СУБСИДИЯ КӨТЕП ЯТМАСКА, АКЧА ЭШЛӘРГӘ КИРӘК

mkset.ru: Башкортстан Республикасы Корылтае депутаты Илһам Галин (КПРФ) «Аспекты мнений» тапшыруы эфирында халыкны әрәмтамаклыкта гаепләгән. «Субсидияләр көтәбез... 1нче сентябрьгә 10ар мең сум өләшерләрме дип көтәләр. Ә бит акчаны эшләп табарга кирәк», – дип белдергән ул. Керемнәр буенча декларациясенә караганда, Галин үзе бик күп эшли. 2021нче елда 3 млн 600 мең сумнан күбрәк акча эшләгән, ягъни аена 300 мең сумнан күбрәк килеп чыга. Илһам Галин халыкка эшләргә киңәш итүче беренче сәясәтче түгел. Мәсәлән, Башкортстанның хәзерге хезмәт министры Ленара Иванова 2020нче елның җәендә «халява бетте, балаларга нәрсә ашатасын уйлый башлагыз» дигән иде.

Комментарии