ТАТАРЧА ЯЗАРГА ТЕЛӘМИ

ТАТАРЧА ЯЗАРГА ТЕЛӘМИ

«Реальное время»: Казан федераль университеты (КФУ) ике дәүләт телендә элмә такта куюдан баш тартып, Казан хакимиятенең архитектура һәм дәүләт төзелеше идарәсен мәхкәмәгә биргән. Сүз уку йортының филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты бинасы (элеккеге Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты бинасы) турында бара. Татарстан арбитраж мәхкәмәсе КФУны хуплап чыккан. Узган елның җәендә КФУ Филология институты бинасына элмә такта куюны килештерер өчен, Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә мөрәҗәгать иткән булган. Шәһәр түрәләре, мәгълүмат урыс телендә генә язылганга күрә, гаризаны кире каккан, КФУ шуны судка шикаять иткән дә инде. Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, җирле хакимиятнең федераль уку йортын элмә тактаны татарча язарга мәҗбүр итәргә хакы юк. Казан түрәләре кассация мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыенуын белдергән.

ИНТЕРНЕТТАГЫ СҮЗ ӨЧЕН ҖӘЗА

«Вечерняя Казань»: 2021нче елда Русиядә социаль челтәрләрдә язган сүзләре өчен 44 кешене ирегеннән мәхрүм иткәннәр, ә шәрехләмәләр һәм постлар өчен 401 җинаять эзәрлекләве очрагы теркәлгән. Бу хакта «Сетевые свободы» проектының тикшеренү хисабында язылган. Тикшеренү авторлары искәрткәнчә, эзәрлекләүләр (тентүләр, сорау алулар, тоткарлаулар) саны 2017нче елдан бирле иң зур күрсәткечкә җиткән. Биш ел элек җинаять эшләренең күбесен «хисләрне мәсхәрәләү» сәбәпле ачкан булсалар, 2021нче елда террорчылыкны аклау һәм экстремизмга чакыру маддәләре ешрак кулланыла башлаган. Шулай ук бер ел эчендә административ җаваплылыкка тарту очраклары 1,5 тапкырга арткан. 2020нче елда – 1222 очрак булса, 2021нче елда – 1806. Аларның яртысыннан күбрәген «ят агент» дип танылган мәгълүмат чаралары һәм журналистларның эшләре алып тора. Алар аерым хәбәрләрдә, постларда, хәтта социаль челтәрләрдә белдерелгән фикерләрдә тиешле тамга булмауга кагыла.

ЗИРАТКА КЕРӘ АЛМАГАННАР

«Челнинские Известия»: Чаллыда яшәүче Наталья Захарова кеше җирләгәндә килеп чыккан авырлыклар турында социаль челтәрләрдә язган. Аның сүзләренчә, җәсәд салынган табутны кабергә төшергәнче, зират буйлап кар өстеннән өстерәп алып барырга туры килгән. Чөнки шәһәр зиратында каберлекләргә илтә торган юллар кардан чистартылмаган. «Мин һәм минем гаиләм сугыш елларындагы шартларга охшаш хәлдә калды. Бүген әбиебезне җирләдек. Зираттагы тәртип, андагы юлларны чистарту өчен кем җавап бирә? Егетләр табутны тентка салып, кар көртеннән өстерәп алып барды! Анда машина керерлек түгел. Табутны кабергә кадәр бер сәгатькә якын сөйрәп алып бардылар. Мондый кыргыйлыкка вафат булган кешеләр дә, аларны соңгы юлга озатучылар да лаек түгел», – дип язган Наталья Захарова. Дөрес, зиратта үзләренә карата әйтелгән тәнкыйть белән килешмиләр. «Юлларны көн саен чистартабыз. Әгәр машина карда батып кала икән, тартып чыгарырга булышабыз, чөнки юллар тар бит. Кабергә кадәр үк сукмакларны кардан чистарта алмыйбыз инде. Төнлә чистартып кына бетерәбез, көндез тагын кар баса. Зиратның иске өлешендә агачлар да үсә, коймалар тора, кар җыела. Әмма карны бер генә көн булса да чистартмый торсак, җирли алмаслар иде, чөнки кар күмеп китәчәк», – дип аңлаткан зират директоры Ришат Шәйхулов.

ИР БАЛА ТАБАМ ДИП, БАШЫНА КАДАК КАККАН

«РЕН ТВ»: Фәләстыйнда өч айлык көмәнле бер хатын башына кадак кагып куйган. Моны ул күрәзәче киңәше буенча эшләгән. Имеш, башына кадак кагып куйса, ир бала тудырачак. Кадак баш сөягенә тирән кергән. Хатын аңын югалтып егылгач кына өйдәгеләр нидер булганын абайлап алган, башта кадакны үзләре алмакчы булып караган, барып чыкмагач, тизрәк больницага илткәннәр. Кадакны табиблар операция ясап кына чыгара алган. Хатын табибларга: «Күрәзәче күрше районда бер хатын шулай башына кадак какты һәм ир бала тапты, дип әйтте. Миңа да догалар һәм кадак бирде», – дип сөйләгән. УЗИ бу хатынның кызы туарга тиеш дип фаразлаган булган. Аның өч кыз баласы бар икән инде. Дүртенчесе дә кыз туса, ире аерылышу белән куркыткан, шуңа хатын шушындый сәер юлга барган.

САН СУГЫЛГАН ЭШЧЕЛӘР

«Коммерсантъ»: «Чаллы-МПК» оешмасында һәр хезмәткәргә билгеле бер сан биргәннәр, бу хезмәт хакын төгәлрәк санау өчен кирәк, ди. Әлеге система «Маттлер» дип атала. Компьютер хезмәткәрләрнең башлыгында язылган саннарны «укып», кемнең ничек эшләгәнен «күзәтеп» барачак, шулай итеп һәр эшчегә индивидуаль бәяләмә бирәчәк икән. Холдингның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, нинди нәтиҗәлелектә эшләвен хезмәткәр үзе дә, җитәкчеләр дә онлайн режимда карап бара алачак. Махсус программа шуның буенча хезмәт хакын исәпләячәк.

БРЕЖНЕВ ЧОРЫНА КҮП КАЛМАГАН

«Важные истории» (РФ Юстиция министрлыгы «ят агентлар» исемлегенә кертте): Соңгы ун елда Русиядәге югары түрәләренең уртача яше, артып, 55 яшькә кадәр җиткән. Владимир Путин президентлык итә башлаганда уртача яшь 50,9 булган. Түрәләрнең яше ягыннан беренче урында Иминлек шурасы тора, анда утыручыларга уртача 62 яшь, диелә. Аннан соң президент хакимиятенең югары түрәләре (58 яшь), Федерация Шурасы (57 яшь), федераль оешмалар, Дәүләт Шурасы һәм хөкүмәт түрәләре (54әр яшь), шулай ук Русия Думасы әгъзалары (53 яшь) һәм төбәк башлыклары (51 яшь) килә. Иң күп пенсионерларны да Иминлек шурасында ачыклаганнар, андагы түрәләрнең 57 проценты пенсия яшен узган, диелә. Федерация Шурасында пенсия яшеннән узган түрәләр – 39 процент, президент идарәсендә – 31, федераль оешмаларда – 29, Русия Думасында һәм хөкүмәттә – 25әр, Дәүләт Шурасында – 21, төбәк башлыклары арасында 12 процент тәшкил итә. Федерация Шурасындагы иң өлкән яшьтәге түрә – 92 яшьлек сенатор Николай Рыжков. Русия Думасында – 85 яшьлек Владимир Ресин, ул парламентның түбән палатасына 2011нче елдан бирле сайлана, утырышларда бер мәртәбә дә чыгыш ясамаган. Федераль министрлар арасында иң өлкәне – 71 яшьлек тышкы эшләр министры Сергей Лавров.

Комментарии