ТӨЗИЛӘР...

ТӨЗИЛӘР...

«Бизнес Онлайн»: Яшел Үзән районының Яңа Николаевка бистәсендәге чүп яндыру корылмасын төзү эшләре 25 процентка төгәлләнгән. Төзелешне «РТ-Инвест» ширкәте алып бара. Заводка 26 миллиард сумга бүленде. Төзелеш материалларына бәяләр уртача 2-2,5 тапкырга артса да, әлеге сан үзгәрмәгән, диелә. Корылманы 2022нче елның 1нче декабрендә эшләтеп җибәрергә тиешләр иде. Коронавирус чикләүләре аркасында аны кулланылышка 2023нче елның декабрендә тапшырачаклар, дип көтелә.

МЕНӘ АША СИН КАРБЫЗ...

Lenta.ru: 8нче сентябрь көнне Мәскәүнең Совхоз урамындагы «Магнит»тан сатып алынган карбызны ашаганның икенче көнендә ана кеше, әбиләре һәм 15 яшьлек кызлары тиктомалдан коса башлый. «Ашыгыч ярдәм» чакырталар, ләкин табиблар больницага алып китүне кирәк санамый, гадәти агулануга сылтап калдыралар. 10сы кич белән өч кешенең дә хәле авырлашкач, кабат «ашыгыч ярдәм» чакырталар, бу юлы авыруларны больницага алып киләләр. Башта 61 яшьлек әби кеше, озак та үтми 15 яшьлек онык та үлә. Ана кешенең дә хәле авыр диелгән иде, соңрак табиблар тотрыклы хәлгә китерүләре турында белдерде. Гаилә башлыгы карбыз ашамаган булган, шуңа аның белән бар да тәртиптә. Ике кеше вафатыннан соң, тикшерү комитеты җинаять эше ачты. Соңрак якын-тирә өйләрдән агулану билгеләре белән больницага китерелүчеләр саны 11гә җитте. Үлгән әби белән кызның канында этиленгликоль табылды. Ул паразит бөҗәкләрне юк итү өчен кулланыла торган сыеклыкта бар, «Магнит»та санитар чистарту уздырганда матдәне кирәгеннән артык күләмдә кулланганнар, шул рәвешле ризыкларга да эләккәндер, дип фаразлыйлар. Бүгенгә кибет бинасында дезинсекция үткәргән 39 яшьлек ир тоткарланган.

Комментарии